Үрнәк әти, ышанычлы дус иде

Вакытсыз арабыздан киткән яшьлек дустыбыз, Саба муниципаль районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Шамил Зиннуровның якты истәлегенә.

Җир тетрәүме? Дөнья кителүме?

…Бар җиһанда караңгылык мәле.

Якты дөнья белән хушлашасың…

Нәрсә булды? Нидә сәбәпләре?

Җавапларын алып булыр микән…

Аңлашып та, хәер, нинди файда?!

Изге җаның инде зәңгәр күктә,

Изге җаның инде тулган айда.

Болытлардан карап әйтәсеңдер:

«Уртак юлны сезгә үтәргә, – дип.

Яшьлектәге хәтер йомгакларын

Миннән башка гына сүтәргә”, – дип.

…Истәлегең калыр инде мәңге

Тугрылыкка язмыш сынавыдай.

…Сагышлардан күңел ярсыганда

Түземлелек бирсен иде Ходай!

Якын дуслары исеменнән – телевидение журналисты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фоат ГАЙСИН.

Зөлфәт Зиннуров – якын дусларымның берсе. Хәер, аны белмәгән кеше юктыр. Радиода һәм телевидениедә тапшырулар алып баручы, хәзер үзен җырчы итеп танытып килүче булдыклы егет ул. Ләкин Зөлфәт мине икенче яктан әсир итте. Ул җай чыккан саен әтисе турында шулкадәр горурланып сөйли иде. Кызганычка, ата белән бала арасында бу кадәр яратуны, хөрмәтне, дуслыкны бүген еш очратмыйсың. Үзем әтисез үскәнгәме, кара, нинди әтисе бар кешенең дип, бу гаиләдәге дуслыкка сокланып, көнләшеп тә карый идем хәтта. Инде менә Зөлфәтнең шундый якын дусты – әтисе 55 яшендә, һич уйламаганда, мәңгелек йортка китеп барган. Анда да яхшы кешеләр кирәк, күрәсең…

Кызганыч, Шамил әфәнде белән танышырга өлгермәдем. Шундый әти кеше белән аралашасым килгән иде. Әтиле булу бик зур бәхет бит. Ул нәни чакта гына түгел, үскәч тә кирәк. Аны әтисе булмаганнар бар тулылыгы белән аңлый.

Зөлфәт энем, сабыр булыгыз! Шамил Зиннуровның урыны җәннәттә булсын. Хәзер аңа догаларыбыз гына ярдәм итә ала инде… Мәрхүмнең туганнарының, якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Аллаһы барчагызга сабырлык бирсен. Язмыштан узмышлар юк. Берни дә эшләп булмый.

Ихтирам белән Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии