Айрат хәзрәткә ике әҗер

Айрат хәзрәткә ике әҗер

Аллаһ Тәгалә адәм баласын юктан бар итеп яралткач, инсаннарга дөньяда яшәү кагыйдәләрен дә һәм Үзенә гыйбадәт кылу тәртипләрен дә бәйнә-бәйнә аңлаткан һәм тәфсилләп өйрәткән. Һәм, әлхәмдүлилләһ, Аллаһның Сүзен өйрәнеп, Раббыбызның әмерен үтәп – Аллаһка гына гыйбадәт кылып яшәүче бәндәләр җир йөзендә бихисап. Әмма, кызганыч ки, бәндәләрнең күбесе үзләрен юктан бар иткән Аллаһны да, аннары, туры юлны күрсәтүче рәсүлләрне дә тыңламаганнар һәм хәзерге көндә дә тыңламыйлар. Менә шундый бәндәләр нәфесләре әмер иткәнчә яшәүләрен дәвам итәләр. Тыңламау гына түгел, күп вакытта гөнаһлар кылып үзләренә дә, гаилә әһелләренә дә, милләткә дә зыян китерәләр.

Ни кызганыч, үзләрен мөселманга санап йөргән күп кенә кешеләр Аллаһ Тәгаләнең Сүзе булган Коръәненә дә игътибар итмиләр. Әйе, бу сүзләр барысы да хак һәм дөрес. Беренчедән, күп кешеләрнең өйләрендә Коръән юк. Икенчедән, Коръәнне укучылар һәм аның мәгънәсенә төшенүчеләр әле дә бик аз. Югыйсә хәзерге вакытта Коръән укырга өйрәнү, аның мәгънәсенә төшенү өчен бик күп мөмкинлекләр тудырылган. Мәчет-мәдрәсәләрдә дәресләр алып барыла, ял көннәрендә дә укулар уздырыла. Өченчедән, укый белүчеләрнең дә күбесе хаталы укыганлыкларын яисә сизмиләр, яисә белмиләр, яисә белергә дә теләмиләр. Әгәр дә, хаталы укучының хатасын бетерү өчен, изге ният белән, яхшылык теләп, хатасын күрсәтеп төзәтсәң, хата белән укучы кеше үзен төзәтүче инсанны дошман күрә. Ә бит, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм хәдис-шәрифендә: «Мөселман – мөселманның көзгесе», – дигән. Димәк, без бер-беребезне төзәтергә, хаталанудан сакларга тырышырга тиешбез. Шулай булгач, синең хатаңны күрсәтеп, сине төзәтергә, сине гөнаһтан сакланырга өйрәтүче кешегә рәхмәт кенә әйтергә кирәк. Дүртенчедән, Коръән укучылар арасында тәҗвид кагыйдәсен белмәүчеләр һәм аны өйрәнергә дә теләмәүчеләр бик күп. Бу урында, һич әйтмичә кала алмыйм, кайберәүләр Коръәннең кириллица (рус хәрефләре) белән бастырылганын укыйлар. Кириллица белән Коръәнне һич кенә дә тулысынча дөрес итеп, камил итеп укып булмый. Бишенчедән, Коръәннең мәгънәсен өйрәнү хакында бөтенләй оныталар. Гүя ки, ул Аллаһ тарафыннан никах укыганда, исем кушканда, мәет өстендә укыр өчен генә иңдерелгән дип уйлыйлар. Юк, һич кенә дә алай түгел!

Мөхтәрәм җәмәгать, сезгә олы нәсыйхәтем бар, аны тыңласагыз иде. Башта, Коръәне булмаган кешеләргә мөрәҗәгать итәм. Сез, иң беренче эш итеп, үзегездә Коръәнне булдырыгыз. Хәзер аны күп кенә кибетләрдән алып була. Икенчедән, сез аны дөрес итеп, тәҗвид кагыйдәләре белән укырга өйрәнеп, һәр көнне бераз гына булса да укыгыз. Өченчедән, сез аның мәгънәләрен аңлап һәм фикерләп укыгыз. Аның өчен гарәп телен өйрәнергә тырышыгыз. Һәм иң мөһиме – Коръәнне тормышыгызда кулланып яшәгез.

Әй, кардәшләр, сез бүген вакытыгызның 80 %ын дөнья малын җыюга багышлагансыз. Ләкин, шуны оныта күрмәгез, ул малларыгыз җирдә чүмәлә булып өелеп калачак, аны сез үзегез белән гүрләрегезгә алып китә алмыйсыз. Сез бу хакта бик яхшы беләсез. Ахирәткә безнең белән бары тик изге гамәлләребез генә барачак. Шуңа күрә, Ахирәт тормышын бу дөньяда кайгыртыгыз, Ахирәттә урыныгыз яхшы булсын өчен бик нык тырышыгыз.

Әлбәттә, арабызда Коръәннең мәгънәләрен аңлап укырга тырышучылар бар. Мисал өчен, Айрат хәзрәт. Ул – Татарстан диния нәзарәтендә аксакаллар шурасы рәисе. Айрат хәзрәткә 67 яшь тулган. Ул үзебезнең Татарстаныбызда 10 еллап дин юлында хезмәт итә. Илебездә Ислам дине тиешле дәрәҗәдә булсын, мәчет-мәдрәсәләр гөрләп эшләсеннәр дигән изге нияттән чыгып эшли. Айрат хәзрәтнең нияте изге – ул Коръәннең мәгънәләрен аңлап, Раббысына чын кол булган рәвештә гыйбадәт кылырга тели. Аллаһның рәхмәте белән, быел Мароккага Титуан шәһәренә ике айга гыйлем алырга килгән. Ул Аллаһ ризалыгына ирешү нияте белән яши. Аллаһның Сүзе булган Коръәнне аңлап уку өчен барлык көчен бирә, Аллаһ юлында хезмәт итә. Һәрвакыт һәм һәркайда аның телендә гыйлем хакында гына сүз. Иртүк торып иртәнге намазга мәчеткә бара. Аннан кайткач, үткән дәресләрен кабатлый. Аннары һәр көн саен дүрт сәгать ярым мәдрәсәгә барып дин гыйлемен ала. Аннан кайткач, мөкиббән китеп, сарыф, нәһү, шифаһия дәресләрен кабатлап өйрәнә. Аның ял көннәре юк. Ул, атнаның җиде көнендә дә, Аллаһның сүзен аңлау өчен һәм тормышында кулланып яшәү өчен, җаны-тәне белән гыйлем алырга тырыша. Көн саен 9-10 сәгать буена кулыннан каләм төшми. Ул Аллаһны һәм Аллаһның расүлен ярата һәм аларга итагать итеп яшәргә тырыша.

Мөхтәрәм җәмәгать, сарыф, нәхү дәресләрен алмасагыз, өйрәнмәсәгез, сез гарәп телен тиешле дәрәҗәдә белмәячәксез. Телне белү өчен, аның грамматикасын, синтаксисын, морфологиясен, фонетикасын өйрәнү шарт булып тора. Әгәр дә сез гарәп телен белмәсәгез, Аллаһның Коръәнен дөрес итеп укый алмыйсыз. Шуны исегездә тотыгыз, гарәп телен белмәсәгез, Коръәннең мәгънәләрен аңламаячаксыз. Аллаһ Тәгалә, Үзенең Сүзе булган Коръәнне укыганда, тәҗвид кагыйдәләре белән, матур итеп укырга кушкан. Укыганда нәрсә хакында укыганыбызны аңлап һәм фикерләп укырга әмер иткән. Әгәр дә без сарыф, нәхү кагыйдәләрен белмәсәк, гарәп телен аңламаячакбыз. Без еш кына хаталар җибәреп укыячакбыз. Коръәнне аңламыйча уку ул – аракы эчеп исергән кешеләрнең укуына тиң. Аллаһ Тәгалә бу хакта ачык итеп әйткән: 43. «Ий мөэминнәр, исерткеч эчеп исереп, ни сөйләгәнегезне белмәсәгез, намазга якын бармагыз!» (Ногмани тәфсиреннән.)

Аллаһ Тәгалә аракы эчеп исергән мөэминнәрне намазга якын килүдән һәм намаз эчендә Коръән укудан тыйган. Ни өчен дисезме? Кайберәүләр (исерекләр) Коръән укыганда ялгышып, олы хаталар җибәреп укыганнар. Мисал өчен алар: «Сез гыйбадәт кыла торган сынымнарга мин гыйбадәт кылмыймын», – дип әйтеп укыйсы урындаلا хәрефен төшереп калдырып: «Сез гыйбадәт кыла торган сынымнарга мин (дә) гыйбадәт кыламын», – дип укыганнар. Шуңа күрә, Аллаһ Тәгалә: «Исерек килеш намазга якын бармагыз!» – дип әмер итте. Бу сыйфатта уку, беренчедән, намазны боза; икенчедән, олы гөнаһлы итә; өченчедән, ялгышып укыган сүз бит Коръән аяте түгел, чөнки: «Сез гыйбадәт кыла торган сынымнарга мин (дә) гыйбадәт кыламын», дигән сүз Коръәндә юк! Намазда кеше сүзе намазны боза. Моны бик тә нык итеп зиһенегезгә салып куегыз! Дүртенчедән, бу сүзнең мәгънәсе кешене кяфер итә торган сүз. Моңардан соң ул кеше тизрәк тәүбә кылып, иманын яңартырга тиешле.

Безнең татар мөселманнарына килсәк, күпчелек гарәп телен белми. Укыганда нәрсә укыганын аңламый. Аңламыйча уку сәбәпле, укыганда мәгънәләрен бозып укый икән, Аллаһ Тәгалә аның гыйбадәтен кабул кылмаячак. Әле алай гына булып калса? Әгәр дә гөнаһ язып куйса нишләрсең?

Шулай ук, Аллаһ Тәгалә җенле кешеләргә дә намаз укуны йөкләмәде, чөнки аларның акыллары юк. Акыллары булмагач, алар Коръәнне бозып укыйлар. Җенлеләр Аллаһ Тәгалә әйткән сүзләрне ялгышлык белән мәгънәләрен бозып әйтәчәкләр. Шулай ук, Аллаһ Тәгалә яшь, бәләгатькә җитмәгән (балигъ булмаган), акыллары камилләшмәгән балаларга да биш вакыт намазны йөкләмәгән. Чөнки аларның бәләгатькә җиткәнче акыллары камил үк булмый.

Әй, мөселманнар! Коръәннең мәгънәсен аңламыйча укыганда күпме хата, гөнаһлар эшләвегезне беләсезме? Күбегез белми шул.

Безнең авылларда, районнарда бүген халыкның хәле нинди дәрәҗәдә? Бүген халык сыерларын, сарыкларын Коръәннән дә артык күрә сыман. Әгәр дә аңарга: «Коръәнне дөрес укырга өйрән!» – дип нәсыйхәт әйтсәң, ул сиңа: «Сарыкларымны, сыерларымны нишләтим, гаиләмне ничек калдырыйм?» – дип, әллә ничә сәбәп таба. Мәчет имамнарының хәлләре башкаларныкына караганда да авыррак. Чөнки алар, үзләренә ияреп укыган барлык халыклар өчен Аллаһ каршысында җавап бирәчәкләр.

Мәчеттә имам вазыйфаларын үтәүче имамнар, хәзрәтләр! Сезгә аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәтне үрнәк итеп китерәсем килә. Ул, әйткәнемчә, 67 яшендә чит илгә гыйлем эстәр, гыйлем алыр өчен чыгып киткән. Ул, Коръәнне дөрес итеп укырга һәм аның мәгънәләрен өйрәнергә дип, көне-төне гыйлем ала. Әйе, ул да әле бераз хаталы укый. Ләкин шуны исегездән чыгармагыз, кем Коръәнне укыганда битараф булып, тәҗвид кагыйдәләрен, гарәп телен өйрәнмичә хаталы укыса, аңарга укыган өчен гөнаһ языла. Айрат хәзрәткә Коръәнне ялгышып укыган өчен ике тапкыр әҗер күбрәк язылачак, чөнки ул Коръәнне дөрес итеп уку өчен тырыша. Бу хакта Рәсүлебез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм әйтеп калдырган.

Барыгызга да файдалы гыйлемнәр теләп калучы

Идрис хәзрәт ГАЛӘВЕТДИН

Марокко

Комментарии