- 14.04.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №14 (11 апрель)
- Рубрика: Имәндә икән чикләвек
«Безнең гәҗит»нең 10нчы санында (14 март 2012) басылган «Аңлашу кирәк» дигән кайтавазлар («Гафу итимме?» 2011, №24 (22 июнь), «Горурлыгыңны югалтма, әни кеше!» 2011, №29 (27 июль) мәкаләләренә) бераз онытылып торган авыр, ачулы хисләрне яңадан уятты, кабартты. Гөләндәм белән булган хәлләрне (миңа газетаның ул саны килеп җитмәгәнме) хәзер генә газета аркылы белдем, аңа биргән киңәшләр белән дә таныштым. Мин дә сезгә тәрбиясезлекнең нинди дәрәҗәгә җитәргә мөмкин булуын сөйләргә телим, чөнки бу – анам васыяте.
Заманы өчен шактый яхшы хәлле, ихтирамлы, алты балалы гаиләдә, үзләре ятимлекнең бөтен ачысын-төчесен татыгангамы, безне, балаларны, әти-әни һәрчак начарлыктан, әшәкелектән саклап, тыеп килде. Алай гына да түгел, әшәке телле, озын куллы, начар гадәтле кешеләр белән аралашуны тыйдылар. Гаиләдә олылар дүрт малай булуга карамастан, урлашу, сугышу, талашу, эчеп исереп йөрү безнең өчен бөтенләй ят нәрсә иде.
Минемчә, Гөләндәмнең улы да шундый ук шартларда тәрбияләнгән, аңа үз сүзендә тора белү җитешми. Күрәсең, улы яшь чакта бар эшне дә ана үзе башкарган. Аның үз-үзен тотышы, характеры бүгенге көн таләпләренә туры килми. Биредә килен каенананы аңламый гына түгел, улын да аңа каршы куя. Ир кеше баштан ук хатынын да, әнисен дә үз урынына куя алмаган. Дәлия белән Мөгаллимә сүзендәгечә, киленнең бөтен кыланышларына, оятсызлыкларына түзәргә өндәү дөрес түгел, чөнки 45-50 яшьләр чамасындагы эшлексез, исерек килен тарафыннан асфальтка башы бәреп кыйналган 82 яшендәге әбине коткарырга туры килде. Әбинең фатирына, отставкадагы подполковник улы белән хатыны кайтып тора башлагач, киленнең рестораннарны яратуы, эчеп «мәхәббәт» эзләве, шапшаклыгы, ялкаулыгы ачыла. Ә әби үлми дә үлми, кыштыр-кыштыр юып, җыештырып йөри. Йөрмәс иде, киленнең идән яки киемнәр юарга, тәмле аш пешерергә теләге юк.
«Араларына кермә», дигәнне киңәш бирмә дип аңлыйм. Улы тормышындагы ялгышларга ана кеше илтифатсыз гына карап торырга тиешме? Хаталарның иң күбе яшьлектә эшләнә. Аңларлык һәм тыңларлык итеп бирелгән акыллы киңәшнең файдасы бар, минемчә, һәм яшьләр өчен бик кирәк. Әгәр ул, безнең килен шикелле эчкече яки фәхишәлек юлына баскан хатын булса, каенана-каената шуңа түзеп тору гына түгел, аңа кушылырга тиеш була түгелме соң?
Әби намазын укыган чакта радионы тулы көчкә ачып куючы яки «Мине әллә сөймәгәннәр дисеңме» дигән җырны оятсыз сүзләргә алыштырып акырып җырлап йөрүче килен белән дә очрашырга туры килде миңа. Әби олы яшьтә, ә ир – мәхлүк, әйтерсең лә, җир йөзендә тәрбияле хатыннар беткән.
Безнең гаилә хата ясады, чөнки әти-әни, абый тормышын үзе хәл итәргә тиеш, дип барды, ә абый мәхлүк сыңары булды. Арчалы әйтмешли, хатынын кирәк чакта стенага сыламады, берничә кыланышыннан соң да: «Килгән юлың тап-такыр, матурым», – дип өенә озатмады. Шул сәбәпле бөтен гомерен газапта – балалар ятимлек, мохтаҗлык күрмәсен, дип көнне төнгә ялгап эшләде дә эшләде, ә киленебез гайбәт сатты, талашты, көнен, төнен исереп, кызык эзләп үткәрде.
Дәлия сүзләреннән күренгәнчә, «килен тәрбияле, чөнки иренә әнисе янына барырга рөхсәт иткән». Кара әле, нинди зур шәфкатьлелек! Ананың йокысыз төннәре, аның өчен янып-көюләре бакыр бер тиен тормый. Бәйрәм, туган көннәрдә кечкенә генә бүләк алып барып ник ананы котламаска, аның белән бергә көлешә-көлешә чәй эчмәскә, ярдәмеңне тәкъдим итмәскә?Аңа бернәрсә дә кирәкми, сезнең шулай хәл белеп китүегез – ана өчен зур шатлык. Шулай ук үзләре тол калгач та, каенана-каенатасы сүзеннән чыкмыйча, аларны кадерләп тәрбияләгән, олылап соңгы юлга озаткан, зурлап, алар рухына багышлап ашлар үткәргән киленнәр дә бар. Начар юлга баскан улларын бөтенләй өйдән куып чыгарып, киленне үз яннарында алып калган гаиләләрне дә беләм. Менә шундый олы җанлы, шәфкатьле, тырыш киленнәр алдында үземнең чал керә башлаган башымны иям, аларга Ходайдан исәнлек, бәхетле булуларын сорыйм.
Олы абыебызның күрше авыл кызына өйләнергә теләве безнең өчен күктән иңәчәк бәхет булып тоелды. Әнкәй үзенең киләчәк кызын, ярдәмчесен, сердәшен көтте, чөнки гаиләдә иң өлкәннәре – дүрт малай. Әти-әни әйтүенә дә карамастан, кыз нигәдер туйлап-соратып, татар халык йолалары буенча никах укытып алуга каршы килеп, төнлә абыйга ияреп кайтып, безнең йортка килен булып төште. Бу адым киленебезнең холыксызлыгы, өйләнешкәнче үк үз авыл халкы тарафыннан безнең алда фаш ителүеннән куркып эшләнгән икән. Абыйның бу кыз белән танышлыгы 10-15 көннән артмаган булса кирәк. Аны шул авылдан ерак булмаган урманга башка җирдән урманчы итеп күчергәнгә ике ай да тулмаган иде әле. Шул авылдагы яңа «дусты» Вагыйз да бу кызны мактагач, аңа да ышанып, Нәгыймәгә бергә тормыш корырга тәкъдим ясаган.
Киленебез килеп ун-унбиш көн үткәч, вакытлыча бер савымчыны алыштырып торуны сорап, ферма мөдире Матур апаны эшкә чакырды. Билгеле, ире риза булгач, үзе дә бер сүз дә әйтмәгәч, әни дә, үз фатихасын биргән шикелле: «Бар, кызым, бар. Яшь кешегә эшләү – үзе бер рәхәт ул. Көне буе өйдә утыру туйдыра, кешеләр белән дә танышырсың», – диде. Ул фермада эшләгәннең өченче көнендә, район җитәкчеләре урындагы мөдирләр белән фермадагы хәлләрнең торышын карарга килә. Ферма алдындагы чирәмлектә район җитәкчеләре, алдан эшләрен бетергән савымчылар һәм башка кешеләр белән көлешә-көлешә сөйләшеп торганда, фермадан чыккан Нәгыймә түгәрәкнең уртасына уза һәм кычкырып: «Эшләү рәхәт булса, кил дә эшлә! Күңелең ачылыр, дигән була тагын. Әни ашатмый, әти сүгә», – дип ферма мөдире алдына чиләген бәреп, өйгә кайтып китә. Ферма мөдире һәм башка авылдашлар сөйләве буенча, бу хәлгә андагы бар кеше шакката. Килен, шул көнне кич белән, үзе урынына башка савымчы килүен әйтеп, ирексезләп, абыйны авылына кунарга алып китте. Икенче көнне иртән ферма мөдире өйгә кереп, ферма хәлләрен сөйләп, яшь киленнең безне әле күп мәртәбә хурлыкка калдырачагын да әйтеп чыгып китте. Иң оста күрәзәче дә бу кадәр туры китерә алмас! Безгә килгәндә өстенә иске генә джемпер, аягына чүәк кигән булачак киленне әти-әни баштанаяк киендерде, алгы як бүлмә алар ягына әйләнде, аңа бер генә дә каршы яки начар сүз әйткән кеше юк иде, килен чыкмыйча ашарга да тотынмадылар.
Шушы хәлдән соң ул иртә белән йокысы туйгач кына торып ашый, үзе кирәк санаганны гына эшли, үзенә ошаган, булганда градуслыны да салып бирә торган кешеләргә сөйләшеп утырырга бара. Йортта бар эшне дә әни үзе башкара, чөнки киленебез бераз торгач, эшлисе килмәсә, янга карап мыгырдый гына. Кабат сорасаң да, җавап юк. Аның фермада каената-каенанасы турында әйткән сүзләре ялган, чөнки әти урманчы булгач, безгә кем генә килмәде дә, кемнәр генә бездә ашап-эчмәде, кунарга калмады икән. Ни өчен район җитәкчеләре алдында мондый кәмит күрсәтергә? Эшлисең килмәсә, ферма мөдиренә яки башка савымчыларга әйтеп кенә дә китәргә була иде бит. Ярты ел эчендә авылда апабызның мәсхәрәләвенә тап булмаган, «Ходаем, синең белән каберем янәшә булмасын иде», – димәгән кеше биз аз калды. Каенанасының ничек әрнеп елавы, район кешеләренең күбесенә яхшы таныш каенатасының дөрес булмаган ялганнан хурланып чәчләре агаруы аны уйландырмый бит. Шушы кабахәтлегеннән соң да әти-әни сүз әйтмәде, бездән дә киленебезгә бер сүз әйттертмәде.
Бер ай вакыт үтмәде, һаман яхшыны өмет итәсең, көтәсең, төзәлер, аңлар дисең бит. Яшьләр туен үткәрәбез. Кодалар килде, мәҗлес башланды. Мәҗлес әле кызып җитмәгән, киленнең абыйсы башта абыйга: «Минем хатынны (олы кызы безнең килен белән бер яшьтә) мотоциклыңа утыртып урманга алып китәсең, сез нишлисез анда?» – дип бәйләнергә тотынды. Абый җавап биргәч тә, бәйләнүен дәвам иткәнгә, Матур апа абыйсына бер-ике сүз әйткән иде, ул бөтенләй айнып, нинди генә начар сүзләр кычкырмады. Апабыз белән абыйның дусты Вагыйз арасындагы мәхәббәт җепләре эшләр бик кызуга киткәч өзелгән икән. Вагыйз Нәгыймәне абыйга димләп, аннан җиңел генә котылу юлын тапкан. «Шунда яттыгыз, шунда аунадыгыз, син фахишә, с.., б…, » һ. б. сүзләр яңгырады. Мин генә түгел, кодалардан башка бар кунаклар да тораташ хәлендә калдык. Иң гаҗәбе: кодаларның ник берсе бу җәнҗалчыны туктатырга тырышсын, ә апабыз намусына кагылышлы нинди авыр сүзләр ишетеп тә, берни булмагандай йөрүен дәвам итте. Димәк, алар өчен апабызның кем булуы күптән билгеле икән.
Берничә елдан соң, өч бала белән, Казан янындагы үрнәк совхозларның берсенә күченеп киттеләр. Алар белән бергә күченгән кешеләрнең хатыннары совхоз җитәкчеләре тарафыннан макталу, бүләк, премияләр алып эшләсә, безнең апабызны өч тапкыр 33нче маддә белән эшеннән кудылар. Бөтен эш стажы ике-өч ел булды микән? Үз иркенә калгач, исерек килеш тәгәрәп яту, атналар буе югалып тору, хуҗалыктагы әйберләрне самогонга алыштыру, урлашу һ.б. башланды. Әшәке гадәте, эчкече булуы, теләсә кемгә теләсә нәрсә акыруы үз балаларының бәхетен тулысынча җимерде.
Олы улы өйләнгәч, каенанасы янында яшәделәр. Акыллы, эшчән, аракыны авызына якын китерми торган киленне, каенанасы «концертларыннан» өзекләрне үз әнисенә сөйләве өчен, кышкы суыкта, яңа туган баласы белән урамга куып чыгарды. Юк, килен югалмады, чөнки ул кешечә яшәргә өйрәнеп үскән. Ә олы малай, кече яшьтән үк анасы белән салгалап торганга, аяксыз казага әверелде. Эчүен туктатырга тырышкан балаларга иң кабахәт сүзләр, булмаган гаеп тагу, кызы гаиләсен дә һәлакәткә китерде һ.б.
Бу язылган хәлләр газетаны укучыларны бераз гына уйланырга мәҗбүр итсә, бала тәрбияләүдә гыйбрәт булса, әнием васыятен үти алдым дияр идем. Баланың бәхете аның тәртибенә, гадәтенә, тәрбиялелегенә, тырышлыгына, үз-үзен тотышына бик тыгыз бәйләнгән. Без өйләнешеп бераз торгач, әбиләргә кунакка кайттык. Хатын безнең бүләкләрне әнисенә тапшырганда, әби елмаеп аларны алды. «Бигрәк матур бизәклесен тапкансыз», – дип безгә рәхмәт әйтте. Ләкин шунда ук: «Кодагый бик шатлангандыр инде», – дип куйды. Хатынымның «Әнигә әле алмадык, анда кайтканда алырбыз», – дигән җавабына: «Кызым, миңа кодагыйныкыннан азга гына да артык яки аерым бүләк аласы булма. Син миңа ничек якын булсаң, кодагыйга да ирең шулай якын, ул – аның йөрәгеннән өзелеп төшкән баласы. Мин әйткәннәрне үтәмәсәң, сезгә бәхиллегем юк. Бүләгеңне алып сумкаңа салып куй, икебезгә дә бертөрлене алып, бүләкне башта каенанаңа тапшыр, аннан соң мин кабул итәрмен», – дип үз сүзен әйтте. Әбинең бу сүзләре безнең өчен бүген дә иң акыллы әйтелгән киңәш дип саныйм.
Ә инде Гөләндәмне бик каты орышыр идем. Бәлкем, сине элмәктә күрү башкалар өчен шатлык кына булыр, шуны уйла! Улыңның сезне үзенең генә дуслаштыра алуына ышанычым булмау сәбәпле, башыңны иеп булса да, түз, тешеңне кыс, бик артыкка китсә, хәсрәтеңне җилгә сөйлә, үз тормышыңны матур итеп җайга салу турында уйла, ә аның юллары син сайлаган ысулдан башка да җитәрлек, исәнлегеңне сакла. Син – ана, улыңны гафу итәрсең, ә мин, безгә, бер гаепсездән каенатасы-каенанасына, иренә, аның туганнарына күрсәткән золым өчен киленебез Нәгыймәне гафу итәчәгемне ышандыра алмыйм.
Илнур.
Менделеев районы.
Комментарии