«Дөньяңны онытып музыка тыңлау юньлегә илтмәс»

«Дөньяңны онытып музыка тыңлау юньлегә илтмәс»

Сәхнәдә чыгыш ясаучылар бу теманы беренче тапкыр гына кузгатмый инде. Җырчы Алия Исрафилова да шул исемлектә. Күптән түгел үзенең Инстаграмына бер пост та язган иде.

«Намаз укыган кеше сәхнәдә җырлап йөрми!» дигән гаепләүдән соң бик күпләр мине яклап язды. Кайберәүләр: «Алия, намаз укыганыңны әйтмәскә иде», – дип тә җибәрәләр. Әйтерсең мин ниндидер җинаять эше кылам! Аларның нишләп алай әйтүләрен аңлыйм мин. Аллаһка табыну кеше белән Аллаһ арасында гына булырга тиеш. Ләкин сүз уңаеннан әйткән сүз булгач, бик «диндар» кешеләргә мине тәнкыйтьләр өчен сәбәп табылды. Тик минем бер кылым да селкенмәде, борчылмагыз. Унбиш елдан артык сәхнәдә бит инде мин. Атна саен йөзләгән, кайвакыт меңләгән кеше каршына менеп басам. Тик шул йөз кешенең һәрберсе мине ярата, миңа соклана дигән уй белән беркайчан да алданганым булмады. Гомумән, ул йөз кеше минем турында нәрсә уйлый икән, дигән сорау хәтта туып та караганы юк. Аларны уйлый башласаң, сәхнәгә менмәс тә идем. Сәхнә – иҗат. Иҗат белән үземнең арага мин бер кешене дә кертмим. Кешеләр тегеләй ярата, кешеләр болай ярата, дип кеше фикере артыннан куып йөрсәм, мин бөтенләй башка Алия булыр идем. Алар такмак ярата, тиз, дәртле җырлар ярата, кызык-мызык, анекдот сөйләгәнне ярата, син дә шулай эшлә, популяр булырсың, дигән сүзләрне мин бик еш ишетәм. Ләкин ул санап киткән нәрсәләрнең берсен дә мин яратмыйм шул. Үземә ничек ошый, шулай эшлим. Аллаһка табыну эшендә дә шулай. Яулыкны тегеләй бәйлә, бармакларны болай бор, дип өйрәтеп торучылар муеннан. Аларны тыңлый башласаң, диннән чыгып китәргә дә ерак түгел. Тик монда да мин үз юлымда. Дөресме, дөрес түгелме, Ахирәттә генә белербездер, мөгаен», – дип яза ул.

Узган ел Азат Абитовның социаль челтәренә дә укучылар «Музыка – ул хәрәм», – дип язганнар иде. Әле шуңа: «Иманлы кеше сәхнәгә менми. Кыямәт көнне барысы да ачыкланачак. Дингә каршы чыгуыгызның зыяны бары үзегезгә генә», – дип тә өстәделәр. Ислам динендә музыка тыңларга ярыймы? Җырчылар сәхнәдә чыгыш ясап, юып бетерә алмаслык гөнаһ җыялармы? Бу турыда «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин белән сөйләштек.

– Рөстәм хәзрәт, ислам динендә музыка тыңлау рөхсәт ителәме? Күп кенә кешеләр намазга баскач, концертка йөрми башлый, музыка тыңламый, диләр. 

– Музыка тыңлау күпчелек ислам галимнәре тарафыннан хупланмый. Ни өчен дигәндә, музыка бит төрле була. Күңелдә шәһвәт, агрессия уята, нәфесне арттыра яисә күңел төшенкелегенә китерә торганнарын тыңларга ярамый. Көе, сүзләре Аллаһка, Пәйгамбәребезгә (с.г.в) ата-анага, Ватанга мәхәббәт хисләре уята, рухи яктан баета торган җырлардан зарар булмас, иншаллаһ. Пәйгамбәребез (с.г.в) дөңгер (бубен) кебек уен коралларында уйнап, күңел ачуны тыймаган. Ләкин һәрнәрсәдә чаманы белү кирәк. Фарыз гамәлләрне үтәмичә, дөньяңны онытып, мөкиббән китеп музыка тыңлау юньлегә илтми.

– Чын мөселман кешесе җырчы була аламы?

– Җырчы була ала, әлбәттә. Элек бик популяр булган мөнәҗәт, бәетләрне әйтүчеләрне җырчы, дибез. Дөньяда танылган күп кенә Коръән-хафизлар шулай ук матур итеп нәшидләр башкара. Нәшид – музыка уен коралларын кулланмыйча гына башкарыла торган мөселман җыры. Хәтерләсәгез, Чечен Республикасы башлыгы Рамзан Кадыйровның кызы танылган хафиз белән дин турында матур җыр башкардылар. Бернинди уен коралсыз, фәкать тере тавышка. Тирән мәгънәле, әдәпле җырлар башкаруның зыяны тимәс.

– Гомумән, мөселманнарга сәхнәдә чыгыш ясау, пародия кую, кеше көлдертү рөхсәт ителәме?

– Бу бик катлаулы мәсьәлә. Рәсүлебез (с.г.в.) Коръәни Кәримдә болай дип язган: «Кеше көлдерсәгез дә, хаклык белән көлдерегез». Алдап, булмаган хәлләрне сөйләп кешенең күңелендә кызыксыну арттыру, аны ышандыру рөхсәт ителми. Пәйгамбәребез (с.г.в.) һәр сорауны да, һәр яңа эшне дә ялгансыз хәл иткән, хәзерге заман кешесе дә туры юлдан тайпылмыйча, шул гади генә нәрсәне үтәсә иде.

– Хәзер дога һәм вәгазьләрне интернет аша тыңлау мөмкинлеге бар. Бу дини язмалар да күбрәк матур көйгә салына хәзер. Аларны тыңлау дөресме?

– Әгәр дә алар әле әйтеп кителгән музыка уен кораллары кулланылган көйгә салынса, аларны тыңлау дөрес булмас. Хәзер вәгазь сөйләү, азан әйтү кебек матур бәйгеләр дә оештырыла. Мөселман халкы – моңлы халык. Интернет киңлегендә фәкать тере тавыш кына яздырылган язмалар да күп, шуларны тыңласак иде.

– «Хәзрәтләр көне буе вәгазь белән сүрәләр генә тыңлап йөриме, әллә машинада барганда радионы кабызып, гади җырлар да тыңлыймы икән?» – дип кызыксына бер укучыбыз.

– Шәхсән үзем турында җавап бирә алам. Машинада барганда хәбәри радио каналларын кабызам, Казанда андыйлар җитәрлек. Дөньяда, республикада, Казаныбызда булган хәлләр белән кызыксынам. Әлбәттә, безнең Татарстаныбызда ФМ дулкынында чын мөселман радиосы юк. Бу бик кызганыч. Дин турында күбрәк сөйләшү алып барылган, матур һәм әдәпле җырлар куелган чын дини радио җитми. Дөрес, хәзер күңел күтәрү, вакыт үткәрү өчен генә алып барылган эфирлардан читләшәбез кебек. Бу бигрәк тә «Китап», «Тәртип» радиосында сизелә. Алар күбрәк элеккеге җырларны яңгыраталар. Ә иске җырларны тыңлаганда уен коралларының тавышы ишетелми. Элеккеге җырчыларның үз тавышлары ул көйне баса, ә хәзергеләре тавышы әзрәк ишетелсен дип фәкать музыка белән генә эш итә. Кайсы җырны алма, «бум-бум» дип бәреп тора.

– Сез никах мәҗлесләрендә еш буласыз, игътибар иткәнегез бардыр: күпләр хәзер никахка да тамада чакырта. Бәйрәмдә акырып җырлап утыру, гомумән, мәхәббәт, ярату турында җырлау рөхсәт ителәме? Әллә никах укылгач, җыр тыңларга ярамый дигән нәрсә юкмы?

– Хәзер никах мәҗлесләре тулы үзгәреш кичерде. Элеккечә авылларда кыз өендә үткәрелә торган бу йола мәчеткә түгел, ресторан-кафеларга күчеп бара. Билгеле ки, анда җырчы, алып баручылар да чакырулы. Андый чакта мин никахны укыгач, гафу үтенеп, тизрәк китү ягын карыйм, чөнки анда дискотека башлана. Ул инде дөньяви һәм рөхсәт ителми торган әйбер. Дөрес, кайбер хәзрәтләр үзләре үк никах мәҗлесен алып бара. Тамадалар арасында да «хәләл»ләре бар. Бу – аракысыз мәҗлес дигән генә сүз түгел, монда сүзләр дә, гамәлләр дә, көйләр дә – барысы да шәригатебез кануннарына туры килергә тиеш.

– Олы буын җырчылары, кызганычка каршы, кими бара. Алар белән бергә туган як, гаилә, милләт, динебез турындагы җырлар да юкка чыга. Ничек уйлыйсыз, ни өчен яшь җырчылар репертуарындагы җырларда тирән мәгънә юк икән? Барысы да бер калыпка салынган, рифмага туры килгән сүзтезмәләр кебек.

– Без моны сизәбез, ишетәбез, аңлыйбыз. Яхшы җырчылар да очрамый түгел. Танылган җырчыларыбыз арасында да «машаллаһ», «иншаллаһ» дип җырлаучылар бар. Дөрес, бер дини сүз кулланып кына, җырга мәгънә кермәс. Бу сорауны шигырь язучыларга юллар идем. Ни өчен җыр сүзләренә тирән мәгънә салып булмый икән? Бу бик начар күренеш. Бәлки, аларны мәчетләргә җыеп, бу темага фикер алышу кирәктер.

– Пәйгамбәребезнең (с.г.в) музыкага карашы нинди булган? Кайбер дини китапларда Ул кыллы музыка уен коралларының тавышын яраткан, дип языла. Бу турыда Коръәни Кәримдә берәр сүз әйтелмиме?

– Коръәндә музыка коралларында уйнауның, аларның тавышларын тыңлауның хәрам булуы хакында сүз юк. Рәсүлүллаһ хәзрәтләренең гает көннәрендә, туй вакытларында уен уйнаудан тыймаганлыгы да билгеле. Кешеләрнең азгынлык эшләвенә сәбәпче булмаган, аларның фикерләрен начар якка үзгәртмәгән, рухларын тукландырган һәм, иң мөһиме, Аллаһка якынаюга ярдәм иткән микъдарда музыка тыңлау хәтта саваптыр.

Әңгәмәдәш – Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии