«Күлмәк салып, «юбка» кидек»

«Күлмәк салып, «юбка» кидек»

Татар милләтенең ак әбисе, вәгазь остасы Сәйдә апа Аппакова белән күрешсәң, дини сабак алмый гына китәм димә. Аның белеме, тыныч тавышы Ислам диненә карата хөрмәт уята. Бүген ул күпләр арасында бәхәс уята торган яулык бәйләү темасына тукталды. Аның сөйләгәннәрен сезгә дә тәкъдим итәбез. 
– Гасырлар буена татарның матур киенергә яратканын беләбез. Ул һәрвакыт өс-башын чиста-пөхтә йөрткән. Яктырак төсне сайлаган, ак, яшел төсләрдәге киемгә өстенлек биргән. Ашамаса ашамаган, хәтта авыр сугыштан соңгы елларда да өй тирәсен карап, рәшәткәләрен яшел, зәңгәр буялар белән бизәргә тырышкан ул.
Дин сабагы укытылмаган заманнарда гына кайбер милли гореф-гадәтләребез зәгыйфьләнде. Бу бигрәк тә киемнәребезгә кагыла. Үз телебездә сөйләшми башлау белән гореф-гадәтләрдән ераклаштык шул. Рус телендә сөйләшә башладык, аның киеме, гореф-гадәте килеп керде. Бала итәкле күлмәкләребезне салып, «юбка» кидек. Мода, имеш. Еллар үткән саен модалар да алышына барды. Дини мәгълүматны өйрәнүгә игътибар итү белән янә башка яулык бәйләнә башлады. Дингә рөхсәт бирелгән чорда татар халкына төрекләр киемнәр белән күп ярдәм итте. Әлбәттә, алар безгә үз киемнәрен, яулыкларын җибәрделәр. Яңа гына дингә килгән, үзенең тарихын, гореф-гадәтләрен белмәгәне, без шушы киемне кияргә тиешбез, дип шатлана-шатлана бушлай килгән киемнәрне кия башлады. Шулай итеп, яулыкларны өчпочмаклап бөркәнеп, муен өлешендә булавка белән беркетеп кую модага керде. Күбрәк яшь кызлар, яшь ханымнар арасында таралган бу мода олы яшьтәгеләргә дә күчте. Татар халкының бик исе китмәсә дә, башка милләт кешеләренә бу ошап бетмәгән, күрәсең... 
Менә беркнне өемә өч рус хатыны килеп керде. Исәнләштек, күрештек. Гадәттәгечә, миңа кем килсә дә үз туганым кебек каршы алам. Нигә килгәннәрен дә сорамадым, алар да әйтмәде. Чәй янында сыйлана торгач, сер ачылды бит. Боларга татарларның яулык бәйләү рәвеше ошамый икән. «Элек татар хатыннары сезнең кебек дүртпочмаклап ак яулык бәйлиләр иде, без дә соклана идек. Әйтегез әле, ни булды аларга? Нигә татарлар яулыкларын элеккечә бөркәнми башлады?» – диләр.
– Әйе, шулай. Сез дөрес сөйлисез, – дим. – Борынгылар күбрәк ак яулыкны дүртпочмаклап бәйләгәннәр. Йон, кәшемир, ефәк яулыклары төрле төстә – яшел, зәңгәр, кызыл, чәчәкле-чуклы да булган. Ә менә мин үзем ак төсне күбрәк яратам, калган төсләр миңа килешми сыман... Бездә беренче чиратта киемнең төсе түгел, аның чиста, пөхтә булуы мөһим (өч мәртәбә чайкалган булырга тиеш). Боларны безгә бала вакыттан ук өйрәтә башлыйлар, чөнки Ислам дине шуны таләп итә. Ислам дине – пакьлек, тынычлык дине, милләтебез – тынычлык сөюче, чисталык яратучы милләт. Хәтта синең кигән киемең дә кешеләрдә матур, җылы тәэсир калдырырга тиеш.
– Без дә шулай дибез, татарларның гореф-гадәтләре, дүртпочмаклы ап-ак яулыклары үзенә күрә бер ямь, җылылык, матурлык бирә иде ич, – диләр.
– Рәхмәт килүегезгә! – дим нәрсә әйтергә дә белмичә.
Урамда, юлда, тукталышларда, күршеләр тарафыннан үзем гел рәхмәт ишетәм, әмма мин моңа ул кадәр игътибар да итми идем. Яшь кызлар, киленнәр хәзердән үк минем кебек яулыкларын дүртпочмаклап ябып йөрмәсләр бит инде, дип фикер йөртә идем. Чакырылмаган кунакларым мине уйларымда гына булса да, балачагыма кайтарды. Әти-әниләрне, туганнарны, борынгы имам- абыстайларны искә төшерәм, берәм-берәм күз алдымнан үткәрәм. Барлык очракта да дүртпочмаклап яулык бәйләү! Бу күренеш безгә бик борынгы әби-бабайларыбыздан мирас булып килеп ирешкән, күрәсең.
Өс киемнәре, сөйләшүләре, үз-үзләрен тотышлары, аяк атлаулары дисеңме... Барысы да безгә үрнәк булган бит. Кунаклар киткәч, әниебез безгә дәрес бирер иде. Алар кебек салмак кына, аякны җиргә тидерер-тидермәс кенә уртача адымнар белән гәүдәне төз тотып, ашыкмыйча йөрергә өйрәтер иде. Капка астыннан – казлар йөри торган урыннан – бу абыстайларны күздән югалганчы карап калуларым исемдә. Алар су өстендәге ак пароходлар кебек әкрен генә, ашыкмыйча гына атлап барырлар иде...
– Сез дөрес сөйлисез, ханымнар. Без, татарлар, элеккеге гореф-гадәтләребезне кулланмый, милли киемнәребезне кими башладык шул. Моның төп сәбәбе – үз телебездән баш тартуыбыздадыр. Гаиләдә туган телебездә сөйләшмибез, мәктәп, институтлар да сезнең телдә укыта. Тел белән сезнең гореф-гадәтләрегез, киемнәрегез килеп керде. Үзебезнең бала итәкле күлмәкләребезне, дүртпочмаклап бәйләнгән ак яулыкларыбызны хәзер сәхнәләрдә һәм Коръән ашларында гына күрә башладык.
Соңгы елларда мөслимә туташлар, ханымнар арасында озын, җирдән сөйрәлеп йөри торган күлмәкләр, итәкләр модага керде. Менә бусы инде – күңелне борчый торган күренеш, чөнки намаз укыганда һәрнәрсә дә – тәнең, күлмәгең, башкасы да чиста булырга тиеш. Ә бүгенге яшьләребезнең күлмәк итәкләре урам пычрагын җыеп йөри. Алар шул көенчә намазга да баса. 
Яулыкларыгызны минем кебек дүртпочмаклап бәйләгез, димим. Кемнең әле карчык буласы килсен! Шуңа күрә мин аларга шарфларыгызны баш артына бәйләп, бер очы белән муеныгызны каплагыз, дим. 
Мин үзем пенсиягә чыгу белән ак яулыгымны таратып, дүртпочмаклы итеп бәйләп йөри башладым. Карчыкларыбызның кап-кара яулыкка төренеп, яулыкны өчпочмаклап бөркәнеп, булавка белән эләктереп йөрүен үзем дә ошатып бетермим. 
Дөресен әйткәндә, Коръән ашларында яулыкларын өчпочмаклап бөркәнгән апа-әбиләр шактый. Кайберсенә сүз катсаң, мөселман хатын-кызлары бөтен җирен томалап йөрергә тиеш, дип җавап кайтаралар. Мин әтиебез белән аралашкан, йөрешкән 17 имамның абыстайларын күреп үстем. Барысы да таратып бөркәнгән ак яулыктан, иңнәренә шәл яулык япкан булырлар иде. Барысының да ирләре яраган һәм ярамаганны белә торган Коръән-хафизлар иде. 
Борынгыдан килгән, вакыт сынавын үткән киемнәребез, үзебезгә генә хас яулык бәйләү рәвеше – болар бит безнең милли байлыгыбыз.

СОРАГЫЗ! 
КОРЪӘННЕ НИЧЕК УКЫРГА?
– Берәр эш белән мәшгуль булган вакытта Коръән укырга ярыймы? Әгәр кешенең тәһарәте булмаса, ул изге Китапның битләренә кагылмыйча гына анда язылганнарны укый аламы?
Саймә әби,
Казан шәһәре
– Әгәр эш кешегә Коръәнне ихлас йөрәктән укырга комачау итми икән, бу рөхсәт ителгән күренеш. Шулай ук тәһарәтсез хәлдә дә изге Китапның битләрен карандаш белән ачып барып укырга мөмкин. Кәсеп итүче остага, мәсәлән тукучыга, итекчегә эш вакытында Коръән укырга ярый, әмма аның шөгыле ихласлык белән укуына комачау итмәскә тиеш. Әгәр мәктәптә (яки башка урыннарда) бер кеше тавыш белән Коръән укыса, янәшәдән үтүчеләр туктап тыңларга тиешле, әгәр дә укучылар күп һәм тавышлар арасында буталчыклык күзәтелсә, ягъни кеше бер генә тавышны тыңлый алмаса, бу очракта мәҗбүри түгел. 
Тәһарәте булмаган кеше, Коръәнне карандаш яки пычак белән ачып барып укырга мөмкин, – дип җавап бирде сезнең соравыгызга «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.
ӘГӘР ЙОКЫГА КИТСӘМ...
– Әгәр кеше бернәрсәгә дә терәлмәгән килеш, утырган хәлендә йокыга китсә, аның тәһарәте бозыламы?
Фәнзия ВАФИНА,
Чаллы шәһәре
Соравыгызны «Казан нуры» мәчете имамы Алмаз хәзрәт Мөхлисовка юлладык. Ул болай дип җавап бирде: 
– Әгәр кеше идәнгә арт саны белән нык берегеп утырса, бу һава чыгуны тоткарлый ала. Бу очракта аның тәһарәте бозылмый. Әгәр дә инде кеше берәр нәрсәгә сөялеп утырса яисә нәрсәгәдер терәлеп йокыга китсә, һәм ул терәлгән әйберне алып, ул егыла калса, бу очракта инде аның тәһарәте бозылган санала. Киресенчә булганда, тәһарәт бозылган булып саналмый. 
Шуны да истә тотарга кирәк: бүгенге көндә күп ризыкларның шактый майлы булуын исәпкә алганда, йокыдан уянганнан соң һәрвакытта да тәһарәт алсак, хәерлерәк булыр. 
МӘҖЛЕС ҮТКӘРҮ – ГӨНАҺМЫ?
Нишләп соңгы арада аш мәҗлесләре үткәрүне сүгеп сөйләүчеләр артты? Бу дөрес түгел, диләр. Аңлатып үтмәссезме?
Исемем редакция өчен генә,
Казан шәһәре
Әлеге мөрәҗәгатегезгә Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның вәгазе белән җавап бирәсе килә:
– Традицияләребезне танырга теләмәүчеләргә аптырыйм. Әнә, соңгы вакытта өчесен, җидесен, кырыгын, елын үткәрү гадәте 1789нчы елда чиркәү әһелләреннән кергән дип сөйли башладылар. Чиркәү әһелләреннән кергән тәртип түгел бу. Әби-бабаларыбыз христианнарга охшамас өчен бөтенесен эшләгән. Әгәр аны христианнар тагарга теләсә, берничек тә кабул итмәсләр иде.
Әйтик, озын сакал йөртү – сөннәт. Әмма, кайсы кавемгә охшарга теләсәң, шул кавем белән кубарылырсың, дигән хәдис бар. Бабаларыбыз урыска, попларга охшамас өчен күркәм генә сакал йөрткән. 
Әбиләребез дә «монашка»ларга охшамас өчен озын кара күлмәк кимәгән. Киресенчә, аксыл, якты төсләргә өстенлек биргән. Яулыкны да татарча булсын, аерылып торсын, дип җәеп бәйләгәннәр. Алар үзенчәлекне шулай саклаган. Шуңа күрә, «урысларга охшап өчесен, җидесен, кырыгын үткәрәләр» дип әйтү дөрес түгел. Әнә, язучыбыз Нурихан Фәттах, төрки халыклар борынгы заманнарда, кеше үлгәч, кабер янына барып корбан чалганнар, дип яза. Ислам кабул иткәнче булган бу. Христианнарда «поминка»лар – борынгы йоладан күчкән бәйрәм генә. Аларның динендә дә юк ул. Хәзер дә кайбер халыкларда, кеше үлгәч, кабер янында корбан чалына. Кабер янында корбан чалу, ашап утыру килешми. Әмма сәдака бирү мөмкин. Мөмкинлегең бар икән, мохтаҗларга, мескеннәргә бер сарыгыңны сәдака итеп бир. Менә шуннан гүр сәдакасы килеп чыккан. Ул мәҗбүри түгел. Сәдака бирүдә гөнаһ юк. Әмма шуның белән кабер янында корбан чалуны туктатканнар.
Өчесе, җидесе, кырыгы дип борынгы заманда кабер янында корбан чалып, аш үткәрә торган булганнар. Моны хәзрәтләребез өйдә вәгазь сөйли торган Коръән мәҗлесенә әйләндергән. Әгәр без – имамнар ислам динендә өчесе, җидесе, кырыгы, елын уздыру юк дип, чакырган җиргә бармыйча, вәгазь сөйләүдән туктыйбыз икән, халык моңа карап тукталмаячак. Ә менә башкаларга иярүләре бар.
Бервакыт аракы эчеп утырганнарын күрдем. «Нишлисез?» – дип сорагач, «Нурулланың җидесен билгеләп үтәбез», – диделәр. Бүген халкыбызның 90 проценты диннән ерак әле. Без тыйсак, ул көннәрнең эчү мәҗлесенә әйләнүе бар. 
Кайбер кешеләр, имам Әбү Хәнифә өчесен, җидесен үткәрүне кабахәт бидгать дип әйткән, диләр. Имам ул сүзне әйтә алмаган. Чөнки аның заманында мондый эшләр булмаган. Билгеле, берәр имам, өчесен, җидесен үткәрегез, шул кешеләрне чакырыгыз дип куша икән, бу инде – гөнаһ. Мәҗбүри эш түгел бу. Кешенең үткәрәсе килә икән, үткәрсен. «Каядыр чакыралар икән, анда барып кешене вәгазьләү – ганимәт, Аллаһ Тәгаләнең бүләге», – дигән пәйгамбәребез (с.г.в.).
Ярый, өчесен, җидесен билгеләп үтүне тыйдык, ди, аңа карап урамда йөри торган кешеләр мәчеткә йөрми бит. Менә фаҗигаләр була, кешеләр үлә. Кабер янына килеп, чәчәк, шәм куялар. Әгәр без балаларыбызны дога кылудан, мәҗлесләр үткәрүдән туктатсак, алар телевизордан күреп, зиратка барып, каберләргә чәчәк, алма, печенье куя башлаячак. Алма, венок куюлары яхшымы, Коръән укып дога кылдырулары яхшымы? 
Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА әзерләде

Комментарии