- 23.11.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №46 (20 ноябрь)
- Рубрика: Иманга юл
«Исламның 5 баганасы хаҗ кылгач, 4 кә каламы?» (№34, 28 август, 2013 ел) – дигән мәкаләне укыгач, авторның фикере белән килешми булдыра алмадым.
«Бабаларыбызның хаҗга зур авырлыклар күреп баруы, аларның көчле иманлы булуларын күрсәтә», – ди автор. Мин дә шуның белән бик килешәм. Хәзерге заманда бик күпләр хаҗга барырга акча юклыкны сылтау итеп куя. Гаражында икешәр машина булган кешеләр дә шундый сылтау таба.
Автор: «Хаҗыбызны җиңеләйтү өчен башкаларга булышырга кирәк», – ди. Моңа аерым тукталасым килә. Тик бу очракта мин башкаларга булышмадым, ә миңа булыштылар. Былтыр, Аллаһы Тәгалә миңа хаҗ кылырга насыйп итте. Иптәшләрем: Илсур, Нияз, Айнур миңа бик зур булышлык күрсәттеләр.
Мин 83 яшьлек картны, тәваф кылганда һәм башка, кеше күп җыелган урыннарда җитәкләп кенә йөрттеләр. Таксида йөргәндә һәрвакыт минем өчен үзләре түләде. Миңа багаж күтәреп йөрергә туры килмәде. Хәтта, хатын-кызларыбыз да киемнәремне генә юып калмадылар, әйберләремне күтәреп йөрергә дә булыштылар. Кайтыр алдыннан суык тиеп чирләдем. Саубуллашу тәвафен үти алмам дип борчылган идем. Иптәшләрем: «Курыкма, коляска белән йөртербез», – диделәр. Тик Аллаһы Тәгалә ярдәме белән терелдем дә, тәвафем элеккеләренә караганда да җиңелрәк тоелды әле.
Мин һәрбер намаз артыннан аларга Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен һәм хаҗ гамәлләренең кабул итүен сорап дога кылдым. Аллаһы Тәгалә үзенең рәхмәте белән аларның һәм үземнең дә хаҗларыбызны кабул кылсын.
Авырлыклар дигәндә, хаҗ ул ял йорты түгел инде. Җәяү күп йөрелә, климат аермасы да сизелә, адашу мөмкинлекләре дә бар. Шулай да, минем яшьтәге кешеләр дә үти алгач, авыр түгел. Аллаһы Тәгалә җиңеләйтә, аннан өметне өзмәскә кирәк.
Тик, кызганычка каршы, зәм-зәм суын алып кайтып, якыннарыбызга авыз иттерә алмадык. Самолетыбызда сәүдәгәрләр булды бугай, йөк 7 тоннага артык булып чыкты. Шуңа самолетыбыз 4 сәгать торды. Бәхәсләшә торгач, барыбызның да суларын калдырырга карар кылдылар. Һәркемгә 25 кг багаж, 5л су алырга рөхсәт ителә. Минем багажым 14 кг гына иде. 25+5=30 30х150=4,5 тонна булырга тиеш иде. Ә безнең артыгы гына 7 тонна булды. Аллага шөкер, исән-сау кайтып җиттек.
4нче сентябрь санындагы Рәсим хәзрәтнең: «Ислам баганаларын киметергә хакыбыз юк», – дигән язмасына үз фикерем дә бар. Әйтик, мин бүген 5 намазымны укыдым, 5 фарызым үтәлде дигән сүз бит. Быел бераз уразамны тоттым, быелгы фарызым үтәлде. Үз гомеремдә 1 тапкыр хаҗ гамәлен кылдым, минем хаҗым үтәлде дигән сүз бит. Минем өстемдә тагын хаҗ кылу фарызы калмады ләбаса. Шулай булгач, биштән берне алгач, дүрт кала түгелме соң?
«Елына бер тапкыр зәкәт бирерлек байлыгы булмаган кеше, үз көче белән хаҗга бара алмый, чөнки анда бару өчен зәкәт нисәбеннән 3-4 тапкыр күбрәк акча кирәк», – диелә. Беренчедән, ничек инде 3-4 тапкыр? Мәсәлән: узган ел зәкәт нисәбе 130 мең булды. Ә хаҗга бару өчен 122 мең түләдек. Икенчедән, зәкәт түләү өчен ел саен шуның нисәбендәге акчаң булырга тиеш, ә хаҗга, гомер буе җыя алабыз бит.
Мин дәлилсез үз фикеремне яздым. Чынлыкта ничек икән ул, ә?!
Салих ЗИННӘТОВ
Зәй районы, Аксар авылы.
Редакциядән. Баш казыебыз Җәлил хәзрәт Фазлыев: «Хаҗ кылганнан соң исламның 5 баганасы 4кә кала, кешенең үз гомеренә бер хаҗ гамәле үтәлгәннән соң, ул күпме генә бармасын, калганнары нәфел хаҗы булып санала», – дип җавап бирде.
Комментарии