Изге эшкә ак юл!

Изгелек кыл, бәхетең артыр,

Игелек булып үзеңә кайтыр.

Июль аеның икенче яртысында Мөрәле мәчетен зурайту максатыннан 10га 4,5 м янкорма төзү эшләре башланды. Бу бүлмәдә корбан ашлары, ифтар мәҗлесләре, Мәүлид бәйрәме үткәрергә һәм уку-укыту эшләрен дә алып барырга дип уйлап эш башланган иде. Аллаһның рәхмәте белән күктән төшкән шикелле булды бу. Инде Корбан гаетенә өлгерде һәм ике гаилә Әхмәтов Рифкать гаиләсе, Балтачта яшәүче авылдашыбыз Дамирә гаиләсе һәм туганнары, бергәләп, гаетнең өченче һәм алтынчы көннәрендә авыл халкын мул сыйлы табынга җыеп, кунак иттеләр, сәдака өләштеләр.

Эшне авылдашыбыз Алинә Зөфәр кызының ире Руслан үз теләге белән башлап җибәргән иде. Авыл кешеләре аның янына өмәгә йөрделәр. Башлангыч төзү материаллары мәчеттә 2011нче елдан бирле җыелып килгән 160 мең сәдака акчасына алынды. Төзелеш барышында авыл кешеләре дә, читтә яшәүче авылдашлар һәм райондашлар да акчалата ярдәм итә торды. Аллаһы Тәгалә биргән сәдакаларын кабул кылсын, ике дөнья бәхетен насыйп итсен. Мәңгелек йортына күчкән якыннарының рухына дога булып ирешсен иде. Мәчет – Аллаһ йорты, динебез исламның нигезе. Һәр яхшылык, һәр изгелек – сәдака диелгән хәдистә. Сираҗев Рузалит, Әмирханов Тәлгатьләр мәчет төзелешендә айга якын килеп эшләде. Мәктәп укучылары да читтә калмады. Шөкер, тирә-юнебездә яхшы кешеләр күп. Мөхәммәдия мәдрәсәсен тәмамлаган Сания ханым мәчеттә хатын-кызларны, балаларны да укыта. Төзелеш эшләрен җитәкләүче Руслан да мәдрәсәнең соңгы курсында укый. Мәчеттә узган чараларда районыбыз мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һәм аның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова да бик теләп катнаша, рәхмәт аларга.

Асия ГЫЙБАДУЛЛИНА,

Кайбыч районы, Мөрәле авылы

Комментарии