Үз халкыңны хөрмәт итмичә, башкалар сине хөрмәт итмәс

Милләттәшләребез арасында үзенең татарлыгыннан оялучылар да очрап куя. Үзенең татар булуына кимсенүчеләр янында туган тел турында сүз кузгатсаң, шунда ук үз-үзләрен аклый башлыйлар: «Татар телен нигә белергә? Нигә өйрәнергә әле? Аның белән ерак бара алмыйсың».

Шәһәр урамында яки транспортта татарча сөйләшә башласаң, үз татарлыгыннан гарьләнүчеләр: «Шыпырт инде, ишетерләр, авылдан килгән икән бу, дип әйтерләр», – дип, татарча сөйләшүеңнән тыймакчы, туктатмакчы була. Нишләтәсең инде, андый мескеннәрне кызганып та куясың. Русча сөйләшкәнгә карап кына татар татар булудан туктамый, бигрәк тә башка милләт вәкилләре каршында. Үз халкын, үз милләтен яратмыйча, хөрмәт итмичә торып, ул кешене ничек итеп башка милләт кешесе хөрмәт итсен?!

Татар телендә сөйләшергә дә оялып, «нәрсәгә соң ул татар теле» дип йөрүчеләр бүтән илләргә сәяхәткә чыкса, чит ил кешесе белән аралашканда үзенә ана телен белүнең ярдәмгә килгәнен беләләрме икән? Аллаһка шөкер, чит илләрдә күп йөрергә туры килде, шунысы гаҗәеп, күп очракта кирәк-яракны аңлатырга туры килгәндә татар теле ярдәм итте. Чөнки кая гына барма, аэропорттамы, шәһәрдәме, төрки телләрдә аралашучы кешеләр очрый: төрекләр, казахлар, уйгурлар, кыргызлар, үзбәкләр. Безнең телләр охшаш булганга, алар белән аңлашуы җиңел.

Әле тагын шунысын да әйтергә кирәк, мөселман кешесе гарәп телен белергә, өйрәнергә омтыла. Чөнки Коръән китабын асыл иңгән телендә укыганда, аның мәгънәләренә төшенеп, аңлап укыйсы килә. Ә менә татар телен яхшы белсәң, гарәп телен өйрәнү күпкә җиңелрәк. Чөнки алынма сүзләрнең күпчелеге безгә гарәп теленнән кергән. Мисал өчен, сабын, сәгать, инсан, һиҗрәт, китап, дәфтәр, каләм, мәчет, мәдрәсә, мәктәп, мәдәният, мәгърифәт, сихәт, нәшрият, тарих, хисап, акыл, адәм, әманәт, зәгыйфь, асыл, афәт, ахыйрәт, ахмак, әдәп, әҗәл, хаҗәт, әкбәр, әкмәл, әлбәттә, гыйлем, гамәл, бәрәкәт, бәла һәм башка сүзләр. Гарәп теле курсларында гыйлем алганда безнең сыйныфта төрле илләрдән килгән кешеләр бар иде: Америка, Кытай, Индонезия, Малайзия, Һиндстан... Аларның һәрберсе без әле генә санап киткән сүзләрне ятлап утыралар. Ә без, Аллаһка шөкер, бу сүзләрне белгәнгә күрә, ятлап тормыйча, яңа сүзләр өйрәнергә тотынабыз, ә бу исә гарәп телен өйрәнүне бер адымга булса да алга җибәрә иде. Гарәпчә китаплар укыганда да, әгәр дә уйлап-фикерләп укысаң, безнең телдә булган сүзләр күп очрый.

Аллаһы Тәгалә Коръәндә әйтә: «Бер-берегез белән танышып аралашыр өчен без сезне төрле милләтләр һәм кабиләләр итеп бар иттек» («Хөҗүрәт» сүрәсе, 13нче аять). Нишләп әле без Раббыбыз булдырган тәртипне бозарга тиеш? Татар телендә сөйләшүчеләр, халкыбызның гореф-гадәтләрен үтәүчеләр булмаса, татар халкы юкка чыгар бит. Телебездән, милләтебездән оялып, бу аятькә хилафлык кылабыз түгелме? Шул хакта уйлап, тиешле нәтиҗә ясыйк, милләттәшләрем.

Аллаһының без татарларга бүләге булган туган телебезне кадерләп, ата-бабайлардан калган шушы олы мирасны саклап, яшь буынны да үз милләте, үз дине, үз туган теле белән горурланучы татарлар итеп үстерүгә үз өлешебезне кертсәк иде.

Раил ФӘЙЗРАХМАНОВ,

Балык Бистәсе районы

Комментарии