Мәңгелек йортыбыз тәртиптә булсын!

Зират – мәңгелек йортыбыз, әби-бабайларымның, абый-апаларымның туфрагы…
Биредә һәрбер нәсел-ыруның үз аумагы, элек-электән үк анда читләр күмелмәгән. Бу урында без язын, көзен өмә ясыйбыз, чистартабыз, чүп-чардан арындырабыз, чардуганнарын буйыйбыз, язуларын төзәтәбез…
Авылыбыз зурайган саен, читтән килеп йорт салучылар да арта бара. Араларында удмурт, мари, керәшен, урыслар бар.
Соңгы елларда җанны телгәләгәне шул – зиратыбызга башка диндәгеләрне дә күмү очраклары күренә башлады. Сизмәслек тә түгел: йә Виктор, йә Федоров, йә Александра һәм башкалар.
Мондый эшкә чыдар әмәл калмагач, зират хуҗасын – мулла Хәмәтнең кодасы Гобәйдуллин Харисны күрдем. Аңа бу турыда әйткәч: «Мин белми дә калам, 60%ы миңа урын сорап килмиләр»,– дип җавап бирде. Соң бу нинди томаналык? Нигә башын юләрлеккә сала? кирәк-яракларын: комган, улак, юрган, кабык, күтәреп алып бару җайланмаларын мәчетебездә тоталар, аның ачкычы мулла Хәмәттә, аннан алалар, ул бирә, җеназада да катнаша. Ничек белмәскә? Янчыкка керә, саный белә ич!
Зират хуҗасына: «Бүгенге көннән зираттагы эш кораллары сараена йозак куй», – дигәч, «Ничек куясың? Зиратка килеп каберләрен төзәтүчеләр дә була ич», – ди. Кабер төзәтүче үзе белән алып килә бит. Аннан кабер ташындагы фотоларны алуны да кузгаттым. Таштагылар бәйләнерлек, тешләре үтәрдәй түгел, ярар, бәхәсләшмим. Искәндәр дә бу хакта күп әйтте, язды, денсезне денгә кертеп булмас.
Авыл зурайса, зиратны да һәр дингә аерым бүлеп бирсеннәр. Гомумән, мәңгелек йортыбыз, мөселманча, тәртиптә булсын, дигән өметтә калам. Иншалла, ишетерләр.
Нурислам ГАЛИЕВ.
Кукмара районы.Мәңгелек йортыбыз тәртиптә булсын! , 1.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии