Хыянәтче хатынны ничек ачыкларга?

Статистика күрсәткәнчә, һәр бишенче гаилә аркасында таркала икән. Тормышта ешрак ирләр хыянәте хакында сөйләшсәк тә, хатын-кызлар да хыянәткә барырга сәләтле. «Ир итсә хатын беренче булып, ә хатын итсә, ир соңгы булып белә», диләрме әле? Бәлки, менә шуңадыр да, хатыннарның хыянәте биек коймалар артында зур сер булып саклана һәм җәмәгатьчелектә артык сөйләнмидер.

Хатын-кыз хыянәте һәм аны ачыклаучы билгеләр хакында психолог Ләлә Шаһиморат кызы БӘҺРАМШИНА белән сөйләштек.

– Ләлә ханым, хатын-кыз нинди очракларда хыянәткә бара ала?

– Хатын-кызларның хыянәт сәбәпләре бик күп булырга мөмкин. Мәсәлән, югарыда язылган хаттагы кебек, якынлык кылу җитмәгәндә.

Икенче сәбәп: парлар бик иртә гаилә корган булса. «Ул әле йөреп туймаган», дигәннәрен ишеткәнегез бардыр. Бу сүзләр юктан бар булмаган.

Өченче сәбәп: кызыксынучанлык. Әгәр хатын-кызның берәр иптәш кызы иренә хыянәт итә икән, аның да сулга йөреп карыйсы килергә мөмкин.

Дүрт: ир үзе читкә йөрсә, аннан үч алу теләге аркасында…

Биш: хатын-кызның иргә булган үпкәсе еллар дәвамында җыелып килеп, ахыр чиктә ул шулар аркасында ирен читкә тибәрергә, ә үзе яңа мөнәсәбәтләр эзләргә мөмкин.

Алты: ир үз хәләл җефетенә хатын-кызга караган кебек карамый башлый. Эш атына, дустына, партнерына, бергә яши торган күршесенә караган кебек карый, ләкин аның хатын-кыз булуын оныта. Аны яклыйсы, кайгыртасы, яратасы, назлыйсы, иркәлисе, аның өчен борчыласы, аның белән сөйләшәсе, киңәшләшәсе икәнен дә белергә теләми. Үзен нәфис зат итеп хис итәргә мөмкинлек биргән ирне читтән күзләми кайдан күзләсен соң ул хатын-кыз?

Җиде: әгәр гаиләнең тотрыклы булуында шикләнә башласа, хатын-кыз «запас аэродром» әзерләргә тотына. Бу йорттан китсә, аңа каядыр башка җиргә барып керәсе дә бар бит әле.

Сигезенче сәбәп: ир кеше хатынын өзелеп яратса да, ул аңа үз мәхәббәтен нәкъ менә хатыны теләгән телдә җиткерә белми. Шунлыктан хатын-кыз мәхәббәтне читтән эзли дә. Без бит барыбыз да яратылып яшәргә телибез.

Ир-хатын мөнәсәбәтләренә бәйле бик күп китаплар авторы Гери Чепмен әйтүенчә, мәхәббәтнең биш «теле» бар. Һәркайсыбызда шушы биш телнең берсе өстенлекле урында. Димәк, һәркем мәхәббәтне үзенчә, үз телендә әйткәндә генә аңлый.

Һәрхәлдә, хатын-кыз хыянәтенең төп сәбәбе – ирнең аңа карата игътибары җитмәү.

– Биш «тел» хакында ачыклап китсәгез иде…

– Шул биш телнең беренчесе – бүләкләр. Кемгәдер кечкенә генә бүләкләр ясап, даими рәвештә игътибар күрсәтеп торырга кирәк. Чәчәкме, ачкычка брелокмы, матур оекбашмы, төсле каләмме… Нинди әйбер булуы мөһим түгел, шуны биреп, игътибарны күрсәтү кирәк.

Икенче берәү, мәхәббәтне икең бергә ниндидер уртак эш башкарып, вакытны файдалы уздыру дип күзаллый.

Кем өчендер ул ярдәм, булышу, кайгыртуны тоеп яшәү.

Башка берәүгә гел матур сүзләр, мактаулар әйтеп, мәхәббәтне раслап торырга кирәк.

Соңгы «тел» – ул контакт. Кемгәдер кулдан тоту, кочаклау, үбү, якынлык нәкъ менә мәхәббәт күрсәткече булып тора да. Ир кеше хатын-кызның үз «телен» табып, аңа мәхәббәтен белгертеп торса яхшы булыр иде.

– Әгәр хатын-кыз хыянәткә барган икән, аны ничек ачыклап була? Ирләргә нинди киңәш бирер идегез?

– Инде хатыныгызны ничектер үзегездән читкә тибәргәнсез, читләштерергә өлгергәнсез, аны хыянәттә шикләнәсез икән, тавыш чыгарырга ашыкмагыз. Читтән сабыр гына күзәтегез әле, ул сезнең каршыда, чыннан да, гаеплеме соң? Хыянәт итүче хатыннарны аерып булырдай бик күп билгеләр бар.

Беренчедән, андый хатыннар тышкы кыяфәтенә артык зур игътибар бирә башлый. Ябыгырга тотына, матур киемнәр ала, яңача бизәнә, чәчен башкача кистерә… Шул ук вакытта көнләшергә тотына. Без еш кына үз кичерешләребезне башкаларда эзлибез. Үз-үзебезгә дә ышанырга ярамавын аңлый торып, ничек инде янәшәдәге иргә ышаныйк ди?! Көнчелек шуның аркасында барлыкка килә дә.

Шул ук вакытта битарафлык та булырга мөмкин. Элек ирен һәр баганага көнләгән хатын, хәзер иртән генә «эштән» кайтып кергән иренә дә артык сораулар биреп тормый.

Тагын бер күрсәткеч: хатын иреннән читләшә башлый. Элек ул сезнең белән өстәл артында сөйләшеп утырырга яратса, хәзер бар да башкача. Ул китап укырга утыра, йә телевизордан сериалын карыйсы бар, дип китеп бара, яки иптәш хатыны белән күрешергә чыгып китә… Аның яңадан-яңа кызыксынулары барлыкка килә.

Элек ул көн саен ашарга әзерләгән, өйне гел чиста тоткан булса, хәзер бөтенләй әзерләми, җыештырмый башлый яки, киресенчә, җырлый-җырлый ашарга әзерли, төрле-төрле яңа ашлар пешерә, йорт та гөлт итеп тора… Кыскасы, хыянәт итүче хатын үз иренә зур игътибар белән карый башлый, яисә бөтенләй игътибар итми.

Ул телефонына пароль куя һәм аны беркайчан да иренең күз алдында «онытып калдырмый». Телефон сүнгән халәттә генә ирнең кул астына эләгергә мөмкин. Инде ул кабызылган булса, аңа еш кына СМСлар килә, шикле шалтыратулар булгалый.

Еш кына сезнең хатыныгыз кемнедер мактый һәм бу вакытта аның күзләре яна… Эшеннән командировкалар арта яки ул еш кына соңга калып кайта башлый.

– Әгәр хатыныңны хыянәт иткәндә тоткансың икән, гафу итүдән мәгънә бармы? Бер кат гафу иткәннән соң ул тагын читкә йөрмәсме?

– Гафу итү-итмәүне һәр ир үзе өчен үзе билгели. Кайсыдыр хатын аңына килеп, гомер буе тугры булырга, икенче берәү исә, ирен алдый алуына куанып, яңа сөяркә эзли башларга мөмкин. Һәр очрак индивидуаль. Шулай да, әгәр хатыныгызны хыянәттә тоткансыз яки аның сулга йөрүендә шикләнмисез дә икән, өстәл артына утырып, үзара тыныч кына сөйләшегез. Тавыш-гауга чыгару, аны кыйнау, рәнҗетү, кимсетү – сөяркә файдасына эшләү генә булыр иде. Әгәр сез акыллырак булып, тыныч эш итсәгез, бәлки, гаиләгезне саклап калып, аны акылына китерерсез. Ә бәлки, тыныч кына икегез ике юлдан китәрсез. Тормыш ялгышларсыз булмый һәм аларны төзәтергә теләп, яңаларын булдырмагыз.

Эльвира ФАТЫЙХОВА.

Комментарии