- 28.11.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №46 (24 ноябрь)
- Рубрика: Иманга юл
Ат бәйләрлек алтын баганалар. Авыл җирлегеннән чыгып, шул төбәкнең үсеше, алга китеше өчен һәр өлкәдә дә намуслы хезмәт куйган ир-атларны зурлап, әнә шулай диләр. Фоат Гафиатулла улы Хәлиуллин да нәкъ шундый алтын баганаларның берсе. Якты дөньяга аваз салгач та, Хак Тәгалә бу кешегә: “Халкыңа хезмәт ит, игелек кыл, әҗер-савабы үзеңә”, – дигән хәер-фатиха, нәсыйхәт биргәндер. Авыл җирлегендәге кече эшмәкәрлек вәкилләренең берсе ул. Биектау һәм якын-тирә район авыллары халкын зәңгәр ягулык белән тәэмин итү оешмасы җитәкчесе. Әмма Фоат әфәнде үзенең туган төбәгендә башка яктан да дан-шөһрәт казанган шәхесләрнең берсе.
Биектауның яңа үсеп килгән урамнарына ямь биреп, бу җирлектә татар халкы берегеп яшәгәнне раслаучы мәчетне салдыру һәм аны карап тотучы да шул ук Фаот Гафиятулла улы. 2006 елның ямьле август аенда нигез ташы иңдерелеп, инде ике айдан тәүге азан яңгырар биредә дип, үзе дә ышанмагандыр ул. Шул ук газ кертү оешмасы “Прометей”да эшләүчеләр, якын-тирә урамнарда яшәүче ир-атлар, гаиләләре, туганнары белән берлектә төзелә бу мәчет. Хәзер аннан азан тавышы өзелми. Җомга көннәрендә исә гыйбадәт кылучылар мәчеткә сыешмый. Аларның барысы да динебезнең яңадан әйләнеп кайтуына сөенә, рухи пакьләнү өчен мөмкинлек тудырган Фаот әфәнде кебекләргә рәхмәт укый.
“Гафиятулла” мәчете мәэзине Минхан Сәлимов сүзләренә караганда, биредә элек бер мәчет эшли, әмма ул салкын һәм аңа йөрүчеләр дә аз була. “Фоат тырышты инде. Үз хезмәткәрләрен туплап, оешма финансларына яңа мәһабәт Аллаһы йорты торгызды. Алай гына түгел, бу изге эштә алар бар гаиләсе белән катнашты. Хәзер дә мәчетне карап, коммуналь хезмәт күрсәтеп торалар. Изге ниятле кеше ул Фоат. Шуңа бизнеслары да һаман алга бара. Бу Ходайның рәхмәте”, – ди ул.
Аллаһы йортына халыкның шулай агылуына, җиде юл чатына аклык иңеп торуга Фоат Гафиятулла улы үзе дә сөенеп туя алмый. “Ата-баба, әти-әниләремә олуг рәхмәт… Инде мәрхүмнәренең рухына багышлап, бар күңелемне биреп эшкә тотындым”, – ди Фоат Хәлиуллин. Хәзер 15 йортка гына калган туган авылы Матмырны да кайгыртуын, аның юлларын, зиратын карап торуын, танылган сәхнә осталарын алып кайтып, авылында Сабантуйлары оештыруын, иҗат кешеләренә матди ярдәм күрсәтүен дә әйтми мөмкин түгел. “Игелек кылуның чиге юк” дип юкка гына әйтмиләрдер. Фоат әфәнде дә – изге эшләрнең һәрвакыт башында торучы. Менә тиздән шушы “Прометей” оешмасы бинасында мәдрәсә дә ачып җибәрергә исәпләре. Балаларга, гомумән, ислам дине сабаклары алырга теләгән һәркемне укытырга теләүчеләр дә бар икән. Бары тик уңай шартлар гына кирәк. Аларның гозеренә битараф калмыйча, Фоат әфәнде үз офисларыннан 2 бүлмә бүлеп бирүгә берсүзсез риза була. Менә бит инкыйлабтан соңгы чорлардагы меценатларны хәзерге заманда да табарга мөмкин икән.
Яшьтән үк тормыш йөген җигелеп тарткангамы, әллә шул ук авыл баласы булгангамы, атларны да үлеп ярата Фоат Гафият улы. Бу малга игътибар бетеп барган бер заманда ул кияве Ленарга нәселле атлар үрчетергә булыша. Монысы да янә бер хәйрия эшчәнлеге. Кечкендән үк ат җене кагылган Ленар: “Каенатам булмаса, бәлкем, шушы дәрәҗәгә ирешә һәм нәселле атларым дан-шөһрәт китерә алмас иде”, – ди. Ленар Усманов сүзләренә караганда, бүген аның 3 чабышкысы Гарәп Әмирлекләрендә ярышка әзерләнә.
Фоат ага исә һәркөн шушы чабышкылар янына килеп, күңел тынычлыгы ала. Булганына шөкерана кыла, тагын башка изгелекләр эшләргә илһам канатларын ныгыта. Аның һәм тулаем гаиләләренең бар максатлары, яшәү мәгънәләре – кешеләргә булышу, игелекле гамәлләр кылу. Хәтта булышканны аңламаган яисә санламаганнарга да исе китми аның. Чөнки ул изге нияттә. Саваплы эшләр белән беррәттән, үз оешмасын тартып барасы, яңадан-яңа планнарны тормышка ашырасы бар. Коллективта олы йөрәкле, хезмәттәгеләргә һәрвакыт ярдәм итәргә әзер торучы булганга, хөрмәт итәләр аны. “Прометей”ның исә мәшәкатьләре җитәрлек. Алынган заказларны җиренә җиткереп башкарасы, халыкка яңа эш урыннары булдыру турында уйлыйсы бар. Газ кертү буенча яңа проектлар эшләү, хезмәт бригадалары өчен заманча җиһазлар һәм техника, офисны киңәйтү, тагын әллә никадәр бурычлар – барысы да җитәкче җилкәсендә бит. Яныңда сине аңларлык, бар эшне дә җиренә җиткереп эшли алырлык коллективка ирешү дә – үзе бер мәртәбә. Фоат Гафият улы бу яктан да бәхетле. Гомер юлдашы Филсинә ханым да – “Прометей” ҖЧҖ баш инженер. Бөтен заказлар аның кулы аша үтә. “Һәркемгә кулдан килгәнчә булышырга тырышабыз. Чыгымлы, мәшәкатьле эш бит газ кертү. Максатыбыз – һәркем канәгать калырлык һәм сөенеп зәңгәр ягулыктан файдаланырлык итеп эшләү. Коллективыбызда да үз эшләренең чын осталары хезмәт күрсәтә”, – ди Филсинә Хәлиуллина.
Киңкырлы шәхес, талантлы оештыручы Фоат Хәлиуллин кебек кече эшкуарлык тармагы вәкилләренең иганә, хәйрия эшчәнлеген яңартуга керткән хезмәтләре, яңа заман тарихында үзенең лаеклы урынын алыр, әлбәттә. Андыйлар республиканың чын горурлыгы.
Сөләйман НӘҖМИЕВ
Комментарии