«Мәчет – колхоз түгел. Монда теләгән саен җыелып булмый»

«Мәчет – колхоз түгел. Монда теләгән саен җыелып булмый»

Дингә тартылучылар арта, мәчеткә йөрүчеләр күбәя, дип сөенәбез. Ә менә Яшел Үзән районы Үрнәк бистәсендә яшәүче Равил Мөхәммәтҗанов мондый мөмкинлектән ваз кичкән. Һәрхәлдә, шундый эчтәлектәге хәбәр белән мөрәҗәгать итте ул безгә. «Мәчеткә йозак элделәр. Мине кертмиләр», – ди...

– Мин хәзрәт түгел, дини гыйлемем дә юк. Моңарчы бу мәчеткә көн дә килеп йөрдем, азан әйттем, авылдашларны намазга дәштем. Февраль ахырында миннән мәчет ачкычын алдылар һәм йозак куйдылар. Хәзер мәчет ишеге төбенә килеп намаз укыйм, – дип сөйләде безгә Равил әфәнде.

Равил Мөхәммәтҗановның исеме «Безнең гәҗит» укучыларына таныштыр да, бәлки. Казанда узган төрле митингларда да очратырга була аны. Өстәвенә, мәчеттә мәэзин ролен дә үтәгән икән. Тик хәзер аны мәчеткә кертмиләр. Моның сәбәбен дә аңлатмыйлар, бары тик: «Азанны дөрес әйтмисең», – диләр.

Үрнәк бистәсе Казаннан ерак урнашмаган. Юл өстендә генә кала, шуңа да юлда булганнар намаз вакыты җиткәч, кайчак авыл мәчетенә сугыла. Тик, ни кызганыч, күп вакыт мәчет ишегендә йозак тора. Равил әфәнде мәчет була торып та, аның эшләмәвенә аптырый. Бу хакта Яшел Үзән районы мәхәлләсенә, Татарстан диния нәзарәтенә дә хәбәр итәргә өлгергән. Бу вакыйгаларга ачыклык кертеп, мәчетнең киләчәге турында уйлану өчен Үрнәк авылы мәчетендә җыелыш та уздырдылар.

Мәчетле авыл – бәхетле авыл. Элек биш-алты авылга бер мәчет булса, хәзер зуррак авылда аларның саны икегә җитә. Үрнәктәге мәчет зур түгел. Хәер, мәчеткә күпләп йөриләр дип мактана алмыйлар, әмма җомга намазларына 10-15ләп кеше җыела. Элек бу мәчетнең имамы булып Зөфәр хәзрәт дигән мулла торган. Аның вафатыннан соң, бу рольне Равил Мөхәммәтҗанов үтәгән.

– Монда җыелышуыбызның бер сәбәбе бар. Зөфәр хәзрәт авыргач, аның эшләрен вакытлыча гына Равил башкарды. Ул үпкәләмәсен, әмма мәчеткә йөрүчеләрне дин сабакларына өйрәтү урынына, митингка чакырган кеше мәчеттә азан әйтә алмый. Җитмәсә, азанны дөрес әйтми ул, – дип башлады сүзен Үрнәк бистәсенә караган Новопольский авыл җирлеге башлыгы Нарвек Якупов. – Без бит аны мәчеткә кертмибез димәдек, монда килеп, биш тапкыр азан кычкыру кирәк түгел, дидек. Без яңа хәзрәт таптык. Казаннан килеп эшләячәк ул, хәзер документлар әзерләп йөри. Безнең мәхәллә кечкенә, юл өстендә, әмма мәхәлләне тотарга акча юк. Мәчеттә дежур да тота алмыйбыз, мөмкинлек чамалы. Ләкин мәчеткә авылдашлар арасыннан берничә ярдәмче билгеләнде. Менә бу авылдан булган Васил Кәримов, Дамир Мөхәммәтшин мәчет белән зиратка күз-колак булырга ризалашты.

Мәчетләрнең дә үз уставлары бар, аларның да үз кануннары. 1999нчы елда Татарстан мөфтияте тарафыннан расланган уставта: «Җомга һәм бәйрәм намазлары үткәрелергә, ә башка намазлар мөмкинлек чыгуга укылырга тиеш», – диелгән. Ә Үрнәк авылы мәчетендә мондый мөмкинлек юк. «Янгын куркынычсызлыгы сигналы да, камералар да юк бездә», – ди авыл халкы.

– Равил иртәнге намазны монда укыйм, ди. Без аңа ышана алмыйбыз. Бер вакыт газ чыгып ятты. Ул-бу хәл булса, яңа мәчетне кем сала алыр? Юл өстендә булган мәчеткә кем кермәс. Биш вакыт намаз, дисез, монда беркайчан да биш вакыт намаз укылмады. Бары тик Рамазан аенда гына. Равил тели дип, «проходной двор» ясый алмыйбыз. Равил иман кәлимәсен беләм дип кенә мулла да була алмый, аның белеме дә юк. Мәет тә юа алмый бит ул. Ничек без аны мәчеттә тотыйк ди? Аның юнәлеше бүтән. Ул көне буе мәчеттә ята. Көне буе нәрсә эшләп була монда? – дип кушылды сүзгә мәчеткә җыелган ир-атлар.

– Мәчет – колхоз түгел. Монда теләгән саен җыелып булмый. Сине мәчеттән берәү дә чикләми, ачык вакытта кер. Равил кермәсен, дип бикләп куймадык, – дип тә өстәделәр әле.

– Мин бернинди хакимлек тә алырга теләмәдем. Имам булырлык белемем дә юк, миңа ул кирәкми дә. Мин мәэзин вазыйфасын башкардым. Биш вакыт намаз алдыннан азан әйтелергә тиеш. Мин мәчеткә үзем киләм, азанны әйтәм, бусага төбендә булса да әйтеп китәм. Намаз укыр алдыннан һәркемнән: «Берәрегезнең азан әйтергә теләге бармы?» – дип сорый идем. Берәү дә дәшмәгәч, үзем әйтә идем, – дип аңлатты Равил әфәнде.

– Нинди мәэзин турында сөйлисең? Син мәэзин булмадың! Иртәнге намазга синнән башка берәү дә килми монда. Равил мәчеткә йөри башлагач качып бетте алар. Сине тыңлап качып беттеләр. Син аларны митингка дәшәсең, аның өчен икенче кешеләр бар. Мәчет бусагасыннан аяк атлап кергәч, күңелең Аллаһка бирелергә тиеш. Мәчет – алдый торган җир дә түгел, монда изгелек эшләргә кирәк. Менә әле генә 10 минутта намаз укып бетердек, ә син 10 минут буе азан гына әйтәсең. «Неграмотный» әйтүең белән халыкны читләштерәсең, – дип кычкырыштылар мәчеттә.

Асылда, Равил әфәнденең азан әйтүеннән канәгать түгел халык. «Сыер мөгрәгән» кебек, «артык каты кычкырасың», «дөрес әйтмисең», «ишәк тавышы» кебек сүзләр дә яуды аның тарафына. Җыелышка килгән Яшел Үзән районы имам-хатыйбы Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин дә башкалар белән килеште:

– Кыямәт көне бар бит әле, Аллаһ каршына басып җавап бирәсе була. Мәчетләрдә биш вакыт намаз укылса бик яхшы. Мәчет сәдака җыеп яту урыны түгел. Азанны әйтү зур җаваплылык сорый. «Әкбәр» сүзендә дөрес басым кулланмасаң, аның мәгънәсе үзгәрә. Азанны теләсә кем әйтә алмый, аны белмәсәң, әйтмәвең хәерлерәк тә. Равил, син дөрес әйтмисең. Ул бөтен авылга ишетелә. Микрофонны сүндереп әйт. Тәртипле, матур мәхәллә булып яшик. Рамазан ае якынлаша, ә без тавыш чыгарып ятабыз.

– Ялгышлык булса төзәтәсе. Мәчетнең бер кирпечен дә алып китәргә җыенмыйм, – дип йомгаклады сүзен Равил әфәнде.

Авыл халкының фикерләрен аңларга була. Мулла үрнәк булырга тиеш дигән сүзләргә таянып яшибез. Авылда диннең саклануына да җавап бирә торган кеше ул бит. Аның яхшы эшләрен санаган кебек, кырын эшләрен дә бик тиз күреп ала халык, шуңа күрә мулла намаз укып, азан әйтергә генә түгел, үзенең яшәеше белән халыкны үзенә карата белергә тиеш дип кабул ителә. Ә Равил абыйның мәчеттән тыш та ниндидер җыелышларда катнашуы дингә карашны үзгәртә.

– Бер кеше өчен генә иртән килеп, мәчет ачып йөреп булмый, – дип сүзгә килде тагын халык.

– Сәфәрчеләр килә, укырга тели, ә мәчет ябык...

– Кем килсен монда. Өегездә укыгыз!

– Вәгазь сөйли торган вакыт түгел. Хәер, вәгазь белән генә аңламассыз да. Тавыш чыгарырга кирәкми. Равилнең азанында хаталар күп, аны төзәтергә һәм яхшырак әйтүчене табарга кирәк. Шулай дәвам итсә, бу ислам динен кимсетү булыр. Намаз укырга теләгән кеше мәчеткә килсен, аның гөнаһы юк. Кешене мәчеттән тыеп булмый. Менә мондый кагыйдә кертик: ачкычны ала, намазга килә, намазын укый да, ачкычны илтеп бирә. Бетте, – дигән фикерен тәкъдим итте Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин.

– Ул ачкыч алса, бүтән бирми бит аны, – диештеләр.

– Бирми икән, йозакны алыштырасыз да, бөтенләй бирмисез!

Өч сәгатькә якын барган җыелышта 10-15 ир-ат төпле фикергә килә алмады. Равил әфәнденең авылдашлары аның мәчеткә йөрүенә каршы. Җыелыш та күбрәк мәхкәмә залын хәтерләтте. Тик гаепләнүченең яклаучысы гына табылмады. Алай да Равил абый «соңгы» сүзен әйтте:

– Сез азанны кассетага яздырып бирегез. Мин барыбер мәчеткә киләм, микрофонга шуны куярмын.

– Рамазан ае үтсен. Аннары янә очрашып, киңәшләшербез. Ашыгырга кирәкми. Сабыр итик, берәүне дә гаепле итеп калдырмыйк. Мәхәллә исеме югалмасын, мәчетне эшләтик, ябылырга юл куймыйк, – дип нәтиҗә чыгарды имам-хатыйб.

Соңрак билгеле булганча, Үрнәк авылы халкы һаман да бары тик җомга намазларына гына йөри, башка көнне мәчет бикле тора. Бер кеше өчен генә мәчетне ачуны начар фикер дип килешкәннәр. Ә Равил абыйга мәчет ачкычын бирмиләр, әмма мәчеткә кертүдән тыймаганнар. Намазны мәчеттә укырга теләүчеләр булмагач, бәлки, аның кирәге дә шуның гына кадәр дигәннәрдер – монысы безгә караңгы. Мәчетнең ник ачылмавын аерым бер кешегә түгел, ә бөтен халыкка бәйләп карау да кирәктер. Халык күңелендә иман юк һәм алар барысы да моңа каршы чыга икән, нәрсәгә өметләнергә? Намазны өйдә дә укып була ич. Тик иманның гына нык һәм ихлас булуы икеле...

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии