Күкләрне «кайгыртучылар»

Мәскәүдә яшәүче рәссам Чемоненко Александр Бастрыкинга дәгъва белән мөрәҗәгать иткән. Мөрәҗәгатьнең эчтәлеге мондыйрак: «Алла бармы? Булса ниндиерәк җан иясе? Аны күрүчеләр бармы, кай тирәдә яшәгәнлеге билгелеме? Әгәр дә юк икән, нигә Провославие чиркәве башлыгы патриарх Кирилл ялган сөйли? Үзенең ялганы белән ул ни өчен рәссамнарның, җырчыларның, биючеләрнең иҗатына чикләүләр куя, ягъни аларның хокукларын кыса?»

Төптән уйлап, җавап бирергә исәп тотканда, дәгъваның эчтәлеге – Бастрыкин өчен җитди нәрсә. Әгәр дә ул Аллаһы Тәгаләнең барлыгын исбат итү мөмкин түгел, аны күрүче, кайда яшәгәнлеген белүче юк, андый җан иясенең төсе-кыяфәте мәгълүм түгел, дип җавап бирә икән, патриарх Кириллның да ялган сөйләгәнен дәлилләргә кирәк булачак бит. Әле алай гына да түгел, үзенең ялганы белән чиркәү башлыгы хөкүмәттән быел гына да 300 миллион сумнан артык акча каерды. Сәбәбе – Аллаһ ризалыгы өчен. Ә ялган юл белән дәүләт казнасыннан акча каеру – ул бит җинаять!

Мөхтәрәм Бастрыкин Алла бар, дип нәтиҗә ясады ди. Бу очракта да ул үз фикерен дәлилләп күрсәтергә һәм өстә санап кителгән сорауларга җавап бирергә тиеш була.

Үзенең бер очрашуында патриарх Кирилл Путинга мөрәҗәгать итеп: «Сез Җирдәге мәсьәләләрне хәл итегез, ә без күктәгеләр белән эш итәрбез», – диде. Имештер, Аллаһы Тәгалә күкнең кай төшендәдер утыра, патриарх исә аның белән элемтәдә тора, аның ризалыгы белән эш итә. Ни әйтсәң дә, күктә тәртип юк бит әле. Җирдәге машиналар кебек, күккә җибәргән космик корабльләр дә һәлакәткә очрап тора. Килгән зыян миллиардлар белән исәпләнә. Боларны тикшерү, эзләү өчен шактый гына чыгымнар тотарга кирәк. Тикшерүчеләрнең санын да арттырмыйча булмас. Әле болай да соңгы ун ел эчендә хокук сагында торучыларның саны ике мәртәбә диярлек арткан. Гомумән, безнең җәмгыятьтә җинаять кылу һәм хокук саклау туры пропорциональ рәвештә үсә. Ягъни җинаять арта – хокук сагында торучылар күбәеп китә, алар артыннан җинаятьчеләр дә ишәя. Бәлки, шуңа да Бастрыкин тикшерү эшләре башлап җибәргәндер дә. Аны да кызганып куйдым әле. Боларның барын да тикшереп, җавап бирү өчен, нервылар гына чыдый торганмыни? Нерв җепселләрең бастырык юанлыгында булса гына инде?..

Әнис ЗАРИПОВ.

Комментарии