Сөяркәмне шашып яратам

Сөяркәмне шашып яратам

турында күптәннән язасым килә иде. Гәҗит-журналларда бу темага багышланган язмалар бихисап, «ТМТВ» телеканалындагы смс-хатларның да күбесе турында. Әйе, дөнья бу, тормыш, ни күрәчәген беркем дә белми. Беребез дә өйләнешкәндә, «сулга» йөрермен, дип уйламый. Чөнки без әле яшь, бер-беребезне яшьләргә хас булганча шашып яратабыз, энергиябез ташып тора. Ләкин тора-бара парларыбыз олыгая, матур сүзләрен сирәк әйтә башлый, яки бөтенләй әйтми. Ә без һаман шул матур сүзләргә, назга мохтаҗбыз. Шулай итеп тозагына эләгәбез.

Бүген шәһәрләрдә генә түгел, авылларда да күп хатын-кызлар парларына тугры түгел. Моның сәбәбен анык кына әйтеп тә булмый. Шулай да ир-атлар хатын-кызга караганда ешрак «сулга» йөри. Гадәттә, аларны бертөрлелек туйдыра, алар яңалык эзли башлый, яшьлеккә әйләнеп кайтасылары килә. Ни сәбәптер, бу адымны 40 яшьләр тирәсендә ясыйлар.

Менә, мәсәлән, минем иремнең якынлык кылуга исе китми. Мин аның янында шуңа ишарә итеп йөргәли башласам, «Әллә син маньякмы?» – дип уфтана, берәр сәбәп табып, бүлмәдән чыгып китү ягын карый. Шуның өчен, ирем читкә йөридер, дип шикләнмим дә. Бәлки, шулай итеп яшәгән дә булыр идек, ләкин көннәрнең берендә бер танышым минем белән мәҗбүри якынлык кылды. Менә шул вакытны мин чын сөешүнең, ләззәтнең нәрсә икәнен татыдым. Танышым да шул ук тойгыны кичергән, чөнки аның да хатыны аңа карата «салкын», ул балалары хакына гына хатыныннан аерылмый түзә икән. Без шулай яратыша башладык. Бер-беребезгә хәләл җефетләребездән дә ишетмәгән матур сүзләрне әйтәбез, ул хәтта миңа «карчыгым», ди. Йомшагым, җаным, алтыным, кадерлем, бердәнберем, сөйгәнем – нинди матур сүзләр!

Психолог дөрес әйтә, ир ул барыбер хатынына бәйле кала – әгәр хатыны авырып китсә, аны беренче урынга куя, тәрбияли, больницага йөртә, кайгырта. Хыянәт итсә дә, андый ирнең күңеле, җаны – гаиләсендә. Сөяркәләребез безнең янда 1-2 сәгать генә уздыра ала бит, ә аннан соң кайтырга ашыгалар, «Белеп алырлар, күрерләр, шикләнерләр», – дип кайгыралар. Ә без алар бүләк иткән хис-тойгыларны өйгә алып кайтабыз, канатланып эшлибез, ялгыш кына ирләребезгә матур сүзләр әйтеп куябыз, шатландырабыз. Шулай итеп, ике як та бәхетле. Ләкин көнчелек барысын боза. Мин баштарак аны хатынына көнләдем. «Инде аерылыйк. Мине күз алдыңа китереп булса да, хатыныңны яратырга өйрән, назла. Бәлки, ул ояладыр, синең адымыңны көтә, тилмерәдер» – дим. Мин үзем шулай газаплангач, «салкын» хатыннарның барлыгына ышанасым килми.

Кызлар, зарланмагыз, барысына да үзегез гаепле! «Иреңә хатын да, сөяркә дә бул», – диләрме әле? Ирегезгә матур сүзләр әйтегез, ешрак табигать кочагында икәүдән-икәү калып, ял итегез: балыкка барасызмы, су коенасызмы, я инде кичен һава суларга гына чыгасызмы, мөһим түгел. Икәү генә вакыт уздыру – үзе бер рәхәт икәнен онытмагыз. Сөю хисләрегез сүнгән булса да, ясалма итеп булса да, яратыгыз.

Мин, шаярып кына сөяркәмә хатыныннан аерылырга тәкъдим итеп карадым, ул моңа бик нык каршы төште. Үзем дә иремнән аерыла алмас идем, без бит хәзер бер-беребезгә шулкадәр ияләшкән. Сөяркәмнең, миннән дә аерылырга теләге юк. Ләкин без очрашуыбызны дәвам итсәк тә моңа түземлегем җитмәс кебек. Кеше гомер буе хыянәт итә алмый бит инде. Ә сез, ирегезнең хыянәтенә түзә алмыйсыз икән, аерылыгыз, яки үзегезгә дә сөяркә табыгыз.

Үземне матур димәс идем, ләкин миңа күп ир-ат игътибар итә, шулай да аларның берсе генә мине ярата. Игътибар иткән һәрбер ир заты белән очрашу күпкә начаррак, минемчә. Бу инде эгоизм, үзеңне генә канәгатьләндерергә теләү булыр иде. Кызлар, янә сезгә эндәшәм: иң элек гаепне үзегездән эзләгез. Үзегезне аның урынына куеп карагыз, сабыр булыгыз. Хыянәт итүчеләр хакында да сөйләнеп йөрмәгез, гайбәт сатмагыз, каргамагыз, чөнки болар барысы да сезгә кире әйләнеп кайтырга мөмкин. Онытмагыз, сезнең дә балаларыгыз бар, алар нинди юлны сайлаячагын сез белмисез бит. Гомер тиз уза, тагын күпме яшисебез калгандыр, бер Аллаһ кына белә. Шуның өчен, бер-беребезнең кадерен белеп, назлап, яратып яшик. Бөтен ирләрне дә, бөтен сөяркәләрне дә бер калыпка салмагыз, алар өчен хәләл җефетләре, нинди генә булсалар да, барыбер беренче урында. Аларның йоклаган түшәкләре дә, ашаган ризыклары да уртак.

Болар барысы үз башымнан үткән. Сөяркәм белән бергә була алмыйбыз, шуның өчен араны өзәргә тырышам. Ләкин ул һаман юлыма очрап тора, күрешкән саен гафу үтенә. Мин аны бик яратам, шушы кыска гына вакытта миңа бәхетнең, чын якынлыкның, ләззәтнең, шашып яратуның нинди булганын күрсәткәне өчен аңа бик рәхмәтлемен. Сөяркәмне бик сагынам, аннан аерылу миңа бик авыр.

Кадерле хатын-кызлар, ирләр, яратышып яшәгез. Мәхәббәт булса яшәве дә җиңелрәк, кызыграк, күңеллерәк. Барысы да сезнең кулыгызда. Яшьләр, ә сезгә теләгем шул: яраткан кешегезгә кияүгә чыгыгыз.

Ходай барчабызга сабырлык, иман байлыгы, хәерле гомерләр бирсен. Хаталарны гафу итеп, бер-беребезне хөрмәт итеп яшик.

ЙОЛДЫЗ.

Комментарии