Әнием намазлыгы

Әнием намазлыгы

100 еллык тарихы булган, буыннан буынга күчеп килгән ядкарь – әнием намазлыгы турында язасым килә. Әниемә бу намазлыкны әтисе – безнең Шакир бабай аның яшьлегендә алып биргән. Әнидән – апама, ападан миңа күчкән намазлык безнең өчен зур мирас. Әнинең туган авылы Кырлайда – Тукай музеенда да бар шундый намазлык.

Әнием Рәхимә 1911нче елда, бик ишле гаиләдә туа. Аларның әти-әнисе җир кешеләре, бик тырыш булалар. «Урак урганда безне узучылар юк иде», – дип сөйли иде әни. 1930нчы елда Казанда узган авыл хуҗалыгы съезды делегатлары арасында әнием дә булган. Миндә аның Әтнә районыннан килгән делегатлар белән төшкән фотокарточкасы саклана. Яшьлегендә абыстайга йөреп сабак алган, совет чорында латин әлифбасында укырга өйрәнгән. 1934нче елда Кырлайдан ерак түгел Кышкар авылы егете Гыйният Төхфәтуллин белән тормыш кора алар, алты бала үстерәләр.

Әтием Бөек Ватан сугышы ветераны, өлкән лейтенант, артиллерист, берничә тапкыр каты яраланып, орден-медальләр белән бүләкләнеп сугыштан исән кайта. Әтнәдә райисполкомда җитәкче урыннарда эшли. Яхшы җитәкче буларак, аны Күәм авылының МТСына директор итеп билгелиләр. 1955нче елда Олы Бәрәзә авылына колхоз рәисе итеп куялар. Шулай итеп, әнигә балалары белән берничә авылга күченергә туры килә. Кайсы авылга барса да, анда бик тиз уртак тел таба. Әнием бик яхшы тегүче, аш-су остасы, менә дигән бакчачы иде. Өч тапкыр катлаулы операцияләр кичерсә дә, намазлы, уразалы булды, берсен дә калдырмады. Аллаһның барлыгын, берлеген дә без әнидән ишетеп үстек. Беренче догаларны миңа Бәрәзә күрше әбием Гыйльмениса өйрәтте (рухлары шат булсын). Хәреф танырга, Коръән укырга Әлфинур абыстайдан өйрәндем. Аларның барысына да рәхмәтлемен.

Әниемнең намазлыгы өемнең түрендә, сәҗдәдә әниемнең йомшаклыгын сизәм. Өебезгә килгән кунакларга да шушы намазлыкны биреп укытам. Намазлык әле күп елларга җитәчәк, чөнки улларым, киленнәрем, оныкларым да намазда, Аллаһка шөкер. Алар дәвамчылар булырлар.

Рәйсә ЮСУПОВА-ТӨХФӘТУЛЛИНА,

Казан шәһәре

Комментарии