Попугайлар да Коръән укый

Коръән укый торган лампа турында бәян иттек, ә Коръән укучы попугайларны күргәнегез бармы икән? Шундый бер попугайның видеосы минем дә кулыма килеп керде. Аннан күренгәнчә, попугай Коръән сүрәсен укый. Һич ялгышмыйча! Баксаң, мондый кошкайларыбыз күп икән Җир йөзендә. Согуд Гарәбстанында попугайларга Коръән сүрәләрен өйрәтә башлаганнар, дигән хәбәр 2016нчы елларда ук Интернет киңлегенә таралып өлгергән иде. Халык ышанмадымы, бу яңалыкка әллә ни игътибар бирмәде. Соңгы арада социаль челтәрләрдә «мулла попугайлар» турында кызыклы язмалар, видеолар урын ала башлады. Димәк, кешедә бу темага кызыксыну артты. 
– Попугайларга Коръән сүрәләре өйрәтү безнең якта яңалык түгел. Бу эш 8 ел элек башланган иде. Башта кошларны җырларга өйрәтә башладылар, аннан Коръән сүрәләренә күчтеләр, – дип уртаклаша попугай сатучы Габдел Рахман әл-Арван. «Татар-Ислам» хәбәренчә, хәзер гадәти попугайлар сатып алу модада түгел икән. Сатып алучыларны Коръән сүрәләре белгән кошлар күбрәк кызыксындыра, ди.
Коръән аятьләрен аңлаешлы итеп әйтә белгән кошның бәясе – 11-13 мең согуд реалы (3500 доллар тирәсе). Әгәр дә попугай бер тулы сүрәне әйтеп бирә алса, аның бәясе кимендә 5000 доллардан башлана. 
– Кошларны сөйләшергә өйрәтү – бик матавыклы эш. Сүрәләр өйрәтүне көн саен алып барырга кирәк. Кайвакыт сорауларга да җавап бирергә өйрәтәм. Мисал өчен, «Аллаһың кем?» – дигән сорауга попугай: «Аллаһы Тәгалә», – дип җавап бирергә тиеш, – дип сөйли үз эше турында әл-Арван әфәнде.
Сүз уңаеннан, өлкән попугайларны сөйләшергә өйрәтү күпкә җиңелрәк икән. Алар тулы аятьләрне, озын җөмләләрне дә тизрәк истә алдыра. Кошларны сөйләшергә өйрәтү өчен иң уңайлы вакыт – иртә. Бу вакыттан попугайлар бик актив һәм игътибарлы була.
Иорданиядә яшәүче Хөсәен әс-Сәвалим да үзенең попугаен Изге Коръән китабыннан өзекләр укырга өйрәткән. Шалун кушаматлы әлеге акыллы кош күпләргә үрнәк: кош яттан, сүзтезмә белән һәм тулысынча аңлаешлы итеп аерым җөмләләрне генә түгел, Аллаһ китабының өч сүрәсен укый белә.
Иорданияле сүзләренчә, ул Шалунны алты айлык вакытта сатып алган. Киләсе берничә ел дәвамында ул попугайдан аерым җөмләләрне генә түгел, ә Изге китаптан өзекләр укырга таләп итә. Башта Шалун билгеле бер сүзтезмәләрне әйтә башлый, аларны хуҗасы артыннан кабатлый. Тора-бара җөмләләр һәм аятьләр ятлана, һәм хәзерге вакытта Иордания попугае Коръәннең өч сүрәсен башыннан ахырына кадәр бер ялгышмыйча укый ала.
Попугайлар Коръән укый,
Килде шундый замана.
Кешеләргә гыйбрәт бу
Күптән вакыт аңларга.
Адәм баласы тәкәббер –
Үзенчә план кора.
Ә Раббыбыз могҗизалар
Күрсәтеп кенә тора.
 

Әхтәм МӨХӘММӘТҖАНОВ

Комментарии