Гамил Нур: «Тамада – комбайн ул!»

Гамил Нур: «Тамада – комбайн ул!»

Яшь парлар табыша, яшь парлар кавыша. Туйның яме – кияү белән кәләш булса, яшь парның, кунакларның күңелен күрүче, яхшы кәеф бүләк итүче булып мәҗлесне алып баручы тора. Элек туй мәҗлесләрендә тамадалар булмаган. Бүген исә, туйларны кунакларның күңелен күрүче, кәеф күтәрүче, рәхәтләнеп көлдерүче сүз остасыннан башка күз алдына да китереп булмый. Хәтта, кайчакларда, туйның бөтен яме шул тамадага кайтып кала. Шуңа күрә, туй үткәрер алдыннан, яшьләр тырыша-тырыша сайлый. Ә аларның хәзер ниндие генә юк! Кайсы өздереп-өздереп баянда уйный, кайсы күздән яшьләр чыкканчы көлдерә, кайсы җырлап сөендерә… исә башкалардан шушы яклары белән аерылып тора: беренчедән, ул – милли , икенчедән, мәҗлесне рәхәтләнеп татар, урыс, төрек, инглиз телләрендә алып бара.

– Гамил абый, сез нишләп тамада булырга уйладыгыз?

– Уйламадым. Сайлап алган һөнәрем түгел. Мин шоу-бизнеска соклану аша ирония белән караучы мохиттә үстем. Иҗат, сәхнә – минем өчен матурлык кына, эш түгел кебек иде. Тик табигатьтән бирелгән оештыру сәләтем, энергиям, мәгълүмат бүлешү теләгем гел бушлай концертлар, кичәләр оештырырга мәҗбүр итте. Мәктәптән үк башланды инде бу хәлләр. Аннары, тынгысызлыгым да төрле милли, дини чаралар оештырырга этәрде. Казанга җан ризыгы эзләп килгән татар яки чит төбәк яшьләрен мин корылтайларда уйната, дуслаштыра идем. Казандагы «пятачок»лар, беренче милли дискотекалар да оештырып йөрдем. Моны халкыма ярдәм итим, дип кенә эшләдем. Ул бушлай эш әле дә дәвам итә. Шәхес буларак формалашканда самими булсам да, эчкече, азгын артистларны күреп, алардан читтә булырга тырыштым. Дуслар гел туйларына эшләргә чакыра иде. Исерек йөзләр күрәсе килми дип, 1995 елдан башлап, мин аек чаралар гына ясый башладым. Бары тик 2003 елдан бу эшемә акча түли башладылар. Һаман да аңламыйча утырам, тамада булуым – кәсепме, хоббимы, әллә халкыма хезмәт итүме икән?!

– Сез туйларны үзегез генә алып барасызмы, әллә командагыз бармы?

– И, кызлар, мөмкинлеге булганнар бер туйга берничә команданы чакыра. Командалар бит зәвык һәм теләккә карап үзгәрә. Гадәттә, тамада белән диджей, җырчы, баянчы чакыралар. Соңгы арада баянны фонограмма алыштыра башлады. Кайбер кеше экономия ясый бит. Акчасы булганнар яки юмартлар өстәмә рәвештә популяр җырчыларны, сабын куыгы тамашасын, шоколад фонтаннары, клоун, ансамбль, биючеләрне дә чакыра әле.

– Җырлаучы тамадалар популярмы?

– Әйе, алар бик популяр. Тамада комбайн кебек эшли бит ул: үзе сөйли, җырлый, уйный. Кайбер байлар җырчыларны һәм музыкантларны аерым чакыра. Аларда тамада эшен дә берничә кеше башкара. Беренчесе – төп алып баручы, икенчесе – тәртипкә салучы, өченчесе – чакырылган йолдыз: я юморист, я танылган берәр артист була.

– Кайбер тамадалар барлык туйларны бертөрле, гел бер үк сценарий буенча алып бара… Сез ничек?

– Мәҗлес программасы һәр пар өчен аерым төзелә. Моның өчен яшь пар белән берничә тапкыр очрашам. Ата-аналар белән дә аралашам. Аларга өч-дүрт вариант программа тәкъдим итәм. Кабатланучы тамадаларны гаепләмим, димәк программаны шулай килештергәннәр. Туйлар, никах – ул традиция, йола. Анда яңалыклар кертүне һәркем яратмый. Аеруча әти-әниләр үз яшьлегендәге, авылындагы кебек туй йолаларын үткәрүне сорый.

– Татар гореф-гадәтләрен, йолаларын тирәнтен саклап үткәрелгән туйлар алып барганыгыз бармы?Андый туйларда күбрәк нинди йолаларга өстенлек бирәләр?

– Мине милли тамада, дип санасалар да, күбрәк урыс телле шәһәр яшьләре белән эшлим шул. Әйтик, бабасы – урыс, әбисе – үзбәкстанлы, икенче бабасы – Себердән, дәү әнисе Арчадан, ди. Әти-әниләре дә татарча белми. Аларга беркем дә йоланы аңлатмаган. Бу аеруча Казан халкына кагыла. Мин аларга я туган тамырлары ягындагы йолаларны аңлатам, я Иске Казан бистәсе йолаларын кушам. Җиңел итеп ясасаң, каршы килмиләр. Әйтик, бер әбиләре Пензадан икән, баллы ширбәт (исерткечсез баллы эчемлек) ясаттырам. Әстерханнан булса, Кызыл ширбәт эчертәм, бохар кәләвәсе белән сыйлыйм, ташаяк-кәсә белән биетәм. Типтәрләргә зур бавырсак сыман чәк-чәк ясаттырам һәм башкалар. Тик болар мәҗбүри түгел. Татар – күптөрле кавем, аларның гадәтләре дә төрле. Аеруча мәскәүлеләр сокландыра, андагы сергачлылар һәр кунакта такмак җырлата. Яше дә, карты да җырлый. Килен алъяпкыч бәйләп кунакларны да сыйлап йөри. Туйлар – милли үзаңны да, туганлыкны да, шул төбәктәге хезмәт хакларын да күрсәтүче барометр ул.

– Яшь парларга нинди бүләкләр салалар?

– Байлар кыйммәтле машина да салгалый, фатир ачкычы да тоттыралар. Кайбер ата-ана бүләген салса да, әйтеп тормый. Юрганнар, табак-савыт ише нәрсәләр, зәркән әйберләрен китерү дә очрый. Тик бүләккә китергән нәрсәләр килен-кияүгә кирәк булмаска мөмкин. Шуңа күрә акча уңайлырак. Бер мең сум булса да. Туйда акча салучылар да булсын, салмаучылар да булсын: шул чакта чын баланс була. Кунакларны бай, ярлыга бүлмәгез! Кемдер яшьләргә – матди ярдәм, а кемдер савап китерә ала.

– Аракылы туйлар ничек уза?

– Аракылы туйны ясау күпкә жиңелрәк бит. Эчертәсең дә көлдерәсең. «Эрегән» халык үзе бии, җырлый башлый. Шулай ук аракылы туйларда, гадәттә, ике мәртәбә күбрәк гонорар тәкъдим итәләр. Шуңа күрә аракылы туй ясаучы тамадалар бик күп. Ул бик җайлы, төшемле эш. Ата-аналар да аракы белән шау-шулы программага акчасын кызганмый һәм, ышанычлы дип, күнеккән форматны сайлый. Ләкин заманасы үзгәрде, яшьләр аеграк хәзер, алар күбрәк аракысыз форматны үз итә. Шул ук аракылы туй ясаучы тамадалар, эшсез утырганда, никах яки аракысыз туйны ничек ясарга, дип киңәш сорый башлады. Димәк, аракысыз формат киңәя, ул да хезмәт була ала. Тамадалар өчен минем семинарларым, вебинарларым һәм махсус мәктәбем дә бар.

– Аракысыз туйны «фишка», ягъни оригинальлек дип ясыйлар, диләр.

– Әкият. Мода юк. Бары тик мәгънәви, дини, милли хистән сорыйлар. Аек тормышка чакыручы атеист яки христиан яшьләр дә бар. Тик алар аз. Төп аеклар – мөселманнар.

Аракысыз да туй күңелле үтә, диләр. Андый туйның «плюс»лары гына бармы, әллә «минус»лары да очрыймы? Ничек уйлыйсыз?

– Минусы тамадага: аек, күңелсез кешене кыздырыр өчен өчләтә энергия, талант кирәк. Эчәргә яратучыларга да авыр: эчәргә аракы юк. Плюслары: аек туй акыллы, мәгънәле, тавтологиясез, төгәл мантыйк белән, тукмашусыз, махмырсыз уза. Хәер, өстәлдә аракы торса да, туйларда исерүче юк хәзер, дип сөйлиләр. Мин белмим.

– Дини һәм милли чаралар да оештырасызмы?

– Дини, рухи концертлар да оештырам. «Раян», Ильяс Халиков кебек билгеле нәшидчеләр белән эшлим. Үз командамдагы җырчыларга да мөнәҗәтләр өйрәттем. Мөнәҗәтләрне, гадәттә, концертларда башкаралар, туйларда аларны бик сорамыйлар.

Нишләп? Гомумән, мөселманнар музыкага ничек карый?

– Төрлечә. Мөнәҗәт форматы онытылган инде. Ул бит тирәннән, күңел түреннән моң белән чыга. Аларда сагыш, хикмәт күп, ә динамика, әрсезлек аз. Дини яшьләр исә гадирәк нәшидләрне яки музыкасыз форматны сорый.

Бик күңелсез түгелме соң?

– Юк. Күңелле дә, тәкъва да була. Карл Фукс язганча, революциягә кадәрле Казан форматы. Ирләр, хатыннар ике бүлмәдә утыра. Кызлар ягында минем ярдәмчем эшли. Ике араны микрофон тоташтыра. Тик «мадамнар» тавышы безгә ишетелми.

Элеккеге туйлар белән хәзерге туйларның аермасы нидә? Кайсыларын алып барырга җиңелрәк?

– Элек туйлар йорт эчендә уза һәм җылырак иде. Хәзер исә зур салкын залларда тәккәберләшкән, битараф кешеләр белән эшләргә туры килә.

– Рус, катнаш никахлы гаилә туйларын алып барырга туры киләме?

– «Мегаполис»ларда, ягъни мин эшли торган Казан, Уфа, Мәскәүдә күпчелек туйлар шундый. Кияү-килен татар булса да, туганнары урыс була. Мин исә татар, урыс, төрек, инглиз телләрендә эшлим. Башка телләрне дә кулланабыз. Командамда инглизчә акцентсыз сөйләшүче конфераньсе да бар.

– Чит ил кияүләре ничек?

– Чит ил кешесе бай, дип күзаллаучылар байтак, ләкин ул саран яки фәкыйрь дә була ала. Мәсәлән, гарәп белән төрек татарга өйләнсә, кайчакта туйны мәхәббәттән исергән татар кызының ата-анасы ясый. Татар, урыс яки кавказлы кияү туй үткәрүне сирәк очракта гына үз өстенә ала. Еш кына чыгымнар урталай да бүленә.

– Ничә парны кавыштырдыгыз, Гамил абый?

– Белмим. Һәр парның һәм туйның кабатланмас, бик матур булуын гына беләм. Урамда килеп, яки интернетта күреп исәнләшәләр. Йөзләрен таныйм, туган авылларын, гаилә үзенчәлекләрен тиз искә төшерәм, аннары исемнәре искә төшә. Еш кына элеккеге клиентлар – реклама чыганагы. Алар тәкъдиме белән безне табалар.

– Туйларында сез тамада булган парлар арасында аерылышучылар булдымы?

– Исерткеч эчемлекле тамадаларның кавыштырган һәр икенче пары аерылып бара. А миндә азрак. Дини кешеләр сабыр була бит. Миндә йөргән кызы авырга узганнан гына бичара калып өйләнүче дә юк. Тик кызу гына өйләнүчеләр, сыналмаган парлар бар. Бу, аеруча, дини яшьләргә кагыла. Аларга иман ныклыгы белән, психологик тест, яраклашу дәресен узарга кушар идем.

– Психолог ярдәме кирәк дип саныйсызмы?

– Әйе. Кайбер парлар читтән караганда сәер күренә. Ә чынбарлыкта алар уртак тел тиз таба, җиңел аңлашып, бер-берсен мәҗбүр итмичә дә яши ала. Ни өченме? Чөнки «җеннәре килешкән»! Тамадага мәхәббәттән исергән, максималист яшьләр килә. Тик кайберләренә туйдан соң терсәк тешләргә, корбан булып яшәргә дә туры килә.

– Елның кайсы вакытында күбрәк кавышалар?

– Җәй көне. Быел исә Рамазан ае алдыннан һәм аннан соң кавышучылар күп булды. Туйны аеруча июнь-август айларында күп үткәрәләр.

– Узган ел – Кәбисә елы иде. Яшьләр моңа игътибар иттеме?

– Алай ук күп кеше моңа игътибар бирә, димәс идем. Тик Кәбисә елы дип, икеләнеп калучылар да була.

– «Кәбисә елында кавышырга ярамый», дигәнне сез ничек аңлыйсыз?

– Бу фикер белән килешмим. 12.12.12 кебек «бәхетле» көннәр дә – әкият. Нәфесең зур булып, ирең акчаны аз эшләсә, фатирың булмаса, бернинди сан да ярдәм итә алмый. Бәхетле булырга теләсәң – матди файда эзләмә, нәфесеңне тый.

– Гамил абый, туй үткәреп мәшәкатьләнергә кирәк, дип саныйсызмы?

– Кешенең өч туе бар. Бәби туен һәм җеназасын ул үзе оештыра алмый. Шуңа күрә кызыл туйны ясар өчен яшьләр аеруча тырыша, аның өчен борчыла. Бик күп чыгымнар да тота. Аеруча ашауга акча күп китә. Ә менә туйда алынган рухи кыйммәтләр, эмоцияләр исә мәңге истә кала. Хәтта кемнедер дин юлына китереп, яшь кияү һәм киленне җәннәтле дә итә ала. Мин дә аларга баштан ук төп максатны әйтеп куям: дәгъват (дингә чакыру, өндәү). Шул очракта гына туеңның кирәге бар.

– Туй оештырырга теләүчеләргә аерым киңәшләр дә бирә аласызмы?

– Әлбәттә. Тик газета исемен әйтергә онытмасыннар. Шалтыратсыннар: +79872966029, +79375292659. Язсыннар: tatar-tamada@mail.ru. Укысыннар: www.supertamada.com.

Әңгәмәдәшләр Раилә ФӘЙЗУЛЛИНА,

Сөмбел МӨСТӘКЫЙМОВА.

Комментарии