КУРЧАК КҮПМЕ ТОРА?!

КУРЧАК КҮПМЕ ТОРА?!

Ир­тән эшкә барганда, ишектән чыгуга, асфальтка ак буяулар белән язылган сүзләргә күзем төште. Ялтырап торган ак төс белән: «Гера, сине бик яратам, кичер мине!» – дигән язу әллә кайлардан күренеп, күзгә бәрелеп тора. Әлбәттә инде, әлеге үтенеч-ялвару катыш мәхәббәт сүзләренең безнең подъездда яшәүче егеткә атап язылган булуын аңлау авыр булмады.

Кичен эштән кайтканда Гераны очраттым. Тормыш-көнкүреш, яшәеш турында аралаша торгач, сүз әкренләп, мәхәббәт, сөю-сөелү хакында бөтерелде. Беренче укучым, сак кына кылларын тарта торгач, эч серләре белән уртаклашты. Мәхәббәт тарихын сөйләп бирде ул:

– Елена белән без кечкенәдән дус булып үстек. Бер йортта яшәгәч, балалар бакчасына да бергәләп йөрдек. Мәктәптә дә әти-әниләр безне бер сыйныфка бирде. Бер парта артында утырып укыдык, унбер ел гомер сизелми үтеп тә китте. Уку елларында безнең аралашу дуслыктан ары узмады. Мәктәпне тәмамлап, икебез дә бер үк белем йортына укырга кердек. Шул сәбәпле, көн саен диярлек күрешеп, очрашып тордык. Лена миңа үз «кавалерлары» хакында, ә мин аңа дуслашып йөргән кызларым турында эч серләре белән уртаклаштык.

Өченче курсны тәмамлагач, классташлар белән очрашу вакытында безнең арада ялкын кабынды. Без кич буе икәүләп биедек, бер-беребездән мизгелгә дә аерылмадык. Шунда Елена белән үбештек, төне буе сөйләшер сүзебез бетмәде. Иртәгесен, ял көне булгач, бер төркем дуслар белән минем дачага киттек. Шул төндә мәхәббәттә аңлаштык, бер-беребезне мәңге ташламаска, укуларны тәмамлагач, тормыш корырга сүз куештык. Мин Ленага үлеп гашыйк булдым. Нәфис, сылу гәүдәле, озын буйлы, зәңгәр күзле, көдрә чәчле гүзәлкәйне күрмичә тора алмый башладым. Чибәр дә соң минем Ленам! Ә ничек оста бии ул! Тик аның төнге клублардагы ярым шәрә чыгышлары гына күңелне борчып, җаннарга шом салып торды. Аның белән сөйләшеп, бу эшенә чик куярга булдым. Мәхәббәтем артык каршы килеп тормады, минем тәкъдим белән килеште.

Кыз да көннән-көн көчлерәк миңа тартылып, эчкерсез, чын мәхәббәт тулы күзләре, кайнар иреннәре аша яратуын белдереп торды. Миннән дә бәхетле кеше булмагандыр ул чакларда бөтен дөньясында да!

Ә бер көнне күгемне кара болытлар басып китте. Кичен Леналарда очрашырга сүз куешкан идек. Кызның әти-әнисе кунакка авылга кайтып киткәнлектән, аулактан файдаланып калырга булдык. Башта дуслар белән бергәләп төнге клубка киттек. Бераз биегәннән соң, ял итәргә утыргач, мин Ленаны югалттым. Артыннан эзләп кузгалган идем, тик кызый беркайда да күзгә күренмәде. Аптырагач, клуб ишек алдына чыгып карарга булдым. Шунда таныш тавыш ишетеп, сөенеп куйдым, Ленам кем беләндер телефоннан сөйләшә иде. Ирексездән, аның аралашу шаһиты булырга туры килде. Аның ниндидер ир-ат белән сөйләшүен аңладым. Минем Ленам кызып әңгәмәдәшен яратуы хакында, аңа кияүгә чыгарга риза булуы турында ялкынланып сөйләде. Аптыраудан, мондый көтелмәгән манзарадан башым әйләнеп, баскан урынымда көчкә торып калдым. Шунда Ленам да мине күреп алып, яныма йөгереп килде. Нәрсәләрдер сөйләп, аңлатырга тырышып, колагыма «токмач» эләргә тотынды. Мин аны ишетерлек, сүзләрен аңларлык халәттә түгел идем инде. Кызыйга бер сүз дәшмичә, төнге клубтан өйгә кайтып киттем…

Теге асфальттагы язу Ленаныкы, аның миннән шул рәвешле гафу үтенүе. Тик яратуым никадәрле көчле булса да, хыянәтне кичерерлек көч таба алмыйм үземдә. Тизрәк онытыр өчен армиягә китәргә булдым. Үзем теләп гариза яздым, шушы көннәрдә хәрби хезмәт үтәргә Краснодар краендагы шәһәрләрнең берсенә китәчәкмен, – дип төгәлләде Гера мәхәббәте хакында тәфсилләвен.

Соңрак «сарафан» радиосы ирештергән хәбәрләрдән шуны аңладым: Лена бай кияү тапкан. Үзеннән унбиш яшькә олы булуга карамастан, аңа кияүгә чыгарга ризалык биргән булган. Туйга бер айлар тирәсе калгач, булачак ире-бизнесмен, юл һәлакәтендә җан тәслим кыла…

КУРЧАКЛАР

Әлбәттә, асфальтка язылган: «Мин сине яратам!» дигән сүзләр сиңа атап язылмаса да, күңел кылларын тибрәндереп, кәеф күтәренкелегенә сәбәп булырга сәләтле. Бардыр ул тормышта саф, чиста мәхәббәт дигәннәре! Тик соңгы вакытта кызларның күбесен мондый мәхәббәт кызыксындырмый, алар бай кияү табып, рәхәт тормышта яшәү хакында хыяллана. Яшьләр бу хакта яшереп торуны кирәк дип тә санамый. Шундый кызларның берсе белән күптән түгел миңа да аралашырга туры килде. Безгә кунакка килгән үтә чибәр, мөлаем йөзле Регинаны күреп сокланмый мөмкин түгел! Бергәләшеп чәй эчкәндә кызлар белән әңгәмә куерып китте:

– Регина, күз тимәсен, бигрәк чибәр инде үзең, егетләрең буа буарлыктыр синең, – дип сүз каттым матуркайга.

– Юк шул кавалерларым, үземә тиң ярны очратканым юк әле.

– Сиңа тиң яр ниндирәк булырга тиеш соң ул? – дип, кызыксынуымны дәвам иттем.

– Матур да булсын, бай да булсын! Машинасы, үз кәсебе, фатиры булу да зарур.

– Синең кебек матур кызлар бик күп бит, һәммәгезгә кайдан табып бетермәк кирәк андый уңган-булган, бай егетләрне?

– Ә мин табачакмын! Менә күкрәкләремне бишенче размер ясыйм да, аннары сайлыйм инде егетләрнең асылларын! Белә торгансыздыр инде, иң бай хатыннарның берсе Ирина Феррари күкрәген үстергәннән соң бай кияүле була бит!

Шулчак кызның Замбези негрыдай кара тәненә ишарәләп:

– Әле җәй башланды гына бит, кайчан шулай кызынып өлгердең соң? – дип сорап куйдым.

– Мин көненә ике мәртәбә солярийга кызынырга йөрим.

Шунда кызыкайның баш түбәсендә керпедәй кабарган чәчләренә күзем төште. Биленә кадәр асылынып төшкән толымнары ясалма икән ич! Бер тотамына төсле стразалар да ябыштырган.

– Әстәгәфирулла, Регина, әллә чәчләрең дә тегелгән инде? – дим, исем китеп.

– Әйе, аның үскәнен көтәргә бик озак вакыт кирәк ич! Ә болай бер сәгать эчендә прическаның ниндие кирәк, шунысын әмәлләп бирәләр. Акчаң гына булсын!

– Әллә инде керфекләрең дә үзеңнеке түгел?

– Әйе, алар да ябыштырылган. Ә иреннәремне күрдегезме соң әле? Мин бит аларны да ясаттым. Кашыма да татуаж булдырдым…

– Мондый әкәмәтләр ясату кыйбатка төшкәндер ич? Студент кына бит әле син, акча каян җиткерәсең соң? – дип, бәйләнүемне дәвам иттем.

– Матур булырга, бай кияү табарга теләсәң, тырышасың инде! «Әйләнергә-тулганырга» туры килә. Ә акчаларны чит илдәге бай кияүләрнең башын иләсләндереп, интернетта «мәхәббәт» уеннары уйнап эшләп табам.

– Анысы ничегрәк була инде?

– Таулар бистәсендә бер танышым чит ил ир-атлары белән танышу агентлыгы ачып җибәрде. Шунда компьютер, скайп аша «кавалерлар»ның башын әйләндерәбез. Анда бар нәрсә дә түләүле: безгә хат язу да, виртуаль бүләкләр тапшыру да, интернетта аралашу да. Кайчак алар белән виртуаль рәвештә секс белән шөгыльләнергә дә туры килә. Көненә 3 меңнән алып 5 меңгә кадәр акча эшләп була.

– Әти-әниең хәбәрдармы соң бу «эшчәнлегең» хакында?

– Әти белсә, шундук бәреп үтерә, ә әнинең йөрәге шартлар, мөгаен. Аның кан басымы югары. Аларга чит ил косметика кибетендә директор урынбасары булып эшлим, дип ялганларга туры килде.

– Курчактай матур да инде үзең! Шулай да акчага әйләндерсәң, (кием-салым, солярий, каш-керфек, бизәнү, ясалма чәч, кабартылган иреннәрне…исәпләп) син күпме торасың инде?

– Интернетта кияүләрне җәлеп итү өчен матур булырга кирәк бит! Шуңа күрә, тышкы кыяфәт – минем өчен иң мөһиме. Өстемдә өч меңлек күлмәк, аяк киемем дә шул бәядә. Калганнары – 15 мең тирәсе!

– Бигрәк кыйммәтле курчак икән син…

НАТАША БӘХЕТЕ

Кызлар белән бәхәсләшеп торуны, нәрсәнедер исбатлап маташуны кирәк тапмадым. Алар барыбер аңламаячак! Шулай да, чын мәхәббәт, ныклы гаилә тарихы турында сөйләгәнне игътибар белән тыңладылар.

Якын дустымның кызы Наташа күз алдында үсте. Кечкенәдән спорт белән шөгыльләнде, мәктәптә дә яхшы укыды.

Егетләр белән чуалганын да күрмәдек.

Волейбол секциясенә йөргәндә тренерына үлеп гашыйк була кызый. Укуын тәмамлауга, әти-әнисен булачак ире белән таныштырырга ниятли. Ял көннәренең берсендә егетне өйләренә чакыра. Кызның әнисе Нинага булачак кияү бер дә ошамый:

– Үзе ябык, кием-салымы да иске. Өстәвенә, ун яшькә олы да. Эшләми дә дисең, мондый чегән белән ничек итеп тормыш алып бармакчы буласың? Ичмасам, әти-әнисе ниндирәк кешеләр, эчкечеләр түгелме? – дип битәрли кызын әни кеше.

Наташа, бернигә дә карамый Юрага кияүгә чыга. Иренең әти-әнисе янында, өч бүлмәле фатирда тормыш башлый алар. Наташа косметик салоннарның берсенә урнаша, озак та үтми, иренә дә эш табыла. Яшь гаилә әкренләп тернәкләнә. Вакыты җиткәч, беренче балалары дөньяга килә.

Биш елдан Ивлевлар гаиләсе бер бүлмәле фатир сатып алып, башка чыга. Бераздан алар машиналы да була. Икенче уллары тугач, өч бүлмәле фатирга күченеп яши башлыйлар.

Бик уңа ирдән Наташа. Юрасы эчми-тартмый, эш ярата, бик тырыш кеше булып чыга. Бүген Ивлевлар гаиләсе Салмач бистәсендә коттедж төзү белән мәшгуль.

Ире инде үзе зур фирма хуҗасы, медицина инструментлары белән эш итә. Ел саен гаиләләре белән чит илдә ял итү – алар өчен гадәти күренеш.

Уллары да инде мәктәпне тәмамлап, югары уку йортларында белем ала.

Күптән түгел Наташаны базарда очраттым.

Тормышта хатын-кызның бәхете кемгә кияүгә чыгуына бәйле. Яратып, бер-береңне сөеп яшәү – үзе зур бәхет ул! Икәүләп бу тормышта бар нәрсәгә ирешеп була. Ярату – гаилә нигезе! Ә байлык ул, тырышып эшләсәң, һәркем булдыра торган гамәл.

Кызлар хикәямне сүзсез генә тыңладылар. Ул тәмамлануга Регина җырлап җибәрде:

– Ты не видишь что ли,

Что я Анжелина Джоли!

Мне не нужно напрягаться,

Чтоб по жизни подниматься!

Мәдинә НУРУЛЛА.

КУРЧАК КҮПМЕ ТОРА?! , 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии