Мәрҗәни елы

Мәрҗәни елы

Атаклы галим, дин белгече Шиһап Мәрҗәнинең 200 еллыгына багышлап Татарстан Президенты Рөстәм Нургалиевичның махсус фәрманы белән оештырылган тантаналы чаралар Казанда шаулап узды. Ул безнең республикада гына түгел, бәлки Русия киңлекләрендә ислам казанышларын янә бер кат күздән кичерергә этәргеч булды.

Х1Х гасыр ахыры, ХХ гасырның беренче яртысында хәзерге Әлмәт районы Тәйсуган авылында Байтукалов Мөхәммәттаһир Әхмәтзәки углы (1874-1962) яши. Ул Коръәнне халыкка якынайту нияте белән Коръән сүрәләрен татарча тәфсирләүгә (аңлатмалар дип атыйк) гомерен багышлаган хәзрәт.

Сүзне Ш. Мәрҗәнидән башлау юкка түгел. Ш.Мәрҗәни үзенең бөеклеген укучыларында да дәвам иткән. Үтә дә лаеклы дәвамчысы, фикердәшче шәкерте – Мөхәммәттаһирның әтисе Әхмәтзәки Ногмани була. Аны Шиһабетдин хәзрәт Тәйсуганга махсус юллаган. Чөнки бу авыл мәдрәсәсе Кама артында гына түгел, Урал якларында да дан тоткан. Әлеге данлыклы уку йортында Дәрдемәнднең бабалары, дин иреге өчен көрәшүдә башын салган Батырша, Русиянең икенче мөфтие Габдессәлам, гасырлар дәвамында шушы авылда яшәп көн күргән Бикчурахан нәселе һ. б. бик күпләр белем алган. Билгеле, мәдрәсәнең эшенә дә, яңа гына төзелгән, заманына күрә үтә дә мәһабәт мәчетнең яшәешенә дә яңа сулыш өрергә кирәк була. Ш.Мәрҗәни ул чор эшмәкәрләре арасында да зур дәрәҗәгә ия булуы сәбәпле, төзелгән яңа мәчеткә имам итеп Әхмәтзәкине билгели дә инде. Әхтәтзәки биредә гомер кичереп, вафат була. Өч улы – Мөхәммәттаһир, Мөхәммәтшакир һәм Мөхәммәтсалихларның яхшы белем алуларына ирешә. Өлкән улы Мөхәммәттаһир аның төп эшен дәвам итүче була. Моның өчен ул бар яктан да килгән: озын буйлы, фарсы, гарәп, урыс, татар телләрен камил белә, хәтта зәңгәр күзле булуы белән дә үзгә тәэсирле бер зат була ул. Хәнәфи мәзһәбен тайпылышсыз дәвам итүче буларак та, тормыш активлыгы белән дә Мөхәммәттаһир башкалардан нык аерылып тора.

Тик советлар башлаган «кызыл террор», шуңа өстәп Сталинның репрессив аппараты шаукымы (бу хәл халкыбызның иң дәрәҗәле улларын юк итүгә китерә; әйтик Солтангалиев, Б. Урманчы язмышлары…) 1929нчы елда Тәйсуганга да килеп җитә. Тиз арада авылның ике хәзрәтен кулга алырга дигән әмер ниндидер юллар аша әлеге мөхтәрәм затларга килеп ирешә. Кече мәчетнең имамы Мостафа хәзрәт үзенең олы яшенә, тапсыз дәрәҗәсенә таянып, һичбер чара күрми кала. Аның бар мөлкәтен талап, урамга куып чыгаралар, үзен Урал артына озаталар. Ике мәртәбә качып кайтса да, инде өченче мәртәбә җибәрергә дип авыл советында «эшкәрткәннән» соң, үзен сыендырган рәхимле кешенең бусагасын атлап керер көч тапмыйча, егылып җан бирә.

Мөхәммәттаһир исә Уфага юл тота. Күрәсең, анда яшәүче, заманында «Шура»да ике дистәдән артык язмаларын бастырган Риза Фәхретдингә дә өмет баглагандыр. Тик бу чорда аның да хәлләре шәптән булмый. Махсус оешмалар һич кенә дә йоклап ятмыйлар. Алар әкренләп Мөхәммәттаһир тирәсендә дә казына башлый. Бөтен мал-мөлкәтеннән мәхрүм ителгән хәлдә дә хатыны Бәхрелхаят урау юллар аша (Мөхәммәтсалих Бөгелмәдән торып ярдәм иткәндер дияргә нигез бар) ике кызы белән Уфага килеп җитә. Гаилә Агыйделнең текә яр астында төзелгән иске агач йортка урнашып, матур гына яши башлый, хәтта олы кызлары Зәйнәп мәктәпкә дә йөри. Әмма Мөхәммәттаһирга янә китәргә туры килә. Бу юлы ул гаиләсеннән аерым, дүрт ел үзе генә Злотоуст шәһәрендә яшәргә мәҗбүр була. Ахрысы, биредә аның элеккеге шәкертләре яисә ышанычлы якташлары булгандыр. Шулай булмаганда, аңа үз фамилиясен хатыныныкына алыштырырга, ә кызларының документларында «әтисе» графасына сызык кую мөмкинлеге булмас иде. Тагын бер мөһим факт – дуслары хәзрәткә эш кораллары үткенли торган җиңел станок бүләк итәләр. Менә шул станокны күтәреп, ул шәһәр кешеләренә, аерым оешмаларга хезмәт күрсәтергә мәҗбүр була. Бәлки, шушы хәлләр Мөхәммәттаһирга репрессия капканыннан котылырга ярдәм иткәндер. Дөрес, биредә янә дә бер «бәлки» күзгә ташлана. Хәзрәтнең вакытсыз вафат булган беренче хатыныннан туган Габдрахман (1900нчы елгы) һәм Гобәйдулла (1903нче елгы) исемле уллары була. Билгеле сәбәпләр аркасында беренче улы Казанга килеп урнаша, икенчесе Сәмәрканд шәһәренә барып җитә; андагы махсус оешмаларда эшләп, хәтта ялга чыгарга да өлгерә. Әтисенең язмышын хәл иткәндә шушы Гобәйдулланың ярдәме тимәдеме икән… Һәм өстәмә фактор: хәзрәт турыдан-туры дин юлында хезмәт күрсәтмәгәнлектән, аны тынычлыкта калдырулары ихтимал. Ул ике кызын да дингә якын җибәрми. Алар икесе дә югары белемле табиплар була, әтиләренең эчке дөньясы алар өчен ятка әйләнә.

Төп кыйбласы булган исламга хезмәт итүне Мөхәммәттаһир тормышының төнге өлешенә күчерә. Ул егерме елдан артык Коръән китабы сурәләрен татарчага тәфсирли. Аңа кадәр бу юнәлештә уңышлы эшләгән имам хәзерге Сарман районы Яхшыбай авылыннан Шәйхелислам Хәмиди була. Ул язган ике томлык Коръән тәрҗемәсе 1907, 1911, 1914нче елларда һәм соңрак Токио, Стамбул, Катарның Доха калаларында басыла. Бәлки, татарчага тәрҗемә ителгән Коръәнгә искәрмәләр тиешле дәрәҗәдә һәм күләмдә булмагандыр. Шуңа да 1907нче елда «Ногмани тәфсире» дигән китап чыга (аны Мөхәммәттаһирның атасы Әхмәтзәки язмадымы икән; Әхмәтзәки бине Ногмани бине Рәхмәтулла). Безгә килеп җиткән 4 том-дәфтәрләрдә (һәр томда 12-14 дәфтәр тегелгән) Коръәннең баштагы сурәләренә җитди аңлатмалар бирелә, гаҗәеп серле тарихи мифларның Коръәнгә кертелгән эпизодларына күзәтү ясала, тиешле гамәли нәтиҗәләр дә җиткерелә. Ә калган язмалар кайда? Бармы алар, булса, кем кулында? Менә шунда тарихи язмышның тагын да сәеррәк урыннары башлана да инде.

Билгеле булганча, хәзрәт гомеренең иң мөһим эше булган әлеге тәфсирне үзе исән вакытта ук бастырырга өметләнгән. Язмаларның гаҗәеп төгәллек белән күчерелүе шуңа ишарә ясый. Тик бу теләк хыялда гына кала. Илдәге вәзгыять тә дини омтылышларга кочак җәеп тормый. Мөхәммәттаһир үзенә ышанычлы фикердәшче хәзерләгәнгә охшый. Ул зат кече кызы Зәкиянең кияве Әхмәт була. Әхмәт бабасы һәм остазына әйләнгән хәзрәтнең язмаларын таныту өчен кыю адымнар ясап карый ул. Нәтиҗәсе генә булмый.

Әхмәт турында сүз чыккан икән, янә берничә штрих өстисе килә. Ул Русия киңлекләренә нык таралган, заманы өчен шактый җитди урыннарда эшләп, үзләрен таныткан морзалар токымыннан булып чыга. Затлы геннар Әхмәт канында да үзен белдергән: киң профильле табиб булу өстенә (хәтта гипнозны да гамәли рәвештә уңышлы куллануы билгеле), ул җәмәгать эшләрендә дә теләп катнашкан, оештырган; динебезне яңарту юнәлешендә дә активлык күрсәткән, хәтта гыйльми эзләнүләр алып барган, сирәк басмалардан торган китаплар туплаган. Шәһәр халкы арасында үтә дә абруйлы зат саналган.

Ни аяныч, Зәкия белән Әхмәтнең беренче кызлары заманы өчен бик җитди авыру белән туа. Иң зур мәшәкатьне, билгеле инде, әби белән бабай күтәрә, табиб кызы һәм кияве көн-төн эштә. Әби-бабайның тәҗрибәсе, бәлки догалары да, үзенекен итә – бала исән-имин кала; бабасының шигъри сөйләмнәрен, зурларның үзара сөйләшүләрен күреп, зиһененә сеңдереп һәм уеп үскән бала медицина фәннәре кандидаты дәрәҗәсенә ирешә; әтисе Әхмәт вафатыннан соң, Мәскәүдән янә Злотоустка кайтып төпләнә. Үзе яшәгән мохитне, тормышын көйләүдә бичара хәленә калган Әлмира (бу аның төп исеме) шактый хәбәрдар булуын күрсәтте. Әйтик, әтисе Әхмәт аңа мөһим хәбәрне җиткергән, имеш. Ул хәбәргә ышансаң, Мөхәммәттаһир кулязмаларының төп өлешен 1958-1961нче еллар арасында саклау чарасы итеп, Урта Азиядәге мөфтияткә җибәргән булып чыга. Почта квитанцияләре сакланмагач, әлеге мәгълүматның хаклыгына ышаныч аз. Билгеле, өстә әйтелгәнчә, беренче никахтан туган улы Гобәйдулла үтә дә ышанычлы вариант буларак искә төшә. Тик ул үзе эше буенча да, хатыны Матрена йогынтысында да дин һәм аны алга сөрүчеләргә каршы көрәшүгә гомерен багышлаган зат. Акыл иясе хәзрәтнең әлеге вариантны сайлавы шик тудыра.

Әлмира янә дә бер күңелсез мәгълүмат җиткерә: әтисен җирләгән көндә берничә йөз озатучы арасында бер сәеррәк зат та булган. Ул, имеш, әүвәле дә гел әтисе тирәсендә бөтерелгән. Кем ул – Әхмәтнең ышанычлысымы, әллә махсус билгеләнгән затмы – өздереп кенә берни дә әйтүче юк. Тик туган-тумача мәетне соңгы юлга озату белән кайнашканда, фатирдагы шкафтан китаплар, язмаларның – кыскасы, мөһим архивның юкка чыгуы ачыклана. Ярый ла бу адым әлеге архивны чын-чынлап саклау максатыннан эшләнсә. Кызы Әлмираның тормышта аяк терәп барырлыгына шикләнгән Әхмәт үзенең архивын ышанычлы кулларга тапшыру чарасын күргәндер дигән өмет бар. Димәк, Мөхәммәттаһирга бәйле язмаларның да әйтелгән бәйләмдә булуы ихтимал.

Тәйсуган җирлегендә туып, гайрәтле зат булып өлгергән, алдагы тормышында нинди генә сикәлтәләр булмасын, гомерен Коръән сурәләрендәге чиксез фикер агышын колачларга омтылган Мөхәммәттаһир – Шиһабетдин Мәрҗәни тарафыннан әтисе Әхмәтзәки аңына сеңдерелгән юнәлешкә тугрылыгы калган зат. Аның егерме елдан артык язган төнге эшчәнлеге бүгенге дин әһелләренең генә түгел, гади фикер ияләренең дә хөрмәтенә лаек. Мөхәммәттаһир – халкыбызның да, мөселман җәмәгатьчелегенең дә тирән ихтирамын казанган мөхтәрәм зат.

Нарим ИХСАНОВ,

Казан шәһәре

Комментарии