- 15.08.2023
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2023, №31 (9 август)
- Рубрика: Имәндә икән чикләвек
Мин Казанда яшим. Яраткан эшем, фатирым бар. Инде менә хәзер ялгыз да түгелмен: 6 ай үземә ошаган кеше белән дус. Ул да мине сынады бугай инде, мин дә аны аңладым, бер түбә астында уртак тормыш корырга да әзер икәнлегебезне аңладык. Ни өчен һаман бергә түгел, дигәндә, ул да, мин дә сыналган, сынаткан, алданган кешеләр.
Кияүдә булдым, күзем томаланган булган, кемгә бәйләнгәнемне соңрак кына аңладым. Ата ялкау, хөрәсән, өстәвенә сәрхуш, шулай булса да үзе турында бөек фикердә, мине контрольдә тотарга, минем эшләгәнемне барлап, санап торырга да өлгерә. Әнисенең сөекле, иркә малае, әле дә итәк астыннан чыкмаган. Аның пешмәгәнлегендә мин гаепле булдым. Мин генә аны бәхетсез иткәнмен... Ничек бозганмындыр тормышын, аңламадым, минем әтиләрем булышлыгы белән алынган фатирда яшәдек. Бер бүлмәле генә булса да үзебезнеке булды. Өч ел түзгәннән соң, «сөеклемне» ишек артына чыгарырга мәҗбүр булдым. Рәсми аерылышу гына җитмәде, полицияләргә гаризалар язу гына мине аннан коткарды. Баксаң, мин шул хөрәсәнгә әтиемнәр алып биргән фатирны да бүләргә тиеш булганмын. Ярый әле балабыз булмады. Аңым җитте, киләчәк тормышыбызның юклыгын сизеп, хөрәсәннән бала табасым килмәде. Саклану чараларын күрдем, аңа белгертеп тормадым. Анасы мине кысыр дип битәрләсә дә. Әле дә тынычлыкта калдым, дип әйтә алмыйм. Килгәлиләр, шалтырата алмыйлар чөнки, телефоннарымны алыштырып бетердем. Әнисе килеп ишек төбендә кайтканымны көтеп торып күз яшьләре белән ялына, хәзер мин әйбәт кешегә әверелдем. Малае юлдан язган, әнисенең пенсиясен талап эчә. Кабат кавышсак, рәткә керер иде, бәлкем, дип ялвара. Гафулар сорый. Үзе үстергән, үзе тәрбияләгән имгәк. Аны мин төзәтә аламмы инде?! Авылдан килеп шәһәр тормышына күнекмәгән кыз бала идем, тасма телгә алданып ялгыштым. Үзе чибәр, сөйләшә белә, шәһәр малае. Ярар, вакытында котылдым, Аллага шөкер урамда калмадым. Тормышым әйбәт. Эшемне яратам.
Ләкин шәхси тормышыма берәүне дә кертәсем килмәде, дөресрәге ошаганы юк иде. Тик безнең фирмага яңа хезмәткәр килгәнче. Җыйнак, пөхтә мут егет. Килеп керүгә кызлар аңа сырылырга тырышты. Ә ул битараф булды. Хатыны, баласы бар, дип таныштырды. Бар бит төпле, акыллы, гаиләсен, балаларын санлаган чын ирләр, дип сокланып куйганым хәтеремдә, аның үз-үзен тотышына игътибар итеп. Дөрес, ул аралашырга ярата, шаяра, көлә. Бераздан аның «каты чикләвек» булуына бар да күнде, кызлар арасында да, егетләр арасында да (алар бездә дүрт кенә бөртек) үз кешегә әверелде. Кызлар аннан махсус төрттереп киңәшләр сорый. Ә ул аптырап тормый, әйтәсен әйтә, һәм бар да аның тапкырлыгыннан көлешә. Әлбәттә, миңа да ошады ул. Әмма сиздерергә генә теләмәдем. Дөрес, кызлар төрттерәләр иде үземә, чөнки беләләр бит артык аралашмыйм, шәхси тормышым белән уртаклашмыйм, башкалар кебек мәхәббәт тарихларымны сөйләп утырмыйм, гаилә хәлемне дә, аерылдым дип кенә әйттем дә, шәрехләп тормадым.
Яңа ел корпоративына кадәр шулай дәвам итте. Урыннарыбыз теге яңа егет белән туры килде. Ахырдан анализладым, мөгаен ул махсус җайлагандыр. Сөйләшеп, көлешеп утыра торгач, миңа кичәдән соң аерым сөйләшеп аласы иде, дип әйтеп куйды. Озатып куя алам, рөхсәт итсәң, диде.
– Нәрсә турында сөйләшәсе? Хәзер ярамыймыни? Хатының белсә, – дип куйдым. Ә ул:
– Юк, минем хатыным, балам да. Аерылган кеше мин. Кызым минеке түгел, мин аңа үги, хатынымның беренче иреннән. Өйләнгәндә бу хакта белмәдем дә. Килештем, ләкин ничек кенә тырышсам да, баласы белән уртак тел таба алмадым. Бик эгоист, истеричка булып үсеп килә. Әнисе дә шундыйрак. 6 ел түздем дә, менә бер ел аерым мин, – дип пышылдады башкалар ишетмәслек итеп.
– Кызык, сине бар да гаилә, бала дип ут йотып йөрүче кеше дип белә.
– Әйе, җиңел холык күрсәтеп, кабат ялгышудан куркам... Син дә бит «каты чикләвек», чын йөзеңне ачып салмыйсың. Беләм, сизенәм, эчеңдә моң бар. Син дә ялгышкансың...
...Ул кичтә без бик озак йөрдек урамда. Кабан буйларын урадык. Минем дә, аның да көтәр кешеләре юк, кая ашыгырга. Яңа елны бергә каршыларга сүз куештык. Ул миндә кунакта булды. Менә шуннан бирле инде бергә. Бик ипле кеше, төпле фикерле. Спиртлы эчемлекләргә исе китми. Спортзалга йөри. Мине дә кыстап күндерде. Залда бергәләшеп шөгыльләнәбез. Чын-чынлап яңадан гашыйк булдым. Әти-әниләремә дә ошады ул. Минем кебек үк авыл баласы. Әтисе вафат. Әнисе бик җайлы, акыллы кешегә охшаган, укытучы. Апасы, энесе бар. Бик үрнәк гаилә. Мине ошаттылар бугай. Хәер, беренче хатынының нинди икәнен беләләр иде бит. Әнисе, күзе томаланып, харап була язды, чыр-чулы кеше баласын үстереп гомерен үткәрерме, дип борчыла идем, Аллага шөкер, дип үземә дә әйтте әле.
Кыскасы, мин яңа гаилә төзергә әзер икәнлегемне аңладым. Тик бер генә проблема бар. Минем мәхлугымнан арыну, аның әнисе белән икәүләп эзәрлекләүләре, янаулары чүп кенә икән. Ә менә аныкы котчыккыч. Инде аерылган, баласы да үзенеке түгел, әле ул бала тарафыннан бернинди җылылык юк, аналы-кызлы һаман артыннан калмыйлар. Миңа булачак иремнең бар тормышы мәгълүм. Без ике арада бернинди әйтелмәгән сер калдырмадык. Мин аныкын, ул минем тормышымны энәсеннән җебенә кадәр белә. Ниләр буласын да кисәткән иде ул. Дөрес булган, элекке хатыны мине дә эзләп тапты. Артымнан йөри, ялына, ялвара, яный хәтта. Телефонымны тапкан. Смслар җибәреп, шалтыратып йөдәтә. Нишләргә дә белгән юк. 6 ел ничек түзде икән, дип уйлыйм, аңа карыйм да. Мин өч кенә ел чыдадым бит. Булачак ирем, аны төрлечә үгетләп карый, яхшылык белән дә, инде кискен тонда да әйтә – аңлау юк. «Бала комачау түгел, мин сине яратам. Син минеке булырга тиеш. Юкса, үз-үземә кул салам», – дип яный. Ирем тормышларын җайларга тырышып караган бит инде. Ник шул чакта уйламаган?!
Соңгы чик булды беркөн. Инде никах көне дә билгеле, туйны купшы үткәрмәбез, дип килештек. Үтә якыннарны гына җыеп чәйләп алачакбыз. Шул хакта аның фатирында сөйләшеп утырганда, ишектә кыңгырау. Шулдыр, дип әйткәнемне сизми дә калдым. Ирем барып карады, әйе, шул, дип баш какты. Мин залда калдым, ирем ишекне ачты. Хатын кухняга кереп китте. Сөйләшү тоны матур түгел. Ирем чираттагы тапкыр, бар да үткәндә калды, дип аңлатырга тырышып карый, аңлау юк. Шунда бераздан ул үзенең биредә ялгыз түгеллеген әйтеп куйды. Теге башта йокы бүлмәсенә ташланды, аннан залга үтмәкче иде, ирем ишекне ачтырмый. Этеш-төртеш китте. Мин түзмәдем, ишекне үзем барып ачтым. Хатын төкерекләрен чәчеп миңа ташланды. Ире турында, аның нинди хөрәсән икәнлеген чәчепме чәчә.
– Нәрсәгә, алайса шул хөрәсән ирең артыннан чәбәләнеп чабасың? – дип сорап куйдым тыныч кына. Чыгып китсәмме, дип уйлаган идем. Кире уйладым. Миндә дә, ирдә дә тынычлыкны күреп хатын ишеккә ташланды. Әмма артыннан ишекне бикләргә дә өлгермәде, ул тагын килеп керде дә, ирне йодрык белән төяргә тотынды. Тегесе кулларын тота. Тынычландыра алмый. Туктаусыз кычкыра:
– Мин сезне бергә яшәтмим. Сихерлим. Үтертәм...
Тавышка күршеләр чыкты. Аның кемлеген беләләр булса кирәк, алар да. Тышка этеп чыгарып көчкә ябып куя алды ишекне.
Менә шуннан соң җитди сөйләшү булды булачак ирем белән. Чөнки болай дәвам итә алмый бит. Полициягә мөрәҗәгать итик, дим. Ирем нигәдер йомшаклык күрсәтә, кызгана аны. Бәлкем психиатр ярдәме кирәктер. Белмим, нишләргә дә . Хәзер бит сихере адым саен. Аннан психикасы дөрес булмаган кешедән-теләсә нәрсә көтәргә мөмкин. Шул хакта сөйләшеп утырганда икебезгә дә смс килде. Буш дару шешәсе рәсеме. Ул-бу була калса, күршеләр күрде, рәсми төстә аерылган. Телефон янаулары бар, дип тынычланырга тырыштым. Ләкин бу финал түгел икән әле. Исән ул. Берни дә булмаган. Шулай эзәрлекләвен дәвам итә. Тынычлыкта калдырмас мөгаен, беркайчан да. Хәзер булачак иремне полициягә гариза бирергә күндерәсе генә калды. Язылышкач, аны тыңлап тормыйм, үзем язам гаризаны. Психик авыру эзәрлекләве астында яшәп булмый бит инде. Минекеләр моның белән чагыштырганда алтын булганнар икән, дип куям. Әллә таныштырасы инде үзләрен. Бәлкем бер-берләренә туры килерләр, бер-берсен тулыландырырлар иде. Ә мин бәхетемне таптым. Аннан баш тартырга җыенмыйм. Без бер бөтен. Аңа кеше бәхетен җимереп ирешмәдем.
Боларны нигә газетага язарга кирәк иде инде, дияр кайберәүләр. Кирәк, эгоист булмагыз, башкалар турында да уйлагыз. Менә шул чагында һәркем бәхетле булыр. Әмма башкалар турында кайгырту ул үзеңә хуҗа табу түгел. Шуны да аңлый алу мөһим.
Нурия. Казан
Комментарии