- 28.06.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №25 (26 июнь)
- Рубрика: Иманга юл
Шифаханәләрдә, тәнгә шифа бирә торган су белән тутырылган ваннага кереп яткач, 10 минутка исәпләнгән ком сәгатен әйләндереп куясың да, ком синең ваннада яту вакытын санап, өске савыттан аскы савытка коела-ага башлый. Менә шул ком сәгатенә карап ята торгач, кинәт кенә башка шундый уй килде: «Без – кешеләр дә шушы ком сәгате кебек түгелме соң?» Безнең гомер савытына да Аллаһы Тәгалә туктамыйча ага торган ком тутырып куйган ләбаса. Тик аерма шунда гына: кеше ясаган ком сәгатен башын-башка әйләндереп куеп була, ә менә кеше үз гомеренең «ком савытын» астын-өскә әйләндереп куя алмый. Без гомер савытындагы комның агуын да киметә алмыйбыз, бер генә уч булса да өсти дә алмыйбыз.
Аллаһы Тәгалә ком сәгате икәнебезне белдерергә теләгәндәй: «Берәү тузан бөртеге хәтле генә яхшылык кылган булса, аның әжерен күрер. Вә берәү тузан бөртеге хәтле гөнаһ эшләсә, аның җәзасын күрер», – дип әйтә. (99. 7, Ягъни мәсәлән, гомерегезнең ничә бөртек (тузан) комы коелуга – ничә бөртек изгелек кылып өлгердегез, яисә ничә бөртек әшәкелек кылдыгыз, яисә инде гомер савытыңдагы ком берни кылмыйча исрафка, бушка гына акканмы – барысы язылып баруы хакында аңлатып бирә. Әйе, акылы булган кеше шушы аятьләрнең эчтәлеген дөрес аңлап, үз гомер савытындагы соңгы ком бөртеге төшкәнче (ә ул һичшиксез төшәчәк), күбрәк изгелек бөртекләрен күбрәк җыеп калырга тиешлеген аңлый.
Раббыбыз безгә соңгы ком бөртеге төшәчәге хакында нәрсә ди: «Гомерегезне бер секундка озайта һәм бер секундка кыскарта алмыйсыз». Әйе, без гомеребезнең соңгы ком бөртеге кайчан төшәчәген белә алмыйбыз, Аллаһы Тәгалә ком сәгатебезне, шифаханәдәге ваннадагы кебек күрсәтеп куймаган. Соңгы бөртек ком эшлисе эшләребезнең беткәнен яки пенсиягә чыкканыбызны, яки бераз акча эшләп алуыбызны, төрле мәшәкатьләребез беткәнен дә көтеп тормыйча төшәчәк. Шуның өчен Адәм баласы шушы дөньяда үзенең нәрсә эшләгәнен аңларлык хәлгә килгәннән алып, соңгы бөртек комы төшкәнче бары тик изге эшләр, ягъни Аллаһы Тәгалә риза булырдай гамәлләр генә кылып яшәргә тырышырга тиеш.
Берәр кеше каты авырып китсә, «тиздән үләр инде бу», дип ашыгып нәтиҗә ясап куярга яратабыз. Әйтерсең лә, без аның тагын күпме комы коеласын күреп торабыз. Ә ул кеше терелеп китеп әле озак гомер кичерә. Ә, «тиздән үләр инде бу», дип сөйләнгән кеше үзе вафат булган очраклар да аз түгел. Чөнки авырып киткән кешенең әле коелмаган комы күп калган була, ә авыру янында йөгереп йөрегәннең комы инде аз гына калган. Без, кайчагында, хәтта Аллаһыны узып, «гомереңне озайтасың килсә, фәлән нәрсә ашарга кирәк», дип кешегә киңәш бирергә дә яратабыз.
Күп вакыт телевизордан зур артистларны күрсәтәләр дә журналистлар сорау бирә:
– 80 яшьлек юбилеегызны уздырдыгыз, ничә яшькә чаклы яшәргә җыенасыз?
– Мин сау-сәламәт, бер җирем авыртмый, 100гә чаклы яшим әле, – дип җавап бирә теге Аллаһыдан йөз чөергән артист һәм ул… 1 ай узуга үлеп тә китә.
Мөхтәрәм милләттәшләр, газиз дин кардәшләр! Гомер комыбызның соңгы бөртеге төшкәнче тәүбәгә килеп, Аллаһы риза булырдай гамәлләрне күбрәк кылырга, өстебездә булган фарызларыбызны үтәп яшәргә тырышыйк.
Рәсим хәзрәт ХӘБИБУЛЛА.
Комментарии