Юк ул, мәхәббәт…

Юк ул, мәхәббәт…

Алар бер ел бергә колхоз фермасында сыерлар саудылар, хезмәттәше буларак кына якын иттеме ул Галинурны, әллә…

Зәңгәр күзләре, саргылт көдрә чәчләре аның ай кебек түгәрәк йөзенә шундый килешә, көзгедән үзенә карап, сөенеп алды да, йөгерә-йөгерә өй җыештырырга тотынды Гөлнара. Үзе һаман аны уйлый…

Галинур аны урманнарга җиләк җыярга алып барды, икәүдән-икәү генә калып буада су коендылар, судан чыккач, чирәмгә ятып, хыялланып – зәңгәр күктәге болытларга утырып, каядыр еракларга барып кайттылар. Эштә сөт бидоннарын бер дә күтәртмәде аңа Галинур, фермада бергәләп кизү тордылар: көтүчеләргә аш пешерделәр, ферма өен дә бергәләп юдылар, кичләрен кочаклашып йокладылар да алар. Галинур аңа беркемнән начар сүз әйттермәде, саклады, үзе дә тырнак белән дә кагылмады. Әллә яратты микән?!

Унынчыны тәмамлагач, Гөлнараны, килешү төзеп, бер елга авылда сыер саварга калдырдылар, Галинур да кызның колхозда бер елга калуын белгәч, сигездән соң үз теләге белән колхозда сыер саварга булды.

Килешү вакыты төгәлләнгәч, Гөлнара Алабуга культура-агарту уку йортына юллама белән укырга китте. Ә Галинур авылда калды, ләкин ул да райондагы шоферлар курсына укырга керде. Алар икесе дә сагынышып очрашалар иде, егетнең яратуы шулай ук көчле, сөйгәнен саклап, яклап кына йөртә иде. Гөлнара да аны үз итте, яратты да бугай.

Кинәт Галинурга армия сафларына барырга хәбәр бирделәр. Хәтта аның китүен Гөлнара белми дә калды, бары тик иптәш кызларыннан гына ишетте: аның яраткан кешесе башка кызлар белән дә йөргән һәм армиягә дә аны икенче кыз озаткан, өстәл түрендә дә ул утырган икән бит.

Әй, өзелде кызның үзәге! Үз-үзен битәрләде ул: «Ничек шундый кешене яратканмын да, нигә аңа ышанганмын?! Җитмәсә, аңа зур өметләр багладым. Мин җүләр аның күктән җиде йолдыз алып төшеп бирәсенә дә ышандым. Солдат погоннарыннан җыйган тимер кисәкләрен биргәч тә шуларны ничә еллар сакладым бит… Юк, яратмаган ул мине, алдаган, ә мин аны һаман яратам… Нигә аның белән бергә сурәткә төштем икән? Егет белән кыз икесе бергә сурәткә төшсәләр, аерылышалар дигән сүзне ишеткәнем дә бар ләбаса», – дип өзгәләнде Гөлнара.

Вакыт яраларны дәвалый диләр бит, менә ике ел вакыт сизелми дә үтте дә китте. Яратуын күңеленең иң түренә яшереп, көннәрне, елларны этә-төртә үткәрде ул.

Гөлнара үзенең әнисе янында, туган авылы клубында сәнгать җитәкчесе булып ярты ел эшләгәч, көтмәгәндә, клубка Галинур килеп керде. Кызның йөрәге кысылды, күз аллары караңгыланды, ләкин сер бирмәде. Күрде ул егетне, солдат формасы шундый килешә үзенә, чын ир-егетләр кыяфәте кергән. Ныклы, төгәл адымнар белән, куып чыгармаячакларына тәгаен ышанып, кыз утырган бүлмәгә бәреп керде ул. Төп-төз итеп атлап йөрешләре, кискен, ләкин төгәл хәрәкәтләре кызга шундый якын һәм үз иделәр. Егетнең сагынычлы карашлы шомырттай кара күзләре бүлмәдәге һәрбер кызны таң калдырды, шулчак кызлар да чыш-пыш килеп сөйләшеп алдылар.

Гөлнара үзен кулга алып, көзге янына килеп, усал кыяфәт чыгарырга тырышып, бераз үз-үзенә карап торды. Галинур ипле генә итеп, калган кызларның бүлмәдән чыгып торуын үтенде. Аның Гөлнарага әйткән беренче сүзе: «Нигә минем хатка җавап язмадың?» Ә кыз, усал булып карап торуына карамастан, югалып калды, ни дип әйтергә белмәде. Егет аны көчле куллары белән үзенә тартып китерде дә, күкрәгенә кысып озак кына суырып үпте. Көчле куллардан котылгач, бәйдән ычкынган эт кебек, бернигә дә карамыйча Гөлнара бүлмәдән чыгып йөгерде. Ике ел күрешмәгән кыз белән егетнең бу тәүге күрешүе иде.

Гөлнара эштәге ачкычларын клуб мөдиренә тапшырып, өйгә иртәрәк кайтырга кирәклеге турында әйтеп, рөхсәт алгач, арттагы ишектән урамга чыкты. Икенче юлдан: «Йә арттан килеп тотар», – дигән уй белән, кайтып җиткәнче йөгерде дә йөгерде.

Төне буе күңеленә тынычлык тапмыйча аның белән әрләшеп чыкты, керфек тә какмый төн үткәрде кыз.

– Ул кайтты… Көттем мин аны, күңелем дә бик көтте, ахры, яратамдыр… Ә йөрәгем аңа рәнҗүле… Ул бит мине алдады, мине генә түгел башка кызларны да алдаган. Әллә соң кеше юри араны бутар өчен генә шулай сөйләшә микән? «Хатка җавап язмадың», – ди, бер генә хатын кулыма алсам икән? Юк бит, хат язмады ул миңа, ә ничек итеп оялмыйча сорый белә. Әллә язды микән? Әллә почтада эшләүче Райлә миңа хатларны тапшырмады микән? Ул бит аны да озаткан булган. Әй, хәзер берни дә аңлату кирәк түгел, ул барыбер мине яратмаган. И-и, мин тиле, нигә шулай янып йөрдем икән, нигә сагындым аны, нигә өзелеп-өзелеп яраттым икән? Юләр кызый, юләр кызый!..

Акылы белән йөрәге шулай көрәшә-талаша бәхәсләште аның, ә иртә таңнан әнисе, нидер сизенгәндәй, кызының хәлен сорашты. Гөлнара берни дә әйтмәде, барысы да яхшы булгандай, эшенә китеп барды.

Шулай бер кичтә, Гөлнара, яшьләр белән әзерләгән спектакльне күрше авылга – Күчтемгә күрсәтергә диеп әзерләнгәндә, көтмәгәндә Галинур килеп керде. Ул: «Бүлмәңдә көтәм сине, киләсеңме?» – диде. Гөлнараның сөйләшәсе дә килә, шул ук вакытта аны күрәсе дә килми иде.

Халыкка спектакльне күрсәтеп, барлык катнашучы артистларны барлап, декорацияне машинага төяп кайтканда инде, сәгать унике тула иде.

Бүлмә ачык, ә анда берәү дә юк. Өстәл өстендәге унсигез битле дәфтәрнең һәр битенә тигез хәрефләр белән «Гөлнарам!» диеп язып тутырылган иде. Дәфтәрне кулына алгач, кызның күзләре өстәл өстендәге кырып язылган язуга төште: «Гөлнарам!» Ул бу хәлне төрлечә юрады: ярата, мыскыл итә, сагына, алдамакчы була… Шул төннән соң ул күздән югалды.

Көннәр бер-берсен куыша-куыша үтә тордылар. Галинур шәһәргә китеп кайдадыр эшкә урнашты. Кичләрен ул клубта бик сирәк күренә иде; килсә дә кинәт юкка чыга, мыек астыннан гына елмаеп йөрде. Ә Гөлнара аның болай йөрүләрен берничек тә аңламады, онытырга тырышты, ә йөрәгендә тагын бер күрешү өмете чаткысы сүнмәгән иде.

Ямьле язлар җитте. Агымсулар да аның күңелен ярсытмады, шатлык та алып килмәде кебек. Кыз үз күңеленә бикләнеп, дөньяда юк ул, – диеп йөргән көннәрнең берендә, авылдашлары Салихлар туенда тагын очраштырды аларны язмыш. Бу юлы мәңге аралашмаслык итеп, нык итеп аерды. Шул көнне егет кызның сафлыгын алды. Кыз аңа ышанмады да, тик күңеле аның КамАЗына утырырга әйдәде. Соңыннан: ник утырдым аның машинасына, никләр ялгыштым диеп илереп-илереп елады кыз. Инде соң иде! Аның үзенә үзе кул саласы, юкка чыгасы: «Юк ул !» – диеп бөтен дөньяга сөрән саласы килде.

Гөлнур ВАСЫЙЛОВА.

Мамадыш районы.

 

Комментарии