Күз тию дигәннәре хак

Кайвакыт, бер сәбәпсез, кинәт кенә хәлебез начарланып китә, тора салып авырый башлыйбыз. «Салкын тиде дисәң, туңмадым да, үтәли җил йөргән урында да тормадым, бозык ризык та ашамадым инде», – дип уйлыйбыз. Җыеп кына әйткәндә, безгә тәэсир итәрлек, зыян салырлык бер сәбәп тә таба алмыйбыз. Таныш халәтме? Кемнәр күз тиеп авырган булса, алар «әйе» диярләр. Күз тию дигәне кеше уйлап чыгарган ниндидер бер ырым-шырым гына түгел. Ул – тормышта еш очрый торган авыруның бер төре. Аның беренче билгесе – бер сәбәпсез, кинәт кенә хәл китү, кәеф бетү. Сөекле Пәйгамбәребезнең хәдисе моңа дәлил, әлеге хәдистә: «Күз тию хактыр», диелә (Бохари риваяте, 5740).

Ә күз ничек итеп тияргә мөмкин соң? Кемдә дә булса икенче берәүне таң калдырырлык, гаҗәпләндерерлек сыйфатлар бар, ди. Мәсәлән, берәр танышыңа кунакка баргач, 3-4 яшьлек баласының матур итеп шигырь сөйләвен күрдең. Гадәттә, бу яшьтә балаларның күпчелеге юньләп сөйләшә дә белми. Син, сокланудан, бу баланы мактый башлыйсың. Шул чагында әгәр дә Аллаһыдан бәрәкәт сорап куймасаң, бу балага күз тию ихтималы зур, гәрчә бу мактау чын ихлас күңелдән булса да. Балаларга гына түгел, олы кешеләргә дә күз тимәсен өчен ничек бәрәкәт сорарга? Пәйгамбәребез: «Кардәшеңдә берәр нәрсә сине гаҗәпләндерсә, аның өчен бәрәкәт сорап дога кыл, чөнки күз тию хактыр», – дигән (ән-Нәсәи риваяте, 7617). Ягъни, кешегә күз тимәсен өчен «Аллаһүммә бәрик» (Йә, Раббым, бәрәкәт бир) яки «БәрәкАллаһ фик» (Аллаһы сиңа бәрәкәт бирсен), «МәшәАллаһ үә тәбәрәкАллаһ» (Аллаһы шулай теләгән һәм сиңа Аллаһы бәрәкәт бирсен) сүзләрен әйтергә кирәк. Шулай ук, үзебезгә дә күз тимәсен өчен алдан ук саклану чараларын күрү зарурдыр. Иртәнге һәм кичке зикерләрне даими әйтеп бару, иртә-кичен өчәр мәртәбә «Ихлас», «Фәлак», «Нәс» сүрәләрен уку һәм йоклар алдыннан да шушы сүрәләрне укып, уч төбенә төкереп (өреп) бөтен тәнебезне сыпырып чыгу (шул тәртиптә өч мәртәбә эшләнелә), иртә-кичен һәм шулай ук йоклар алдыннан «Аятел-көрси» аятен уку – күз тиюдән саклану чараларыннан.

Төрле бозымнан, күз тиюдән сакланыр өчен һәрвакыт менә бу доганы укып йөрергә дә онытмыйк «Әгүзү би кәлимәтил-ләһиттәммәти мин күлли шәйтанин үә һәммәтин үә мин күлли гайнин ләәммәһ» (Аллаһының камил сүзләренә һәрбер шайтаннан, хәшәрәттән һәм яман күздән сакласын дип сыенам) (Бохари риваяте, 3371). Берәр яңа җиргә барсак, шулай ук түбәндәге доганы укырга онытмыйк: «Әгүзү билләһи үә кудратиһи мин шәрри мә әҗидү үә үхәзирү» (Мин сизгән һәм курыккан яманлыклардан Аллаһыга вә Аның кодрәтенә сыенам) (Мөслим, 2202).

Санап кителгән сүрә, дога-зикерләрне ихлас күңелдән, чынлап та безне Аллаһы гына саклый дип инанып, бер шиксез Аңа тәвәккәлләп, калебебезне Аның белән бәйләп, һәр көнне һәм һәрвакыт әйтеп йөрсәк, иншәәАллаһ, Раббыбыз безне бар бозыклыклардан һәм бозым, күз тиюләрдән саклар.

Ләкин ниндидер сәбәпләр аркасында инде күз тигән булса, ничек дәваланырга соң? Коръән сүрәләрен һәм аятьләрен укып өшкерергә була «Фатиха» сүрәсе, «Аятел-көрси», «Кяфирүн», «Ихлас», «Фәлак», «Нәс» сүрәләре белән, бу сүрәләр белән генә чикләнмичә башка сүрә-аятьләрне дә укып өшкерергә була, чөнки Коръән тулысынча шифа. Аллаһы Тәгалә «Исра» сүрәсенең 82нче аятендә болай ди: «Без мөэминнәрнең күңелләренә шифалы аятьләрне һәм Коръәннән рәхмәтле хөкемнәрне иңдерәбез». Шуңа да Коръәнне һәрвакыт укысак, аның мәгънәләре турында уйлансак, фикерләсәк, күңелләребезгә тынычлык урнашачак һәм авыруларыбызга шифа булачак.

Бигрәк тә кечкенә чакта балаларга күз тиючән була, шуңа да берәр яңа җиргә сәфәргә яки кунакка барганда, аларны саклау өчен шушы доганы укырга онытмыйк: «Үгыйзүкә бикәлимәәтил-ләһит-тәммәти мин күлли шәйтаанин үә һәәммәтин үә мин күлли гайнин ләәммәһ» (Аллаһының камил сүзләре сезне һәрбер шайтаннан, хәшәрәттән һәм яман күздән сакласын дип, мин ул сүзләр белән Аллаһыга сыенам) (Бохари риваяте).

Аллаһка якынаерга омтылып, ул кушканнарны үтәп яшәргә тырышсак, ул тыйган гөнаһлы, фәхеш гамәлләрдән ерак булып һәм нинди генә авыруга юлыксак та, иң беренче Аллаһыга мөрәҗәгать итеп: «Йә, Раббым, шифаларыңны бир, дәваланырга иң хәерле файдалы сәбәпләрен безгә күрсәт», – дип догалар кылсак, калебләребез һәрвакыт Аллаһы белән бәйле булса, Раббыбыз безне Үз саклавы астына алыр һәм имин, бәхет-сәгадәтле тормышта яшәтер, иншәәАллаһ.

Раил ФӘЙЗРАХМАНОВ,

Балык Бистәсе районы

Комментарии