Милләт басуы

Мәгълүм ки, зур җиңелүләрдән, коточкыч золымнардан соң милләт булып сакланып калуыбызда ислам диненең роле зур. Аллаһы Тәгалә каршында барлык мөселманнар да тигез. Шуңа күрә әле 19 гасыр урталарына кадәр безнең татар халкында үзләрен «мөселманнар» дип кенә атау гадәте булган. Олуг дин галимебез, тарихчыбыз Шиһабетдин Мәрҗәни хәзрәтләре бу хакта болай язып калдырган: «Татар булуны бер кимчелек санап, ул исемнән чирканып, без татар түгел, без – мөселман, дип тавыш-җәнҗал чыгаручылар да бар. И мескен! Әгәр синең «мөселман»нан башка бер исемеңне дин һәм милләтең дошманы белмәсә иде, сиңа, әлбәттә, «мөселман» дип дошман күрерләр иде. Татар булмасаң, гарәп, таҗик, нугай түгел, кытай, урыс, француз да түгел, инде кем булырсың?»

Халкыбыз арасында хәзер үзләрен «мөселман» да, «татар» дип тә түгел, ә менә Мәрҗәни искәрткән «дин һәм татар милләте дошманнары»ның исеме белән аталырга теләүчеләр күбәйде. Хәзер татар халкының күп өлеше үзен тышкы яктан мөселман санаса да, намаз-низамны белмәгән, башка фарызларны үтәмәгән кешене чын мөселман дип буламы?

Татар милләтен бүген эшкәртүне, чәчүне көтеп яткан басу белән чагыштырырга мөмкин. Безнең мөселман руханиларына Аллаһы Тәгалә тарафыннан зур вазыйфа, зур җаваплылык йөкләнгән. Йоклап калсак, әлеге басуны бүтән дин вәкилләре эшкәртәчәк, үз орлыкларын сибәчәк. Һәм мондый эш бара да инде. Һәммәбезгә билгеле, Казан элек-электән христиан миссионерларының үзәге булган. Аларның төп максаты мондагы мөселманнарны үз диннәренә күндерү булса да, капшагычлары Үзәк Азиягә, Себергә, хәтта Кытайга кадәр сузылган. Алар безне төрле заманда, төрлечә чукындырып караган. Көчләп тә уңышка ирешә алмагач, Ильминский, Малов кебек миссионер галимнәр мондый фикергә килгән: татарларны әүвәл урыслаштырырга, урыс культурасын кабул иттерергә кирәк, аннары алар акрынлап үзләре христиан диненә күчәчәк. Мондый сәясәтнең нәтиҗәсен без инде үз күзләребез белән күрәбез... Димәк, телне саклау безнең өчен динне саклауга бәрабәр! Балаларның исемнәренә игътибар итик. Бигрәк тә кыз балаларныкына. Аларның бит күбесен үз муллаларыбыз куша. Хәзер иң таралган исемнәр: Алина, Алисә, Эвелина, Ангелина… Инде Эльвиралар, Люцияләр, Лилияләр безгә милли исем булып тоела башлады. Мөселман исемнәре бик сирәк кушыла. Бу бит лакмус кәгазе кебек. Әйтерсең, без кызларыбызга шундый ят исемнәр кушып, алдан ук аларны чит кавем кешеләренә кәләш итеп әзерлибез. Әлбәттә, аларның балалары Анастасияләр, Артемияләр булачак…

Христианның миссионерлык көчләре бүген дә яши һәм көчәя генә бара. Патриарх Кириллның сүзләре һәркемнең хәтеренә уелып калгандыр. «Русияне күп конфессияле ил дип атаудан туктарга вакыт, – дигән иде ул. – Русия – православие иле». Һәм аның сүзендә хаклык бар. Православие гамәлдә дәүләт дине булып әверелде. Әгәр дә халкыбыз ислам диненнән бөтенләй ваз кичмәгән булса, безнең дини һәм милли яшәвебезгә юнәтелгән һәрбер золым, һәр кыерсыту табигый рәвештә каршылык уятырга тиеш. Һади Атласи 1910нчы елда ук «Шура» журналында болай язган: «Урыс миссионерларын хурламыйча, аларны мактыйсым килә. Мин аларны мөселманнарны чукындырырга тырышканнары өчен мактый алмасам да, йоклаган мескен татарны уятырга бик зур ярдәмнәре булганлыгын аңлап, аларга битарафлык диңгезенә чумган мөселманнарны уятучылар дип карап мактый алам. Бик билгеледер ки: урта Русия мөселманнарына милләт хисе, дин гайрәте кертүчеләр, һич шөбһәсез, миссионерлардыр». Бу сүзләр бөтенләй үк бәхәссез булмаса да, безгә алардан гыйбрәт алырга кирәк. Һөҗүм никадәр көчле икән, каршылык та шулкадәр көчәергә тиеш.

Коръәннең «Әл-Хиҗрәт» сүрәсенең 13нче аятендә болай әйтелә: «Әй, адәм балалары! Хактыр ки, без сезне бер ир, бер хатын итеп яралттык. Бер-бере белән аралашсыннар дип. Сезне кавемнәр вә кабиләләргә аердык. Хактыр ки, гөнаһ кылудан курыккан кеше Аллаһ каршысында иң олы абруй казаныр». Ә иң зур гөнаһ – ул бүтән кешенең вөҗданын көчләү, аны диненнән, теленнән аерырга тырышу…

Раифа монастыренда күп сәдака бирүчеләрнең исемнәре диварга язып куелган. Араларында ханнарга, солтаннарга тиңләшерлек татар кешеләренең исемнәре иң алгы рәтләрдә теркәлгән.

Туфан Миңнуллин: «Безнең телебез Тукай яшәгәндә яшәячәк. Ә Тукайны саклау, аның рухын яшәтү ул киләчәк буыннар – менә балаларның өлешенә тия. Көрәш эстафетасы сезнең кулларыгызда. Мин болай дим:
 Кара көчләр безне булмас эшкә тәкълиф иттеләр,
 Сезгә үз телегез хәрам, үз телегезне оныт, диләр.
 Юк, без беркайчан да үз телебезне онытмыйбыз. Без әле үзебезнең телгә кабер казучыларның кабере янында да татар телендә сөйләячәкбез, киләсе буын яшьләре шуны белеп үсәргә тиеш!»

Безнең татар милләте шундый тарихи мизгелгә килеп терәлде ки, һәрбер эш кылганда уйларга кирәк – бу эш татарга файдагамы, әллә инде зыянгамы? Көн азагында – мин бүген милләтемне саклап калу өчен нинди эш башкардым?

Расих ҖӘЛӘЛ,

Казан шәһәре

Комментарии