Ирем дә, ирем түгел дә…

Ирем дә, ирем түгел дә…

Минем кебекләрне гаеплиләр. Хәтта яраткан газетам «Безнең гәҗит»тә дә бу хакта язгаладыгыз. Миндәйләрне гаепләп яздыгыз, аклаучы булмады. Ләкин миңа нишләргә соң? Бирегез киңәш!

Мин никахсыз, язылышмый гына бер ир белән яшим. Инде 4 ел була. Ул өйләнеп аерылган. Бер баласы бар. Аңа 39 яшь, ә миңа – 32. Очраклы рәвештә генә, дус кызымның туган көнендә кафеда очраштык. Алар да икенче компания белән үз бәйрәмнәрен үткәрә иде. Ләкин бию мәйданчыгы уртак иде. Шунда сөйләшеп китеп, очраша башладык. Ул миңа бик ошый. Үзе дә мине ошатам, дигән була. Миндә яши. Мин тәмле пешерәм, чисталык яратам. Ул үзе дә эчеп, азып-тузып йөрми. Өйдә дә миңа булыша. Икебез дә әйбәт урында эшлибез. Ләкин мине билгесезлек туйдырды. Ул, язылышу түгел, никах укыту турында сүз чыгарсаң да, каршы килә. Без болай да бәхетле, син миңа ышанмыйсың, дип миңа үпкәли. Аның туганнары да мине ошата. Минекеләр дә кабул итте. Ләкин әти-әниемнең эчләре поша. Үземнең дә гаилә бәхетен татыйсым килә. Яшем дә бара. Балалар үстерәсем килә. Мин аны яратам. Ул да яратам, дигән була. Әмма ЗАГС турында сүз дәшми. Инде балага узу турында уйлый башладым. Тагын куркам да, ташлап китсә…

Миңа бүгенге халәтем ошамый. Ул вакытлыча гына миндә сыену урынын тапкан сыман тоела. Элекке гаиләсенә кайтып китәр төсле. Миңа нишләргә соң? Гаепләргә, оялтырга ашыкмагыз. Хәлемне аңларга тырышыгыз. Минем дә әни бәхетен, хатын бәхетен тоясым килә. 32 яшьлек карт кыз кемгә кирәк?! Бала табу турында ешрак уйлана башладым. Ташлап китсә, китә инде. Бөтенләй ялгыз калганчы, балам булыр.

К. Чаллы шәһәре

Комментарии