Тәвәккәл Хаҗия

Гыйнвар башында Согуд Гарәбстанына хаҗ кылырга киткән мөселманнарның соңгы төркеме кайтып җитте. Хаҗ кылу – мөселман кешесе өчен фарыз булган гамәлләрнең берсе, диелгән Коръәни Кәримдә. Без бу бәхеткә теләсә кем ия була алмый, диебрәк уйларга күнеккән. Баксаң, теләк булганда, әллә нинди олы максатларга да ирешергә, хәтта Гарәбстанга хаҗ сәфәренә дә тәвәккәлләргә була икән. Быелгы хаҗилар арасында шәһәрендә яшәүче икенче группа инвалид да бар иде.

Гөлҗиһан Гафиятова 1959 елда Аксубай районының Яңа Ибрай авылында туа. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, яшьлек канатларында очып, гигант төзелешләр барган яшь калага – Чаллыга килеп урнаша. Укый, һөнәри белем ала һәм ашханәдә аш пешерүче ярдәмчесе булып эшли башлый. Яшьлек шәһәрендә үзенең тиң ярын – районы егете Рәхимҗанны очрата. корып, матур гына яши башлыйлар, тормышларын түгәрәкләп, уллары Расих дөньяга килә. Яшь пар берсен-берсе хөрмәт итеп, сөешеп яши. Тик “җете кызыл тиз уңа” дигәндәй, бик бәхетле булырга да ярамый, күрәмсең…

Шулай матур гына яшәп яткан көннәрнең берсендә яшь гаиләнең бәхетенә кырау суга. Өйләнешүләренә ике ел булды дигәндә, гаилә башлыгының йөрәге тибүдән туктый. 1982 елның салкын гыйнвар иртәсе була бу. Шулай итеп, сөекле ире җилкәсенә ышыкланып, бер-берсенә терәк, таяныч булып яшәү турында хыялланган, киләчәккә якты өмет баглаган яшь хатын бер яшьлек улын кочаклап тол кала… Рәхимҗанны туган ягына – Мамадыш районы Күчтем авылына алып кайтып җирлиләр.

“Без бигрәкләр дә яратышып яшәдек шул… Ирем эштән биш минутка соңга калса, мин, улымны күтәреп, трамвай тукталышына чыгып баса идем. Ул кайтып төшәр иде дә безне кочаклап алыр иде. Ә күзләрдән шатлык яше тама…” Бәхетле чакларын Гөлҗиһан ханым шулай искә ала.

Чалт аяз көнне күңел күген кара болыт капласа да, Гөлҗиһан үзен бик тиз кулга ала. Авыр, бик авыр булса да, үзе турында уйламый ул, әнисе, улы, туганнары турында кайгырта. Ә ул хәтта үзенең әнисенә, хәсрәтләнмәсен дип, ире үлгәнлеген дә хәбәр итми…

Рәхимҗанның вафатына кадәр яшь гаилә фатир арендалап яши торган була, шулай итеп, Гөлҗиһан кечкенә улы белән кеше почмагында торып кала… Ире эшләгән оешманың ишекләрен шакый-шакый, тырыша-сораша торгач, бер бүлмәгә ия була. Анда ярты ел гына яши дә ике бүлмәле фатир алуга ирешә. Шулай итеп, еллар әкрен генә үз җаена ага бирә. Җиңел булмаса да, Гөлҗиһанга ялгыз тормышка күнегергә, тормыш авырлыклары белән берүзенә көрәшергә өйрәнергә туры килә. Ничек итсәң-итәргә, балага дөрес тәрбия бирәсе, аякка бастырасы бар бит! Ә Гөлҗиһан улын әти-әнисе үрнәгендә тәрбияләргә тырыша – мөстәкыйль дә булсын ул, эш тә сөйсен. “5 яшендә Расих оекбашларын үзе юып куя башлады. Мин аны мактыйм, туңдырма алып бирәм. Ә ул йоклагач, яңадан үзем юып куям. Кечкенәдән эшкә өйрәнсен дип тырыштым инде”, – дип искә ала ул.

…Гомер парлы булсаң да үтә, ялгызларныкы да тукталып тормый, Тәнең дә, рухың да сәламәт булып, тормыштан ямь таба белеп яшәү – бәхет үзе шул инде ул… Тик сәламәтлек мәсьәләсендә язмыш Гөлҗиһанны аямый шул… Ире вафатына ун ел дигәндә, аны тагын бер бәхетсезлек сагалап тора: паралич сугып, гәүдәсенең уң ягы эшләми башлый. Шифаханәләрдә дәвалануларның әллә ни нәтиҗәсе булмый: бер як тулысы белән хәрәкәтсез кала. “ больницасына операция ясатырга киткәндә, Чаллыдагы бер “наркоздан айнымассың син, үләрсең”, – дигән иде. “Минем әле үләсем килми, яшисем килә!” дидем дә тәвәккәлләдем. Ул үлде, ә мин яшим. Инде 16 ел шул авыру белән интексәм дә, яшәү көчем арта гына бара”, – ди Гөлҗиһан апа. Шулай, тормыш дилбегәсен үз кулыңа алып, язмышны үзеңә буйсындырып яши белгәндә, яшәү дәрте үзеннән-үзе арта ул. Проблемалардан куркып,”мин булдыралмыйм”, дисәң, сәламәт кеше дә авыруга, рухи чирлегә әверелергә мөмкин. Ә Гөлҗиһан ханымның мескенләнеп утырырга вакыты да, теләге дә юк. “Идел-Урал” инвалидлар оешмасы белән берлектә сәяхәт итә, походларда инвалидлар өчен аш пешерүче вазифасын башкара, шунда ук төрле чараларда катнаша – концертлар алып бара, сыйныфташлары белән очрашулар оештыра… Әкренләп мөселман кешесе өчен фарыз гамәлләрне үтәргә керешә – намазга баса, ураза тота башлый. …Һәм, тәвәккәлләп, әби-бабаларының хыялын тормышка ашырырга була – хаҗга барырга ниятли. Намазга баскан саен Аллаһы Тәгаләдән хаҗга бару өчен хәләл акча табарга ярдәм бирүен сорый. 85 яшьлек әнисе бу турыда ишеткәч, чак һушыннан язмый: “Саулыгың да, акчаң да юк. Алладан гафу сора!” дип ялвара. Ләкин кызының ниятеннән кире кайтырга уйламаганын аңлагач, үзе үк аңа ярдәм итәргә була – авылдашлары ярдәме белән 10 мең сум акча җыеп җибәрә. Шулай, әни карчыкның җиңел кулы белән башлагач, тамчыдан күл җыела. Сыйныфташлары, дуслары, туганнары, Мамадыш районында яшәүче килендәшенең балалары, Чаллы шәһәренең имам-хатыйбы Әлфәс хәзрәт, “Идел-Урал” инвалидлар оешмасы рәисе Рәкыйть Әбделмәнов, Чирмешән якташлар җәмгыя те рәисе Фәнис Нуретдинов, Шәрәповлар гаиләсе һ.б. мәрхәмәтле кешеләр ярдәме белән изге юлга чыгу өчен кирәкле сумма җыела. Гөлҗиһан ханым аларның һәркайсына рәхмәт укып, изге теләкләр тели.

Хаҗ сәфәренә чыгар алдыннан аңардан: “Барасы юлыгыз бик ерак. Анда миллионлаган халык җыела. Курыкмыйсызмы?” – дип сорадым. “Юк. Анда үлеп калсам да, иң бәхетле кешеләрнең берсе булыр идем. Пәйгамбәрләр күмелгән җирдә күмелү кемгә тәти әле?!” – диде.

Шөкер, курку белмәс Гөлҗиһан изге сәфәрдән исән-сау әйләнеп кайтты.

“Хис-кичерешләремне сүзләр белән генә аңлатып бирерлек түгел. Үземне оҗмахта булып кайткан кебек хис итәм! – ди ул тәэсирләре белән уртаклашып. – Андагы матурлык, андагы тәртип, чисталык! Җирле халыкның динилегенә, киң күңелле булуына таң калдым. Хаҗ кылучыларга хөрмә, ипи, су өләшеп йөриләр. Анда кешегә авыр сүз әйтү юк, “Аллаһы разый булсын!” дип кенә торалар. Минем таяк ярдәмендә йөргәнемне күргәч, икегә аерылып, юл бирәләр, башкалар ялгыш бәрелмәсен дип, янәшәдә ышыклап баралар. Хаҗиларга фарыз гамәл буларак, Кәгъбәтулланы (Аллаһы Тәгалә тарафыннан иңдерелгән кара таш) җиде тапкыр әйләндек. Төрле илләрдән килгән хаҗ кылучылар 8 миллион чамасы диделәр, шулкадәр халык арасында, билгеле, авыр, тын кысыла, ләкин күңелгә шундый рәхәт! Бәлки, Пәйгамбәребез баскан эзләргә мин дә басармын дигән уй көч бирә. Эсселек 30-40 градуска җитте – киемне сыксаң, су ага, чайкамыйча элсәң, кипкәч, тоз коела.

Мәдинә шәһәрендә урнашкан мәчетендә 1 рәкәгать намаз укуның мең савабы бар. Мин дә бу бәхеткә ирештем. Әлеге мәчеттә халык төне буе намаз укый. Азан тавышы ишеткәч, халык урамда барган җиреннән туктап, намаз укый башлый. Моның өчен бөтен шартлар да тудырылган – адым саен диярлек тәһарәтханә; урамнар чип-чиста. Алланы олылап, дөньялык өчен түгел, ахирәт өчен яши анда халык.

Җирле халык дигәннән, аларның төгәллегенә таң калырлык. 10 реал түләп (1 реал – 8 сум) Кызыл диңгездә катерда йөрдек. Яр буена тиешле вакыттан ярты минутка алда килеп җиткән идек, йөртүчебез яңадан әйләндереп килде. Диңгез буенда булган бер вакыйга күңелгә бик уелып калды. Хәзрәт безгә, диңгезгә кергән очракта, ыштан балакларын сызганырга ярамаганлыгы турында кат-кат әйтте. Хатын-кызга тәненең кайсы өлешен ачса да, гөнаһ санала. Хаҗ кылырга килгән берничә әби суга керер алдыннан балакларын тезләренә кадәр күтәреп куймасынмы! Моны күргәч, яр буенда бәләкәй балалары белән утыручы яшь пар (гарәпләр) тиз генә тордылар да китеп бардылар. Алар өчен бу – кыргый күренеш.

Гарәфә тавының яртысына кадәр менеп җитә алдым, корбан да чалдырдым. Хаҗга барган һәр кеше корбан чала. Ә минем акча ягы чамалырак, корбан чалдырырга мөмкинлегем булырмы икән дип борчылыбрак та тордым. Мәскәү аэропортында самолет көтеп утырганда, бер ир-ат белән сөйләшеп киттек. Тольятти урысы булып чыкты, Бельгиягә баруы икән. Мин үземнең хаҗга баруымны әйттем. “Син авыру килеш барасыңмы?”– дип, бик гаҗәпләнде. “Минем кодалар да, күршеләрем дә – татар, сезнең милләтне бик хөрмәт итәм. Бигрәк тә бәлешләрен яратам”, –дип миңа 100 доллар чыгарып бирде. Шулай итеп, корбан чалдырырга да мөмкинлек булды. Елый-елый рәхмәт укыдым шул урыска.

Гомумән, миңа беркемгә дә эләкмәгән бәхет елмайды. Барган көнне Мәккәдә адашып калдым. Адресны да, торакка кайту юлын да белмим. Шунда Әлхәрәм мәчетенә кердем, аның хәзрәтен күреп сөйләштем. Төн буе Аллаһы Тәгаләмә рәхмәт укып, урамда йөреп чыктым. Курку турында уйламадым да. Икенче көнне бер Дагстан хатыны үз акчасына мине Кәгъбәтуллага алып барып җиткерде. Анда хаҗ кылучыларга игелек эшләп, савап алып калырга тырышалар.

Мөхәммәт пәйгамбәр каберен зыярат кылырга да насыйп булды, шөкер. Пәйгамбәр мәчетенә кереп намаз уку өчен сәгать икедән тугызга кадәр чират тордык. Аякларым шеште, тик аңа игътибар итмәдем, үземне кызганмадым. Аяклылар була алмаган җирләрдә булдым. Ташта агачлар, чәчәкләр үскән җирдә күргән матурлыкны, хис-тойгыларны сүзләр белән генә сөйләп бетерерлек түгел. Моның өчен бернинди акча да жәл түгел. Миңа бу сәфәргә барып кайтырга ярдәм иткән кешеләргә үзләренә шул гүзәллекне күрергә насыйп булсын иде.

Ашау-эчүне кысып булса да, ике атналык кече хаҗга булса да барып кайтырга кирәк, юклыкка сылтарга ярамый. Әлһамделиллаһ дигән саен ризык арта, булганына бәрәкәт иңә”.

Хаҗия Гарәбстан җиренә, андагы халыкка булган соклануы турында туктый алмыйча сөйли дә сөйли. Ә мин исә, таякка таянып, җир читенә барып кайткан хатынның тәвәккәллегенә, максатчан һәм кыю йөрәкле булуына сокланып, тыңлап утырам. Юк, инвалид дип әйтергә тел әйләнми аның турында. Исән кешеләргә бирсен иде Ходай шундый дәрт, дәрман һәм тәвәккәллекне.

Лилия ЯРУЛЛИНА.

Яр Чалы.

Комментарии