КАЙДА СИН ЯШЬЛЕК МӘХӘББӘТЕМ?!

Һәркемнең яшьлегендә беренче мәхәббәте була торгандыр. Мин үзем горур Урал итәкләренә урнашкан авылда туып үстем. Сигезенче классны тәмамлагач күрше авылда укуымны дәвам итәргә булдым. Сентябрь ае иде. Без Белем бәйрәменә зур концерт куйдык. Мин матур җырлый, бии идем. Шул концертта гармунчы егет белән таныштым. Ул хисләрне язып кына аңлатып булмый. Аның белән очрашулар, иң кадерле беренче үбешүләр, күзенә дә карый алмый оялып басып торулар…
Ул миннән өч яшькә олырак иде. Менә аның армия сафларына китәр вакыты җитте. Егетемне матур итеп озатып калдым. Ул киткәч минем өчен бар да беткән кебек булды. Йокысыз төннәр, аны юксынып елаулар. Беренче мәхәббәт шулай буладыр инде ул.
Ике елдан ул хезмәт итеп кайтты. Аннан соң да очраштык әле аның белән. Ләкин ни үкенеч, бергә була алмадык. Язмыштырмы, әллә ялгыштырмы безнең юллар аерылды.
Хәзер алтын көзебезгә аяк бастык. Аның үз тормышы, минем үз гаиләм. Аны да тормыш югалтулар белән сынады. Кадерле баласы фаҗигале төстә һәлак булды.
Мин аның белән гел кызыксынып, белешеп торам. Бәлки ул оныткандыр инде. Аңа хәзер 61 яшь. Теге вакыттан бирле 43 ел вакыт үткән! Ләкин тәүге саф хисләремне соңгы көнемә кадәр саклармын. Кайвакыт үткәндәге ул көннәрнең берсен генә кире кайтарасы килә, ләкин бу тормышка ашмый торган хыял гына. Яшьлегемә кире кайтыр идем, кире кайта торган юл булса. Юк икән шул.
Моңсуланып җырлый торган бер җырым бар:
…Юлыгызда киртәләр очраса да,
Күңелегез булса да яралы.
Сез искә алыгыз яшьли сөйгән
Беренче яраткан ярларны.
Илдус! Бәлки бу язманы газета аркылы укырсың. Тормышың ямьле, күгең кояшлы булсын.
Хатымны бернинди начарлык белән дә язмадым. Син бит минем беренче мәхәббәтем. Бәлки, синең башка кешедер, син дә, бәлки, аны сагынып яшисеңдер. Әгәр бу юлларны укысаң, ачуланма миңа, гафу ит.
Иң изге теләкләр белән яшьлек мәхәббәтең Р.

 

Комментарии