Васыять

Аллаһ Тәгалә кемгәдер гомернең озынын, кемгәдер кыскасын бирә. Шул гомер юлын үткәндә, тормыш алып барганда кеше, дөньяви кәсеп белән шөгыльләнеп, күпмедер мал-мөлкәткә ия була. Аллаһ билгеләгән әҗәл сәгате җиткәч, ул вафат була, һәм аның мал-мөлкәте гаиләсенә мирас булып кала. Кайчакта без күрәбез: вафат булган әтисеннән яки әнисеннән калган мирасны бүлешкәндә варислар арасында бәхәс чыга. Аларның бәхәсе еш кына ызгыш-талашка әйләнә, хәтта үзара дошманлашуга кадәр барып җитә. Нәтиҗәдә аларның туганлык җепләре өзелә. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйткән: «Гомерегезнең озын булуын, ризыгыгызның киң булуын теләсәгез, туганлык җепләрен саклагыз». Икенче бер хәдистә исә, туганлык җепләрен өзгән кешеләр Җәннәтнең исен дә тоймас, дип әйтелә. Кызганыч ки, дошманлашкан хәлдә үлеп киткән туган-тумачалар да бар.

Мондый аяныч хәлләр нигә килеп чыга соң? Сәбәпләре төрле булырга мөмкин, ләкин аларның барысы да бер нәрсәгә – мирас малын калдыручы һәм аны бүлүчеләрнең тиешле гыйлеме булмавына кайтып кала: йә вафат булучы тиешенчә васыять калдырмаган, йә ул васыять тиешенчә үтәлмәгән.

Пәйгамбәребез (с.г.в.) болай дигән: «Васыять итеп калдырырлык малы булган мөселман кеше, васыять язмыйча, ике төн дә үткәрергә тиеш түгел». (Бохари, 2738). Аллаһның Илчесе (с.г.в.) үзе дә, аның сәхабәләре дә Ислам динен яклап һәм саклап изге сугышларда катнашканда һәлак булу мөмкинлеген яхшы белгәннәр һәм язган васыятьләрен һәрвакыт үзләре белән йөрткәннәр.

Без, хәзерге мөселманнар, кайчан үләчәгебезне белмәсәк тә, үлемнең һәрчак янәшәдә йөрүен онытырга тиеш түгелбез. Аллаһ язып куйган тәкъдиребез буенча инсульт, инфаркт, тромб яки коронавирус гомеребезне чикләргә мөмкин. Автомобильдә барганда көтмәгәндә килеп чыккан авария дә үлемебезгә сәбәп була ала. Димәк, васыятебез һәрчак әзер булырга тиеш. Һәм аның дөрес язылган булуы бик мөһим. Аллаһ Тәгалә васыять калдыруны Коръәндә фарыз (мөселманнар үтәргә бурычлы) гамәл итеп куя һәм мирас бүлү хакында шактый күп аятьләрдә хәбәр итә. Тәфсир китабын ачып, берничә аятьнең тәфсирен (татарча аңлатмасын) карыйк.

«Сезнең берәрегезгә үлем якынайса һәм ул үзеннән соң мал-мөлкәт калдыра торган булса, әти-әнисенә һәм якын туганнарына акыллы шартлар билгеләп васыять калдыру фарыз ителде. Бу – тәкъва (Аллаһтан куркучы) кешеләрнең бурычы. Әгәр кемдер васыятьне ишеткәннән соң аны үзгәртсә, гөнаһы үзгәртүчегә генә булыр». (Бәкара сүрәсе, 2:180-181).

«Аллаһ сезнең балаларыгыз хакында бәян итә: мирастан ир баланың өлеше ике кыз баланыкына тигез. Әгәр бөтен балалар да хатын-кыз булып икедән артык булсалар, аларга ул калдырган мирасның өчтән ике өлеше. Әгәр бер генә кыз булса, аңа мирасның яртысы тиеш. Әгәр аның баласы булса, әтисе-әнисенең һәрберсенә ул калдырган малның алтыдан бере бирелә. Әгәр аның баласы булмаса, мирас әти-әнисенеке була, һәм әнисенә өчтән бере тиеш була. Әгәр инде аның бертуган абый-энеләре булса, әнисенә алтыдан бере бирелә. Мирасны шул рәвешчә бүлү васыятьтә әйтелгән чыгымнарны яки бурычларны түләгәннән соң гына башкарыла. Сезнең әти-әниегез һәм сезнең балаларыгыз – аларның кайсысы сезгә якынрак һәм күбрәк файда китерә, сез белмисез. Аллаһның әмере шундый. Аллаһ – Белүче, Зирәк». («Нисә» сүрәсе, 4:11).

«Хатыннарыгыз үлсә, алар калдырган малның яртысы сезгә, әгәр аларның баласы булмаса. Ләкин аларның баласы булса, ул чакта сезгә алар калдырган малның чиреге була. Мирасны шул рәвешчә бүлү аларның васыятендә әйтелгән чыгымнарны яки бурычларны түләгәннән соң гына башкарыла. Сез үлсәгез һәм сезнең балагыз булмаса, аларга (хатыннарга) мирасның чиреге тиеш була. Ләкин әгәр сезнең балагыз бар икән, аларга инде сез калдырганның сигездән бере бирелә. Мирасны шул рәвешчә бүлү сезнең васыятьтә әйтелгән чыгымнарны яки бурычларны түләгәннән соң гына башкарыла. Әгәр мирас калдырган ир-ат яки хатын-кызның әти-әнисе яки балалары булмаса, әмма аларның ир туганы яки кыз туганы булса, аларның һәрберсенә малның алтыдан бере тиеш. Ләкин алар күбрәк булса, мирас малының өчтән бере аларның һәммәсенә тигез бүленә. Мирасны шул рәвешчә бүлү аның васыятендә әйтелгән чыгымнарны яки бурычларны түләгәннән соң гына башкарыла, әгәр бу зыян китермәсә. Аллаһның әмере шундый. Аллаһ – Белүче, Сабыр». («Нисә» сүрәсе, 4:12).

Бу хакта башка аятьләр дә бар. Күргәнебезчә, фани дөньяны ташлап мирас калдырып китүче кеше ир-ат та, хатын-кыз да булырга мөмкин, һәм Аллаһ Тәгалә Үзенең нәсыйхәтендә һәр очракны күздә тота һәм җентекләп аңлата. Әгәр васыять калдыру һәм мирас малын бүлү мәсьәләсе әһәмиятле булмаса, Аллаһ аңа бәлки ул кадәр зур игътибар бирмәс иде. Аңлашыла ки, бу мәсьәләне тиешенчә хәл итү туганнар арасындагы татулык, мөселманнар арасындагы кардәшлек һәм бердәмлекне тәэмин итә.

Кемдер әйтергә мөмкин: «Мирас малын бүлү минем өчен катлаулы, мин аны тиешенчә башкара алмыйм». Ләкин һәрбер эшне белүче һәм яхшы башкаручы белгечләр бар. Бу эшне аларга тапшырырга мөмкин, ул чакта җаваплылык аларга төшә. Шулай ук интернетта мирас малын бүләргә ярдәм итә торган махсус программалар бар. Шул программага үзеңнең гаиләң, туганнарың һәм мираска калган мал-мөлкәт турында мәгълүматны кертсәң, ул әзер җавапны чыгарып бирә.

Аллаһ Раббыбыз безгә шушы фарыз гамәлне дә тиешенчә башкарырга ярдәм итсә иде.

Рәшит ФӘЙЗРАХМАН,

Мамадыш районы, Ишки авылы

Комментарии