Тыелмаганы рөхсәт ителә

Тыелмаганы рөхсәт ителә

«Бүгенге Татарстанда ислам вәзгыяте» (№51, 26 декабрь, 2012 ел) дип исемләнгән, тирән мәгънәле мәкаләне укыгач туган фикерләремне языйм әле. Аның мөфтияткә багышланган өлеше белән килешми мөмкин түгел, ә монда китерелгән вәгазь миндә катлаулы, каршылыклы фикерләр уятты.

Бидгать – гарәпчәдән тәрҗемә иткәндә, элеккесенә каршы килә торган яңа бер эш, яңа гадәт дигәнне аңлата.

Үз өстемә гөнаһлар алып, автор-хәзрәткә сораулар бирүдән башлыйм:

  1. Газеталарда, радиода, телевизорда вәгазь уку турында Коръәндә, хәдисләрдә әйтелгәнме?
  2. Мөфтине ничек куярга – сайлапмы, билгеләпме?
  3. Хаҗга баруны ничек оештырырга? Бу турыда Пәйгамбәребез (с.г.в.) нәрсә дигән?
  4. Мин июнь аенда Норильскида булган идем. Анда бу вакытта кояш батмый, диярлек, монда кайчан сәхәр ашарга, кайчан авыз ачарга? Ул турыда хәдисләрдә нәрсә әйтелгән? Шушы һәм башка күп сорауларга үзем генә җавап таба алмыйм.

Имамнарны тыңлаган, дин эшлеклеләренең мәкаләләрен укыган кешеләр беләдер: мәрхүмнәрнең өчесен, җидесен, кырыгын, елын укыту мәсьәләсе төп темага әверелде, динебезнең алга китеше, мөселманлыкка кайту шуннан гына тора кебек, моннан да мөһим эш юктыр, дип аңларсың. Хәзрәтләр Коръән иңгәнгә 1400 елдан артык вакыт үткәнен, Пәйгамбәребез (с.г.в.) VII гасырда Гарәпстанда яшәгәнен нигә искә алмый икән? Гарәпләр күчмә тормыш алып барган, аларда авыллар юк, мәетне кайда үлсә, шунда комга күмгәннәр. Аларда бездәге төшенчәдәге кебек зиратлар да юк. Шуңа да алар аның өчесен, җидесен, кырыгын, елын укытып йөри алмаган. Хәзрәт, Коръән мәҗлесе үткәрелергә тиеш ди. Ә аны ни өчен мәрхүмнең җидесенә туры китереп үткәрергә-укырга ярамый, нигә бу зур гөнаһ?! Русларда: «Что не воспрещено, то разрешено», – дигән әйтем бар. Ягъни тыелмаган әйбер рөхсәт ителә, дигән сүз. Әлеге көннәрдә Коръән уку тыелганмы?

Мәсьәләнең икенче ягы: хәзер авыл мәчетләренең күпчелегендә җомга намазы гына укыла. Яшьләр юк диярлек, анда унлап пенсионер карт йөри. Хәзрәтнең бөтен булган аудиториясе – тыңлаучылары шул. Мәрхүмне искә алу кичәсенә яшьләр, чистарынып, башларына түбәтәйләр киеп килә. Анда, ким дигәндә, 15-20ләп кеше була. Бу бит хәзрәткә әзер аудитория – тыңлаучы. Бәлки, аларның кайберләре шул Коръән сүзләрен тыңлагач, үтемле вәгазьләрдән соң дин юлына басар, мәчетләргә дә йөри башлар. Моның нәрсәсе начар? Тупас итеп әйткәндә, бу теманы нәрсәгә изәргә? Моннан да мөһим проблемалар җитәрлек бит!

Дин эшлеклеләре, хәзрәтләр үзләренең XXI гасырда яшәвен онытмасын иде. Хәзер, Ишми ишан заманындагыча, Кояш Җир тирәли әйләнә, дип сөйләп булмый. Тыңлаучыларның күбесе – югары белемле, алар бар юнәлештән хәбәрдар. Ул гына түгел, әле өлкәннәр дә. Миңа сугышка кадәр дүрт класс кына укып калган сугыш ветераны сорау бирә: «Мин оныгымның астрономия китабыннан укыдым, безнең Кояш системасыннан читтә дә галактикалар бар икән. Бакый, аларына да безнең Аллаһ хуҗамы», – ди.

Мин 46 ел укытучы булып эшләдем. Ел саен кабатлана торган темага да тыңлаучысы бар һәм аны, замана үзгәрешләренә карап, яңача аңлатасы була. Шуңа күрә һәр дәрескә ныклап әзерләнергә туры килә иде.

Хәзрәтләребезгә дә тыңлаучылар алдына чыкканда, бик нык әзерләнеп, үтемле итеп аңлатырлык булып чыгарга кирәк. Әнә Рамил хәзрәт Юнысны тыңларга яшьләр дә ябырылып килә, аның кебек үк, кешеләрнең күңеленә үтеп керерлек итеп сөйләргә тырышырга кирәк.

Бакый хаҗи ЗЫЯТДИН.

Балтач районы, Карадуган авылы.

Комментарии