«Вафат булган туганнарың исеменнән хаҗ кылырга мөмкин»

«Вафат булган туганнарың исеменнән хаҗ кылырга мөмкин»

Хаҗ Аллаһ Тәгаләгә итагать кылган иң дәрәҗәле гыйбадәтләрдән санала, чөнки ул – Ислам диненең биш баганасының берсе. Кем хаҗ вакытында вафат булса, Кыямәт көненә кадәр һәр елны хаҗ кылган шикелле савапка ия булыр, ди дин әһелләре. Хаҗ кылуның тагын нинди серләре бар? Бу хакта Казанның «Өметлеләр» мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Сафин белән сөйләштек.

– Алмаз хәзрәт, хаҗ кылуның әһәмияте хакында сөйләсәгез иде.

– Хаҗ кылу – Ислам диненең биш баганасының берсе. Аллаһ Тәгалә аны матди мөмкинлеге булган мөселманнарга гына фарыз кылган. Аллаһ Тәгалә «Әл-Гыймран» сүрәсенең 97нче аятендә: «Мөмкинлеге булган кешеләргә Аллаһ Тәгалә өчен Кәгъбәтуллаһка барып хаҗ кылу фарыз булды», – дигән. Имам Әгъзам Әбү Хәнифә һәм аның укучысы Әбү Йосыф фикеренчә, әгәр дә бер мөселманның хаҗ кылырга җитәрлек күләмдә акчасы булса, аңа шул ук елны хаҗ кылу фарыз була. Әгәр дә ул акчасы була торып та, шул елны хаҗ кылмаса, аңа хаҗ гыйбадәтен кичектергәне өчен гөнаһ языла.

Хаҗ кылу – Мәккә шәһәренә барып, Кәгъбә тирәли җиде тапкыр таваф кылуны, Сафа белән Мәрва таулары арасында җиде тапкыр йөгерүне, Мина, Гарәфәт һәм Мүздәлифә үзәннәрендә Мөхәммәд пәйгамбәр өйрәтеп калдырган йолаларны үтәп Аллаһка гыйбадәт кылуны үз эченә алган олуг гыйбадәт. Ул Аллаһка якынайта торган иң саваплы гамәлләрнең берсе. Бервакыт Аллаһның илчесеннән: «Кайсы гамәл иң яхшысы?» – дип сораганнар. Ул: «Аллаһка һәм аның илчесенә иман китерү», – дип әйткән. Бер кеше: «Соңыннан кайсы гамәл иң яхшысы?» – дип сораган. Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.): «Ислам динен тарату өчен Аллаһ юлында тырышлык күрсәтү», – дигән. Бер кеше: «Соңыннан кайсы гамәл иң яхшысы?» – дип сораган. Мөхәммәд пәйгамбәр: «Җиренә җиткереп кылынган хаҗ», – дип җавап биргән.

«Әл-Хәрәм» мәчете янында укылган намаз, өйдә укылган намазга караганда 100 мең мәртәбә артыграк. Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) Мәдинә шәһәрендәге мәчетендә намаз укысаң, савабы 1000 мәртәбә артык була. Хаҗ гыйбадәте мөселманнарны берләштерә, аларны тәрбияли һәм Кыямәт көнендә Аллаһ Тәгалә каршында җавап тотачагыбызны искә төшерә. Аның аркылы кеше сабырлыкка, үзен кулда тотарга өйрәнә, бөтен кешеләрнең Аллаһ Тәгалә каршында бертигез дәрәҗәдә булуын аңлый, гөнаһлардан чистарына, үзенең тәнен һәм җанын Аллаһка гыйбадәт кылырга күнектерә. Кайбер кешеләр хаҗга барып кайтканнан соң яхшы якка үзгәрәләр: гөнаһ кылудан туктыйлар, хәрәм сәүдәләрен хәләлгә үзгәртәләр, изгелеккә омтылалар, бишвакыт намазны вакытында укый башлыйлар.

Бу олуг гыйбадәтне кылу җиңел түгел. Аны кылу өчен саулык-сәламәтлек, сабырлык, түземлек һәм матди мөмкинлек кирәк. Шуңа күрә дә Аллаһ Тәгалә аны мөселман кешегә гомерендә бер мәртәбә генә кылырга боерды. Бервакытны Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) сәхәбәләренә: «Әй кешеләр! Аллаһ Тәгалә сезгә хаҗ гыйбадәтен йөкләде. Шуңа күрә хаҗ кылыгыз», – дигән. Шулчакны бер кеше: «Йә, Аллаһның илчесе! Хаҗ кылу һәр елны тиешме?» – дип сораган. Мөхәммәд пәйгамбәр дәшмәде. Теге кеше соравын өч тапкыр кабатлагач, Аллаһның илчесе: «Әгәр дә «әйе» дип әйтсәм, хаҗ кылу һәр елны фарыз булачак һәм сез аны булдыра алмаячаксыз. Шуңа күрә артык сорау бирмәгез», – дигән.

– Зур һәм кече хаҗның кайсы саваплырак?

– Зур хаҗ фарыз булгач, аны кылу саваплырак. Ул зөлкагъдә аенда кылына. Әгәр дә мөселман кешесе аны җиренә җиткереп кылса, гөнаһлардан чистарынып кайта. Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) болай дигән: «Әгәр дә бер кеше Аллаһ ризалыгы өчен хаҗ кылса, теле белән начар сүзләр әйтмәсә һәм гөнаһлар кылмаса, әнисе тудырган көндәге шикелле гөнаһсыз булып кайта». Кече хаҗ «гомрә» дип атала һәм аны кылу сөннәт гамәл санала. Мөхәммәд пәйгамбәр: «Гомрә артыннан гомрә кылу икесенең арасында кылынган гөнаһларның ярлыкавына сәбәп булып тора», – дигән. Башка бер хәдисендә Аллаһның илчесе: «Хаҗ белән гомрәне чиратлап кылыгыз. Дөреслектә, алар фәкыйрьлектән һәм гөнаһлардан котылуга сәбәп булып торалар», – дигән.

– Әгәр дә син үзең өчен хаҗ кылган булсаң, авыру туганың өчен хаҗ кыла аласыңмы?

– Әгәр дә бер кеше картлык яки гарип булу сәбәпле хаҗга бара алмаса, аның исеменнән башка кеше, мәсәлән, улы, туганы яки дусты кыла ала. Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) янына бер хатын килгән дә: «Йә, Аллаһның илчесе! Аллаһ Тәгалә үзенең бәндәләренә хаҗ кылыну йөкләде, ә минем әтием бик карт дөя өстендә утырып йөри алмый. Әгәр дә мин аның исеменнән хаҗ кылсам, аның өстеннән хаҗ гамәле төшәме?» – дигән. Аллаһның илчесе аңа: «Әйе, төшә», – дип җавап биргән.

Шулай ук вафат булган әти-әни һәм әби-бабайлар исеменнән дә хаҗ кылырга була. Җүһәйнә кабиләсеннән бер хатын Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) янына килгән һәм: «Йә, Аллаһның илчесе! Минем әнием хаҗ кылам дип әйткән иде, ләкин шуны кыла алмыйча үлеп китте. Мин аның исеменнән хаҗ кыла аламмы?» – дип сораган. Аллаһның илчесе аңа: «Әйе. Аның исеменнән хаҗ кыл. Әгәр дә әниеңнең берәр кешегә бурычы булса, син аны түләр идеңме? Шуның кебек Аллаһка карата булган бурычны түләгез, чөнки Аллаһ үзенә карата булган бурычның түләнүенә күпкә лаеклырак», – дип җавап биргән.

– Беркем өчен дә сер түгел: күпләр хаҗ кылырга теләсә дә, матди мөмкинлекләре булмау сәбәпле, бу теләкләренә ирешә алмый. Ә бурычка акча алып, яки кредит рәсмиләштереп, хаҗга бару – дөрес гамәлме?

– Банктан кредит алып хаҗга бару – тыелган хәрәм гамәл. Әле әйтелгәнчә, хаҗ кылу фарыз булсын өчен кешенең җитәрлек күләмдә акчасы булырга тиеш. Әгәр дә аның шунда барып кайтырга акчасы юк икән, аңа бурычка акча алып хаҗ кылу йөкләнми. Әгәр дә инде бер кеше туганнарыннан яки дусларыннан бурычка акча алып хаҗга барса, аның хаҗы дөрес була. Ләкин Аллаһ Тәгалә бездән бурычка кереп хаҗ кылуны таләп итмәгән.

– Хаҗдан алып кайткан зәмзәм суын сатучылар бар. Бу дөрес эшме?

– Хаҗдан алып кайткан зәмзәм суын башка кешегә бүләк итү яки сату рөхсәт ителә, бу гөнаһ түгел. Әмма бәясен белеп эш итү, артык зур суммалар таләп итмәү сорала.

– Хаҗ кылганда вафат булган кеше җәннәткә эләгә, дигән ышану яши. Бу сүзләр дөреслеккә туры киләме?

– Хаҗ кылган вакытта вафат булу хәерле үлем санала, ләкин ул кешенең тәгаен җәннәткә керәчәген күрсәтми. Кылган хаҗы кабул булган кеше генә җәннәткә керәчәк. Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) әйткән: «Җиренә җиткереп кылынган хаҗның бүләге җәннәт булачак».

Әңгәмәдәш – Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии