ПАТРИАРХ КИРИЛЛГА ЫШАНМЫЙМ

ПАТРИАРХ КИРИЛЛГА ЫШАНМЫЙМ

Чиркәү башлыгы Кириллга ышанычым шикле дип язганым бар инде. Соңгы вакытта бөтенләй өметемне өздем. Ул: «Аллаһы Тәгалә белән элемтәдә торам, хәер-догада яшим», – дип сөйләде. Менә Чиләбе шәһәрендә булган коточкыч хәлләрдән соң Кириллның Аллаһы Тәгалә белән элемтәдә булмавы, аның безнең күзгә төтен җибәрүе аңлашылды. Аның ялган сөйләп йөрүе Аллаһы Тәгаләгә дә ошамады ахыры. Аллаһыбыз явызлыкның нәрсәгә алып барганын күрсәтте: 10мең тонналы ташны үз кодрәте белән өстебезгә ыргытты да куйды. Әле кая диген! Путинның иң ышанычлы кешесе – Холманскихка таба бит. Күрәсең Аллаһы Тәгалә корал, танклар ясап ятуны, аны мөселман илләренә сатуны яратмый. Җитмәсә, теге галәмәт зур таш безнең корал сынап ята торган полигон өстенә үк төште.

Элеккеге Алексей IIгә ышана идем. Ул ялган сөйләмәде. Бервакыт аңардан: «Аллаһы Тәгалә бездәге мәхшәргә ничек түзә?» – дип сорадылар. «Бог все видит, долго терпит, но крепко сажает», – дигән иде ул. Менә бит 15нче февраль көнне «утыртты» да куйды Ул безне. Совет заманында әрмәннәр белән азәрбайҗаннар ызгыша-сугыша башлаганнар иде, Аллаһы Тәгалә түзмәде, зилзилә ясап, әрмәннәрнең Спитак шәһәрен җимерде дә куйды.

Әле менә күптән түгел генә Индонезия утрауларында байлыкларына, симезлекләренә чыдый алмый кызынып ятучыларны көчле дулкын җибәреп океанга сыпырып төшерде.

Шулай ул, Аллаһы Тәгалә нәфесен тыя алмаганнарны, ялганчыларны һич кенә дә яратмый.

Әнис ЗАРИПОВ.

Казан шәһәре.

Комментарии