Ата-ана хакы

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) бер яшь егеткә: «Син әтиеңнеке, синең тапкан малың да әтиеңнеке», – ди. Менә бу хәдис белән балаларның әти-әни алдында булган бурычы ачык итеп бәян ителә. Кеше баласы, бу бигрәк тә ир балаларга ныграк кагыла, «Мин инде балигъ булдым, үз көчем, тырышлыгым белән мал табам, тапкан малыма үзем хуҗа», – дип, ата-аналарны онытмаска тиеш. Безнең борынгы бабаларыбыздан килгән шундый әйтем бар: «Кеше исән чакта, үзе мал табып яшәгән чорында тапкан малының бер өлеше белән бурычын түли, бер өлешен бурычка бирә, ә бер өлешен суга сала». Бу әйтемне ничек аңларга соң? Кешенең бурыч түләве – ул ата-анасын карарга тотылган мал, ә бурычка бирүе – балаларын үстерергә тотылган өлеш, ә инде суга салуы – үз тормышын алып баруга тотылган мал. Әйе, кешенең үз тормышын алып барырга тотылган малы суга салган кебек югала, кире әйләнеп кайтмый. Чыннан да, безнең ата-бабаларыбыз бик гыйлемле халык булган. Бу әйтем пәйгамбәребезнең (с.г.в.) хәдисенә дә тәңгәл килеп тора.

Тагын шундый мәкаль дә бар: «Ни чәчсәң – шуны урырсың». Әйе, синең ата-анаңа булган мөнәсәбәтеңне балалар күреп үсә, һәм үзең картайгач та, әти-әниеңә карата булган гамәлең балаларың тарафыннан үзеңә үк әйләнеп кайтачак. Шуның өчен әти-әнисенә кеше бурычын яхшылап кайтарырга тиеш, чөнки ата-ананың баласы өстендә хакы бар. Шулай ук бурычка бирүе дә изге гамәлләр белән үрелеп барырга тиеш, ягъни балаларыңны игелекле итеп, изге гамәлләр кылырга өйрәтеп үстерү дә мөһим, чөнки баланың да ата- өстендә хакы бар. Без – Адәм балаларына моны Аллаһы Тәгалә изге бурыч итеп йөкләде.

Адәм баласы үзенең әти-әнисенә карата булган изгелеген алар гүр иясе булгач та дәвам итәргә тиеш. Намаз укыганнан соң һәм Коръән мәҗлесләре уздырып дога ирештерү генә түгел. Пәйгамбәребез (с.г.в.) тагын бер хәдисендә бу турыда болай ди: «Эшли ала торган иң яхшы гамәлләрнең берсе – вафат булган әтиеңнең дусларына изгелек кылу». Адәм баласы әтисеннән калган дустына изгелек кылып, үзенә дә һәм вафат булган әтисенә дә савап җыя ала. Чөнки шундый игелекле баланы ул үстереп, тәрбияләп калдырган бит.

Элегрәк заманнарда, хәтта әле без үскәндә дә, әти-әниләр балаларын игелекле итеп тәрбияләү белән бергә, аларга яхшы белем бирүне дә кайгырта иде. Шуның өчен әти-әниләр укытучыларга олы хөрмәт күрсәтте, хәтта укытучының сүзе аларга да ниндидер язылмаган канун кебек тәэсир иткәне хәтердә. Ә без – балалар укытучыларны икенче әти, икенче әни кебек кабул итеп үстек. Югыйсә, без дин тоту тыелган чорда үстек. Бүген шәһәрләрдәге күп кенә мәктәпләрдә укытучылар полиция хезмәткәрләреннән башка дәрес алып бара алмый, «ике»ле куйган өчен укытучыларны укучылар тотып кыйный.

Бүгенге җәмгыятьнең гомумкешелек кысаларыннан чыгып китүенең төп сәбәбе – әхлакны югалту һәм байлыкка табыну, нинди юл белән булса да баерга, акча җыярга омтылу. Хәләлме, хәрәмме икәнен тикшерү түгел, кеше талап, кеше үтереп баюдан да чирканмыйлар. Монда Ислам диненә карата булган мәхәббәт түгел, хәтта дөньяви белем алуга да омтылыш бетте. Әйе, бүген институтларда укучылар элеккегә караганда да күбрәк, әмма белем алу өчен укымыйлар, ә диплом өчен укыйлар. Укыйлар, дип әйтү дөреслеккә дә туры килми, кирәкле имтиханнарга акча түләп билге куйдыралар. Шулай диплом алып, кеше язмышы белән уйный башлыйлар.

Кечеләрне кече итү, олыларны олылау тарих битләрендә генә калды. Бу хәл үзләрен дип йөрүчеләр арасында да шулай. Югыйсә, ислам шәригате өлкәннәр белән яшьләр арасындагы мөнәсәбәт хакында болай аңлата: «Кем балаларга карата назлы түгел һәм өлкәннәргә хөрмәт күрсәтми – ул бездән түгел». Моннан аңлашылганча, кеше үзен ничек кенә мин , мин намаз укыйм дип йөрмәсен, әгәр балаларга һәм өлкәннәргә карата мөнәсәбәте шәригать кушканча булмый икән, ул исламнан ерак торган кеше була.

Бүген халыкның имамнардан канәгать булмавы да сер түгел. Монда кем гаепле соң, халыкмы, әллә имамнармы? Бу сорауга халык та, имамнар да гаепле дип әйтү дөрес буладыр. Чөнки Исламнан ерак торган имамнарны шул халык үзе тәрбияли бит инде. Һәм бу вакыйга да, ата-ана белән балалар арасындагы шәргый мөнәсәбәт үтәлмәгәннән килә. Күп әниләр (үземнең ишеткәнем бар) малайларына: «Улым, бар, имамлыкка укы, намаз укып билең сызламас, зәмһәрир суыкларда төзелештә эшләгән кебек булмас!» – кебегрәк киңәш бирә дә, уллары имамлыкка укып чыгып, мәчеткә килеп, шәхси мәнфәгатен кайгырта башлый. Кешеләрне Исламга чакыру, мәчетләрдә эшне җәелдереп җибәрү турында уйлап та карамый.

Кадерле мөселманнар, хөрмәтле милләттәшләр! Бүгенге вәзгыять, җәмгыятебезнең көннән-көн бозыклыкка баруы – ата-аналарның бала хакын, балаларның ата-ана хакын үтәмәвеннән килә. Шуның өчен балаларыбызны үзебезгә һәм өлкәннәргә карата мәрхәмәтле, ихлас иманлы итеп тәрбияләргә тырышыйк. Без үз хәлебезне үзебез үзгәртмәсәк, Аллаһы Тәгалә безнең хәлебезне үзгәртмәячәк. Тәүбәгә килеп, Ислам кануннары белән яшәргә насыйп булса иде һәммәбезгә.

Рәсим хәзрәт ХӘБИБУЛЛА.

Ата-ана хакы , 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии