Оста барда – кулыңны, галим барда телеңне тый!!!

Оста барда – кулыңны, галим барда телеңне тый!!!

Мин бу язмамда кемнедер хурларга, кемгәдер акыл өйрәтеп маташырга җыенмыйм. Чөнки белеп торам, андый кешеләрне берничек тә, беркайчан да үзгәртеп булмаячак. Бу мәкалә дә башкаларга гыйбрәт булсын өчен генә языла.

Соңгы вакытта «Безнең гәҗит» битләрендә пәйгамбәрләр белән авыз чайкаулар ешаеп китте әле. 7нче сентябрьдә басылган язмада («Б.Г.» № 35, 2022 ел) М.Горбачевны пәйгамбәргә тиңлиләр, ә инде 28 сентябрьдә («Б.Г.» № 37) барысын да арттырып җибәрәләр. Автор өстәлдәге ризыкны – Аллаһы Тәгалә белән, бабасын – пәйгамбәр белән тиңләштерә. Ашый торган ризыкны, тозны, эчә торган суны безнең халык гомер буе зурлаган. Аларның урыны өстәл түрендә. Менә ул ризыкны кем бирә соң Аллаһы Тәгаләдән башка? Ничек аларны тиңләштереп була, башыма сыймый. Билгеле ипи-тозны, суны тир түгеп эшләп алырга кирәк. Коръән Кәримдә ул Аллаһы Тәгалә сүзләре. Ничек инде ул ризык белән Коръәнне капма-каршы куеп була... Аларның икесенең дә урыны түрдә, чиста, пакъ, ару җирдә. Үз бабаңны пәйгамбәрләргә тиңләү нәрсә инде ул? Һәр гаиләдә икешәр бабай бар бит. Нәрсә хәзер безнең җир шарында миллиардлаган пәйгамбәрләр бар булып чыгамы?

Минем әнкәйнең әтисе, Мәскәү бабай бик укымышлы, гыйлемле кеше иде мәрхүм. Ул авылга кайтып, озак-озак торып китә иде. Аның янына бөтен авыл картлары, тирә-яктагы авыллардан да җыелышып киңәшкә киләләр иде. Ләкин аны беркем дә пәйгамбәр дип атамады. Динебез, гомумән, барлык диннәр турында сөйләгәндә дә бик сак булырга кирәк шул. Аның өчен галимнәр бар. «Коръән серләре» исемле китап язып, аны бастырып чыгарган язучы Гариф Гобәй һәм аның гаиләсе белән нәрсәләр булып беткәнен өлкән буын бик яхшы хәтерлидер дип уйлыйм мин.

Ә менә пәйгамбәргә тиңләнгән М.Горбачев илне нишләтте? СССРны төбе-тамыры белән корытып, океан артындагы «яңа хуҗалары»на сатты. Ул мәкаләдәге саналган «әгәр булмаса»ларга кушылып, мин өстәп куям. Әгәр партия сафларында шундый ике йөзле, илен, халкын сатучы коммунистлар булмаса, без бу хәлгә калмый идек билгеле. Бернинди хокукыбыз калмады бит. Ә бу хәрби низаглар! Кыргыз белән таҗик, үзбәк сугыша. Әзербайҗан белән әрмән сугыша. Грузия, Балтик илләре безнең дошманнар. Ә украиннар!? Һәм болар барысы да, океан арты, көнбатыш Европадагы «безнең якын дусларыбыз» тарафыннан эшләнелә бит.

Бу гамәлләргә билгеле инде тарих бәя бирәчәк. Шуның өчен, кайбер вакытларда телебезне тыеп торсак та, начар булмас иде. Бу галимнәр темасы, алар шөгыльләнсен.

Бигайбә, әфәнделәр! Әгәр ачуыгызны бик китергән булсам, гафу үтенәм! Монда күтәрелгән бик тә четерекле теманы язып, газета битләренә чыгаруны кирәк дип санадым.

 Әхтәм МӨХӘММӘТҖАНОВ,

 Казан шәһәре

Комментарии