Эчкечелек кайдан чыга?

Егерме ел эчендә ун танышым бугазына шеш чыгып үлде. Барысы да алтмышны үткән иде. Кайсы операция ясатмады, кайсы ясатты… Барысы да яшьтән тәмәке тартучылар. Тәмәкенең зыяны тия микән әллә, дим мин. Хатын-кызларда андый чирнең булганы ишетелми бит.

Хатын белән үлгәннәрне искә алып, санап утырабыз. Ул – үз авылыныкын, мин – үзебезнекен. Безнең ирләрнең үлемендә 99 процент очракта аракы гаепле. Әгәр дә динне бетермәгән булсалар, бу хәл килеп чыкмас иде. Сугыштан абзыйларның күбесе аракы эчәргә өйрәнеп кайткан иде бит. Аларга сугышта батыррак булсыннар өчен аракы биргәннәр. Эчкән кеше үзен юньләп саклый алмый. Безнең солдатларның күп үлүенә дә аракы гаепледер.

Без дә сугыштан кайткан абзыйларга иярдек, тизрәк егет буласыбыз килде. Тамак туйгач, кулга акча керә башлагач, үлән ашап үскән чакларны оныттык.

Аракының күпләп сатылуы кирәктер. Табышлы товар бит. Аракыны хәзер кимрәк сатып алалар, диләр. Монысы машиналарның күп булуы белән бәйле булса кирәк. Аннары юл иминлеге хезмәткәрләре дә тырышып эшли. Дин тотучылар да арта бара.

Бәйрәм ялларын арттырып та хөкүмәтебез эчкечелеккә ярдәм итте. Элек без 31нче декабрьдә дә эшли идек, ә хәзер 10 көн ял. Аракы эчкән кеше бу көннәрне ничек итеп үткәрергә тиеш? Әҗәткә алып булса да, эчә инде. Безнең халыкның күбесе ялларның кадерен белергә өйрәнмәгән әле.

Әзһәр ГАТАУЛЛИН,

Әлмәт шәһәре

Комментарии