Үземә үч иткәнмен икән…

Рафис белән бер сыйныфта 11 ел бергә укысак та, аның – миңа, минем аңа әллә ни игътибарым юк иде. Мин сыйныфта иң яхшы укучы кызлар рәтендә булсам, ул исә, иң акыллы егетләр рәтендә булды. Яшьтән егетләр белән артык мавыкмадым, Рафисның да кем беләндер мөнәсәбәтләр корып йөргәнен хәтерләмим. Ул вакытта минем өчен аның кайда һәм кем белән йөрүе мөһим дә түгел иде…

Чыгарылыш кичәсе бар дөньямны үзгәртте дә куйды. Әти-әниләребез безнең белән бер табында бәйрәм иткәннән соң, өйләргә таралышты. Ә без – яшьләр мәктәптә биюләрдә калдык. Талгын биюгә сыйныфтагы һәр шаян кыз үзенә «пар» да табып өлгерде. Караңгылыкта стенага барып терәлергә дә өлгермәдем, кемнеңдер йомшак кына итеп кулбашыма кагылуын сиздем. Әйләнеп карарга да өлгермәдем, Рафис өлгер генә тартып, мине куенына алды. Мин дә әллә ни каршы килеп тормадым. Сыйныфташым да бит, аннары әллә ничек… егетләр кочагы да! Шул мизгелдә 11 ел егет итеп күрмәгән сыйныфташымның җылы бәреп торучы сулышын, нык күкрәген тойдым. Ә ул мине көчле куллары белән үзенә кысканнан кыса бирде.

Биюләрдән соң, авыл читендәге ачыклыкта учак ягып утырулар, сыйныфташлар белән 11 елга җыелган хатирәләрне барлау – бар да бер мизгелдә үтеп китте. Ә мин кич буе учак яктысында Рафисның күз карашын тоеп утырдым. Биюдән соң, миндә әллә нинди оялу хисе дә барлыкка килгән иде. Нигә мин Рафисны иртәрәк күрмәгәнмен икән?!

Төнге өчтә өйләребезгә таралыша башладык. Һәр егеткә бер-ике кызны озатып кую йөкләнде. Рафис авылның башка читендә торса да, мине озатачагын белдерде. Аның бу сүзен беркем дә игътибарга алмады кебек. Ә мин никтер сөенеп туя алмадым.

Рафис минем арттан калмады, ә мин өйгә ашыгуны белдем. Имеш, кайтып йокларга кирәк. Шулай да, без бу төндә киләчәк турында да сөйләшергә өлгердек. Минем планда шәһәр булса, Рафис районда укырга калачак иде…

Ул төнне мин капка төбендә шактый басып торганмын. Саубуллашканда, Рафис битемнән үбеп алды. Ә мин йөгереп кереп китеп, инде йокыдан торып килүче әтигә килеп бәрелә яздым. Минем бу көндә туган хисләрем әллә кайларга бәрелеп, ташырга әзер иде…

Ул җәйдә мин укырга керергә йөрү белән мәшгуль идем. Рафисның да район тирәсендә йөрүен ишеттем. Аңа туган хисләрем дә бераз басыла төште, хәтта беткән кебек тә булды. Аның белән кайчан да булса тагын күрешербез дигән өмет тә сүнгән иде. Ләкин ул үзе минем хәлне белергә килде!

Аның яңалыкларына каршы, миндә дә яхшы хәбәрләр бар иде. Шәфкать туташы һөнәре буенча, имтиханнарымны яхшы тапшырып, уку йортына кергән идем.

Кич буе капка төбендә утырулар гадәткә кереп китте һәм мөнәсәбәтләр мәхәббәткә дә әверелде. Безне «йөри икән» дип тә сөйли башладылар. Моңа Рафисның да, минем дә исем китмәде. Аулак җирдә төн буе йолдыз санап, кочаклашып утыра идек. Ике айда инде без аерылмас җаннарга әйләндек.

Ләкин уку дигән нәрсә безне аера төште. Мин – Яшел Үзәндә, ә ул – районда. Ике атнага бер кайтырга тырыштым. Шул вакытларда яратышып туя алмадык. Ике атна буе аралашмыйча торудан да авыр нәрсә юк иде минем өчен…

Ә Рафис өчен ничекме?! Бер кайтуымда, күрше кызыннан, Рафисның районда бергә укый торган күрше авыл кызын озатып йөрүен ишеттем. Ул кайтуымда Рафис та никтер килмәде. Янган йөрәгемә урын таба алмыйча капка төбен әллә ничә тапкыр урап кердем…

Икенче юлы кайтканда, ул килде. Әмма миңа ничектер ят итеп карады. Егет буларак үзенең дөрес эшләмәвен, инде ел ярымда мәхәббәтнең дуслыкка әверелүен озаклап аңлатырга тырышты…

Бу очрашудан соң, мин авылга айга бер генә кайта башладым. Әни кайтмыйсың дип еласа да, ачлы-туклы ятсам да, аның белән очрашудан курка башладым. Сагыныр әле дигән уем да булды…

Ә ул исә, Алсу белән кеше арасында да йөри башлаган икән, өйләнә дигән сүзләр дә чыккан. Мин үземне бер ташландык нәрсә кебек хис итә башладым. Шул вакытта башыма бер уй килде: кияүгә чыгарга кирәк! Үч алырга кирәк!

Яшел Үзәннең тулай торагында артымнан калмый йөрүче, миннән бер курс алдарак укучы Илдар исемле егет бар иде. Без аның белән дусларча гына аралашсак та, аның мине яратуын сизә идем. Менә шуңа тоттым да, кияүгә чыктым мин. Дөресрәге, никах укыттык та, тулай торакның бер бүлмәсендә бергә яши башладык.

Ялларда авылга ирем белән җитәкләшеп кайта башладым. Рафис та күрде безне, ә мин башымны горур тотып, бәхет кошы тоткандай үттем дә киттем. Ә бит чынлыкта бөтенләй киресенчә иде. Ирем ярарлык кеше булса да, мин аны яратмыйм, хәтта тәнендәге исләрен дә сөйми идем.

Укып бетергәч, без Илдар белән Казанга күчендек. Бер-бер артлы өч ир бала таптым. Ярты гомеремне авыр эштә, яртысын өйдә дүрт ир-атны тәрбияләп үткәрдем. Рафис үткәндә калса да, аның гаилә тормышы белән дә кызыксынып тордым. Ул шул Алсуга өйләнеп, минем икенче улым яшендәге кыз үстерә иде. Рафисны еш кына эчкәли дип тә ишеткәнем бар. Шулай да, үзен бер күреп, сөйләшәсем килә. Минем белән ел ярым йөреп туйгач, хатыныннан ничек туймый икән?!

Бер карасаң, хәзер бер нәрсәне дә үзгәртеп булмый. Күңелдәге үч тә, кечкенә генә төер булып, үткәндә калган. Сыйныфташларны да укып бетергәннән бирле күргән юк. 5 ел саен була торган очрашуларга да кайтмадым бит. Ялгышырмын дип курыктым…

Бүгенге көндә җылы өем, өч балам бар. Ирем… исем өчен генә инде. Бер көн – миндә, өч көн әнисендә куна. Буй җиткән улларымның өйдә торганы да юк. Шулай итеп, тормышымны ялгызлыкта үткәрәм. Олыгаеп килгән көнемдә иҗатка бирелеп киттем. Әсәрләр, шигырьләр иҗат итәм. Менә бүген дә күңелдә бер шигырь туды әле:

Сөюләргә үч итәм дидем дә,

Ялгыштырдым язмыш юлларын.

Син бер язмыш, мин бер язмыш булып,

Үтәбез шул гомер сукмагын.

Балаларым инде буй җитсә дә,

Сөю көтә гамьсез акылым.

Хыянәтне белмәс күңелемне,

Алдап яши бирә саф җаным.

Барыгызга уртак,ялгышуларсыз мәхәббәт теләп,

Сиринә апагыз.

Казан шәһәре.

Комментарии