- 24.10.2023
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2023, №41 (18 октябрь)
- Рубрика: Имәндә икән чикләвек
Мин әлеге язма белән яраткан иремә сюрприз ясамакчы булам. Үзен танырмы икән? Аннан барын да сөйләп тә булмый. Һаман серләшеп утыра алмыйсың бит. Әмма яшәгән саен аны яратуым көчәя генә бара. Сөлектәй ике улыбыз үсеп килә. Инде тормыш коруыбызга да 15 ел була быел. Ноябрь аенда кавыштык. Ләкин бу кавышу минем өчен бик шикле, бәхәсле булды. Чөнки мин аннан 4 яшькә өлкәнрәк. Кавышу мөмкин түгел, дип аңлатып карадым. Әмма ул бик үҗәт булып чыкты. Менә хәзер сөенеп бетә алмыйм, бәхетебзгә күз тимәсен, дип телим. Ул иң яхшы кайгыртучан ир, үрнәк әти. Балаларыбыз да әтием дип аңа тагылып йөриләр, кырыйдан сокланып күзәтәм.
Танышуыбыз бик кызыклы булды. Ул кибеттә йөкче булып эшли иде. Авылдан килгән һәм укырга кергән, берүк вакытта эшли дә. Ә мин эштән кайтышлый шушы кибеткә керәм. Бу егет мине күрүгә сөйләштерә, әйбер сайларга булыша. Беркөнне мине очрашуга дәште, мин көлдем генә, чөнки аның кыяфәтенә карасаң, бөтенләй мәктәп баласы, диярсең. «Энем, бераз үс, мин карт инде сиңа», – дип шаяртам. Юк, өзми дә куймый да бу малай. Ярар, ризалаштым, ул яшен арттырып әйтте, соңыннан гына белдем 4 яшькә кечерәк икәнен. Улым, энем, дип мыскыллауларым да ярдәм итмәде, ул артымнан калмады. Тора-бара үзем дә аңа ияләшкәнемне аңладым. Баланың башын әйләндермә дип, дус кызларым да аңламады мине. Ул синнән бизәр, ялгыз калырсың, дип кисәттеләр. Дорфа булса да әйтим, мәхәббәткә маңка комачау түгел, диләрме әле... Ничек кавышканыбызны аңламый да калдым. Ул укуын тәмамлады, эшләде, хәзер үз эше бар. Мохтаҗлык кичермибез, авыррак чаклар булды, бергәләшеп җиңдек. Аның әти-әниләре искиткеч яхшы күңелле кешеләр. Миңа кызым-кызым дип кенә торалар. Иремнең энесе дә шундый игелекле кеше. Бик матур гаиләләре бар. Аралашып яшибез. Иремне әле дә үзара булганда гына шаяртып, энем, дип үртим. Ә ул карчыгым, ди. Шулай көлешәбез.
Мин бик бәхетле синең белән, матурым. Тиздән безнең туебызга 15 ел. Ничек аңлатырга мине бәхетле итүеңне, дип уйладым да, «Безнең гәҗит»кә язарга булдым. Сюрприз бусын әле, танырсыңмы икән үзене? Син искиткеч шәп кеше. Мин сине яратам, исән-имин генә була күр!
Хөрмәтле редакция, хатымны бастырсагыз, мин бик рәхмәтле булыр идем.
Рәмзия
Комментарии