ҖИДЕ ЯЛГАН

ҖИДЕ ЯЛГАН

Рәхмәтле вә рәхимле Аллаһ исеме белән «Әл-Ислах» мәчете мәхәлләсе исеменнән, Рәүф Ибраһимовның «ОЯТ» (№9, 6 март, 2013 ел) исемле мәкаләсенә каршы ачык хат.

Инде алты ел дәвамында имамыбыз Рөстәм Сафин иблис гаскәре тарафыннан җәбер-золым күтәреп яши. Иблискә ияреп массакүләм мәгълүмат чаралары да аның исемен чәйни дә чәйни… «Сафинның экстремистик карашлары бар, җәмгыять өчен бу бик куркыныч нәрсә, аның урыны төрмәдә булырга тиеш», дигән фикерне адашкан кавемнең миенә сеңдерер өчен эшләнә болар. Әйе, мәчет мөнбәреннән сөйләгәндә, ул Аллаһы Тәгалә хөкемнәрен, пәйгамбәребезнең сөннәтен, түрәләргә ярармы икән инде, дип икегә бүлми. Ул Ислам диненең кешелек дөньясы проблемаларын хәл итәрлек бердәнбер юл – яратучы тарафыннан иңдерелгән дин – идеология икәнлеген ачык хәбәр итә. Шул батырлыгы өчен аңа «Батырша» дигән кушамат тагылды. Аның радикаль булган экстремистик карашлары бар дип, кешеләрне ышандырмакчы булалар. Әмма кешеләр аңлый: бу бозыклыкка баткан җәмгыятькә үзгәрешләр кирәк. «Экстремизм» дигән төшенчә ике яклы ул – Аллаһ дине бер якта, иблис программасы – икенче якта. Сабан туенда аркан тарту кебек, кайсы як җиңә инде. Шуны да әйтергә кирәк, Ислам дине бернинди террорга мохтаҗ түгел, ул – пәйгамбәрләр үткән юл. Террорчылык – ул иблис программасында.

Бу кереш сүз булды, инде язманың төп өлешенә, ягъни Рәүф әфәнденең җиде ялганын фаш итүгә күчик.

Рәүф, син күптән инде иблис тегермәненә су коясың. Мәхәллә халкы моны күзәтеп килә. Инде синең ялган яла ягуларыңа чик куяр вакыт җитте. «Оят» исемле мәкаләңдә 7 зур ялган табылды. Тәртип буенча башта синең ялганың китерелер, аннан безнең хак сүз булыр.

Синең сүзләр: «Имамыбыз Миргазыян хәзрәт 2005нче елның май аенда мәчет төзелешенә кереште, 2006 елның 23 июлендә, хәрәбәнең беренче яртысын мәчет рәвешенә китереп җиткергәч, вафат булды».

Ә хаклык мондый: беренчедән, Миргазыян хәзрәтебезнең рухын рәнҗетәсең. Ул инде 2000 елда ук рөхсәт кәгазе алу ниятеннән дәүләт белән идарә итүче структура бусагаларын таптый башлады. Кызганыч, аңа ярдәм итүчеләр ирләр түгел, хатын-кызлар булды. Бу хәл өч ел дәвам итте. 2004нче елның 11 ноябрендә беренче җомга намазы үткәрелде. Сез, әзергә бәзер дигәндәй, 2005 елда килеп кушылдыгыз бугай шул. Әзхәр хәзрәт халык ышанычын югалтканга күрә, аның дәрәҗәсен күтәрү өчен, Миргазыян хәзрәтнең эшчәнлеген киметеп: «Хәрәбәнең беренче яртысын мәчет рәвешенә китереп җиткергәч, вафат булды», – дисең. Юк, алай түгел, Миргазыян хәзрәт хәрәбәнең икенче яртысын да тулысынча төзекләндереп китте, рухы шат булсын. Икенче яртысы «Водоканал» милеге иде, Миргазыян хәзрәт тырышлыгы белән ул мәхәлләгә тапшырылды. Әмма, әлеге дә баягы, шул структуралар ул өлешен, килешү буенча, Диния нәзарәтенә стоматология кабинеты дип тапшырган.

2. Синең язмада «Әзхәр хәзрәт эшсез калган Рөстәм хәзрәтне – үзенең остазын чакырды…» диелгән.

Ә чынлыкта, Әзхәр хәзрәт, бик гыйлемсез булу сәбәпле, «1000 еллык» дип исемләнгән Ислам мәдрәсәсенә барып, аның ректорыннан һәм Рөстәм хәзрәттән (Рөстәм хәзрәт ул вакытта 15 ел укыту стажы булган абруйлы остаз, ректорның урынбасары) ярдәм бирүләрен үтенде, чөнки укыту эшләрен җайга салучы кеше юк иде.

3. «Бер төркем хатын-кызлар дәррәү күтәрелеп чыктылар. Нахак сүз, гайбәт, җәбергә түзмәде, мәчеткә йөрмәс булды…» дип язгансың. Әзхәрнең дини белеме булмавы гына түгел, оештыру эшләрендә дә сәләтсез булуы ачыкланды, чөнки үзе билгеләгән хисапчысы (кызганыч, ул җәхилләрдән иде) аннан зар елады. Сабырлыгы җитмичә, «Син бандит» диеп, бар булган документ-кәгазьләрне катыргы тартмага тутырып китереп атты. Шулай аптырагач, мәхәллә кешеләре комиссия төзеп, эшне тәртипкә салу максаты белән тикшерү үткәрде. Бик күп кимчелек, хата, акча җитмәүчелек ачыкланды – боларны мәхәллә гафу итте, түләтмәде. Әмма Әзхәргә ышаныч тулысынча бетте. Бер ир кеше имам-хатыйп итеп Рөстәм Сафинны сайларга тәкъдим итте. Күпчелек халык аның файдасына тавыш бирде. Протоколлар тиешле органнарга тапшырылды, ләкин шәһадәтнамә бирелмәде, чөнки оешмаларга «Әзхәрләр» бик кирәк.

4. Синең сүз: «Әзхәр хезмәт хакы алмый, бушка эшләде».

Хаклык: Әйе, беребез дә хезмәт хакы алмадык, әмма бушка эшләдек, дип санамыйбыз. Аллаһы Тәгаләнең әҗер-савапсыз калдырмавына бер шигебез дә юк. Әмма Әзхәргә Миргазыян хәзрәт үзе исән вакытта ай саен икешәр мең сум түләде, вафатыннан соң Әзхәр өчәр мең алды. Инде яңа бухгалтер килгәч, үзе дә, бухгалтеры да окладка эшләделәр.

5. «Мәчет әйберләрен төяп китү» дигән юлларда ялган эченә ялган төрелгән. Мэр урынбасары Ирек Арысланов, тагын әллә никадәр көч структуралары, этләре белән, район хакимияте кешеләре, ЖКО эшчеләре, тагын без белмәгән әллә кемнәр килеп ишекне ачтылар. Полиция хезмәткәрләре Рөстәм хәзрәтне, безне якын да китермәделәр. Монда тулысынча Ирек Арысланов идарә итте. Әхмәт хәзрәт кенә кереп, мәчет әйберләре югалуы ихтимал дип, аларны ЖКО эшчеләре белән төяп, саклауга алып китте.

6. Синең сүзләр: «Халыкка әйтергәме, әйтмәскәме?»

Безнең җавап: Татар җырында «Әйтергәме икән, әйтмәскәме икән, сине яратам, сине яратам» дигән сүзләр бар. Әй, Рәүф, оялган көяз кызлар кебек кыланасың бит, ә! Син бит мөселманнарга карата булган мәхәббәтеңне түгел, нәфрәтеңне мыштым гына инде күптән әйтеп киләсең. Агулы сүзләреңне кайсы газета бастырса, шуңа тәкъдим итәсең. Адәм рәтле булсаң, аңламаган нәрсәң булса, мәхәлләдә уртага салып сөйләшкән булыр идең, юк шул. Иблис тегермәненә су коючылардан булып чыктың – бик астыртын, бик зәхмәтле эш йөрттең.

7. Синең сүзләр: «Шәхсән үзем Рөстәм хәзрәт китмәс дип уйлаган идем, китәргә ниятләгән икән». Чынлыкта, Рөстәм хәзрәт тә, башка имамнар да китмәделәр – алар элеккечә мәхәлләбездә имамлык итәләр. Җәмәгать намазлары укыла, үлем-китем булса, кадерләп соңгы юлга озатыла, исем кушу, никах йолалары үткәрелә, укыту эшләре дәвам итә. Синең генә, егетләрне төрмәгә озатканнан бирле күренгәнең юк.

Соңгы сүз. Рәүф, син дә «Аллаһ, Раббым» дигән сүзләр кулланасың. Хаксызлык белән 6 ел дәвамында золым астында тотылган Рөстәм хәзрәт Сафинның рәнҗүеннән курыкмыйсыңмы? Рөстәм хәзрәтнең карт әнисе ничә еллар инде улы-бәгыре өчен күз яше түгә. Ул яшьләрнең бер генә тамчысы булса да өстеңә төшәр дип уйламыйсыңмы? Ни булды сиңа, ни эшлисең син?

Без, бу мәхәллә халкы, Рөстәм хәзрәтнең бөтен кылган эшләре Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы өчен булганын беләбез. Никах укумы, балага исем кушумы, мөселманнарны соңгы юлга озатумы – ул болар өчен бер тиен дә акча алмый.

Әйдәгез, кардәшләр, хаклыкка күзебезне ачыйк! Башкалар да безгә кушылсын, үз фикерләрен редакциягә язып салсын иде.

ӘЛФИЯ апагыз.

Комментарии