Су өстендәге күбек

Татарстандагы халыкның кимендә яртысы – татарлар. Димәк, кара исәп белән исәпләгәндә дә, республикабызда миллион ярым чамасы булырга тиеш. Чөнки кайсы гына кешесеннән сорасаң да, ул үзенең мөселман булуын әйтә. (Монда керәшеннәр күздә тотылмый, чөнки аларның күпмедер өлеше үзләрен татарлар, дип санамый да).

Шәһәр-авылларда йөргәндә, массакүләм чараларда катнашканда, без шул миллион ярым мөселманның барлыгын тоябызмы соң? Юк бит. Бөтен халык, шул исәптән, үзләрен мөселман, дип санаучылар да, бер үк төрле киенә, бер үк төрле исәнләшә, бер үк төрле сөйләшә, сүгенә, хәрәмен-хәләлен аермыйча, бер үк төрле ашый-эчә (дуңгыз ите кушып әзерләнгән ризыклар, аракы-шәраб-сыра), тәмәке тарта… Хатын-кызлар тәннәренең чит кешеләргә күрсәтмәскә тиешле урыннарын ачып йөри. Җәмәгать мунчаларында, пляжларда кеше каршында чишенеп йөрүчеләрне инде әйтәсе дә юк. Ягъни, мөселман кардәшләребез башка диндәгеләрдән берни белән дә аерылып тормый. Дөрес, анда-санда түбәтәй кигән бабайлар, сакал-мыекларын мөселманча үстергән ир-егетләр, хиҗаплы хатын-кызлар күзгә чалына, тик алар күп түгел.

Ә бит Аллаһу Сөбхәнәһү вә Тәгалә тарафыннан кешеләрне дөрес яшәргә өйрәтү, халыкның әхлагын камилләштерү өчен җибәрелгән соңгы пәйгамбәр – Мөхәммәд (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәләме булсын) мөселман өммәтендәгеләргә башка дин әһелләреннән тышкы кыяфәтләре, шул исәптән үз-үзләрен тотышлары белән дә аерылып торырга кушкан. Чөнки мөселман өммәте үзенең күплеген күреп, куәтен белеп, беркемнән дә курыкмыйча, бары тик бер Аллаһтан гына куркып яшәргә тиеш. Пәйгамбәребез үз белдеге белән берни дә сөйләмәгән, ул кешеләргә бары тик Аллаһу Тәгалә кушканнарны гына ирештергән. Аның шул хактагы хәдисләреннән берничәсен биредә китерү урынлы булыр:

«Башка кавемгә охшарга тырышып киенгән бәндә Кыямәт көнендә шул кавем белән кубарылыр».

«Очрашканда «Әс-сәләмү галәйкүм» («Сезгә иминлек булсын») – диеп сәламләшегез».

«Чаларган чәчләрегезне һәм сакалларыгызны буягыз».

Пәйгамбәребез ураза тотканда сәхәр ашарга кушкан. Ураза көненә кергәндә сәхәр ашау бәрәкәтне арттыра, бу да мөселманлыкны күрсәтүче билге булып тора.

Аллаһы Тәгалә Коръәндә безгә мөрәҗәгать итеп әйтә: «Әй, Адәм балалары! Без сезгә киемнәр яраттык, ул киемнәр гаурәтләрегезне каплар, һәм зиннәтле киемнәр бирдек» («Әграф», 26). «Әйт мөэминнәргә, карарга ярамый торган нәрсәдән күзләрен йомсыннар, һәм күрсәтергә ярамый торган әгъзаларын күрсәтмәсеннәр» («Нур», 30). «Әйт мөэминә хатыннарга, карарга ярамаган нәрсәдән күзләрен йомсыннар, вә фәҗерләрен зинадан сакласыннар, һәм кул белән йөзләреннән башка булган зиннәт урыннарын ачмасыннар, мәгәр һәрвакыт ачык була торган йөзләрен, ике кулларын һәм тәпиләрен ачсалар ярый, һәм башларын, муеннарын вә күкрәкләрен пәрдәләр белән капласыннар…» («Нур», 31).

Аллаһы Тәгалә кешеләргә Үзенә һәм пәйгамбәргә буйсынып, Коръән белән гамәл кылып яшәргә куша, шулай булмаганда, Җәһәннәм утында яндырылу белән кабат-кабат кисәтә. «Әй, мөэминнәр, Аллаһтан куркыгыз, вә һәркем ахирәт өчен кылган гамәлләрен тикшереп карасын, вә Аллаһ газабыннан сакланыгыз, Аллаһы бит сезнең кылган эшләрегездән хәбәрдар» («Хәшер», 18).

Мөхәммәд пәйгамбәр (аңа Аллаһының рәхмәте һәм сәләме булсын) кешеләрдәге иманның, күркәм әхлакның бер билгесе буларак, оялчанлыкны югары бәяләгән. Бу хакта ул болай дигән: «Һәрбер диннең үз холкы бар, исламның холкы – оялчанлык». «Иманның җитмештән артык тармагы бар, оялчанлык – иманның бер тармагы». Ул шулай ук иманның зәгыйфьләнүеннән сакланырга, аны ныгыту өстендә эшләргә кушкан. «Килер шундый вакыт, мөселманнар җирдә бик күп булыр, тик алар су өстендәге күбек шикелле генә (ягъни зәгыйфь) булырлар», – дигән ул.

Халкыбызның бүгенге хәле, пәйгамбәребез әйткәнчә, су өстендәге күбекне хәтерләтә. Милләтебезгә әхлагын, оялчанлыгын, иман ныклыгын кайтарып Җәһәннәм утыннан котылырга насыйп булса иде!..

Рәшит ФӘЙЗРАХМАН, шәһәре.

Су өстендәге күбек , 5.0 out of 5 based on 3 ratings

Комментарии