Мәчеткә ярдәм кирәк

Дини гыйлеме булмау кешене төрле хорафатларга ышанырга мәҗбүр итә. Ахырзаманга ышанып, күпме кеше ни кылганын белмәде. Югары дөньяви гыйлемнәре булган кешеләр дә, динне белмәгәч, бу уйдырмаларга ышана язды. Шәхсән үземә дә бу хакта сорау бирүчеләр булды. Әйе, ахырзаман булачак, әмма аның вакытын Бер Аллаһ кына белә. Шуңа күрә дә дин гыйлемен өйрәнү фарыз булып тора.

Дин гыйлемен мәчетләрдә һәм мәдрәсәләрдә генә өйрәтәләр. Бу нисбәттән, безнең Түбән Кама Җәмигъ мәчете күпләргә үрнәк булырлык. Укытучыларыбыз – бар да гыйлемле, укырга да – иртәдән алып кичкә кадәр – 800ләп кеше йөри: 600 хатын-кыз, 200 ир-ат. Хәтта сыйныфлар җитми.

Шундый зур шәһәребездә әлегә 1 генә мәчет. Аллаһының рәхмәте белән, 12нче микрорайонда, икенче мәчет төзелә, әмма матди мөмкинлекләрчикле булу сәбәпле, аны ахырынача җиткерә алмыйлар. Югыйсә, мәчеткә җомга намазына һәм укырга йөрүче мөселманнар үзләреннән өлеш кертергә тырыша инде. Өч тапкыр «Бер айда – бер миллион» дигән акция дә узды. Әмма шундый зур төзелешне бу акцияләр белән генә төзеп бетереп булмый шул. Монда зур оешмалар булышлыгы да кирәк. Андый оешмалар күп-күбен. Тик шәһәребезне исле газлар белән бик күпләр төтәтсә дә, «Татнефть», «Танеко»данкала, булышучы юк диярлек. Бу оешма җитәкчеләре Шәфәгать Тәхәутдиновка һәм финанслау эшләрен оештырып йөрүче Хәмзә Баһмановка халкыбыз исеменнән изге догалар юллыйбыз. Аллаһы Тәгалә аларга исәнлек-саулык бирсен! Алардан дога өмет итүче әрвахларына изге дога булып барсын. Бу мәчет тә 700-800 кешегә исәпләнгән.

Шуңа күрә дә «Безнең гәҗит» аша төрле төбәкләргә таралып гомер итүче Түбән Кама районы кешеләренә һәм башка мөселман кардәшләргә дә Аллаһ йортын төзешүдә ярдәм итүләрен сорап мөрәҗәгать итәсем килә. Бу – һәммәбез өчен дә тарихи вакыйга, чөнки мәчет көн дә төзелми. Әҗере дә мәңгелеккә бара.

Аллаһы Тәгалә әйтә:

«Дөреслектә Аллаһның мәчетләрен Аллаһка һәм Кыямәт көненә иман китерүчеләр төзи» (Тәүбә-18).

Аллаһы Тәгалә һәммәбездән разый булсын! Ярдәм күрсәтергә теләүчеләргә бу мәхәлләнең махсус исәп-хисап счеты:

ММРО Мухтасибат г.Нижнекамска и Нижнекамского района, ИНН/КПП 1651025053/ 165101001, р/c 40703810799240000066 (спец. счет для строительства мечети Прихода № 3 в ОАО АИКБ «Татфондбанк», г. Казань, к/с 30101810100000000815, БИК 049205815.

Фатыйма ГАБИДУЛЛИНА.

Түбән Кама шәһәре.

Комментарии