«Яман ис килгән йортка фәрештәләр кермәс»

«Яман ис килгән йортка фәрештәләр кермәс»

Игътибар иткәнегез бардыр: элек юыну урыны булып саналган мунчалар хәзер кәеф-сафа кору, күңел ачу урынына әйләнеп бетте. Элек чистарыну, арыганлыкны басу өчен мунча керсәләр, хәзер күңел ачу өчен керәләр. Туган көнне дә, Яңа ел бәйрәмнәрен дә шунда уздыра халык. Ә мөселманнарга мунчада бәйрәм итәргә ярыймы? Гомумән, мунча чистарыну урыны гынамы? Бу сорауларга җавап эзләп, «Әл-Мәрҗәни Җәмигъ» мәчете имамы Ансар хәзрәт МИФТАХОВ белән әңгәмә кордык.

– Ансар хәзрәт, исламны чисталык дине дип атыйлар. Бу кешенең тәһарәтле булып, чиста киемнән йөрергә тиеш булуын искәртәме?

– Ислам дине – әлбәттә, чисталык дине. Мөселманнарның Фикх китабында, ягъни мөселманнарның хокук һәм бурычлары китабында да тәһарәт, чисталык дигән аерым бер бүлек бар. Моннан чыгып, без мөселман кешесе чиста йөрергә тиеш дигән нәтиҗә ясый алабыз. Чистарыну – гыйбадәт һәм дога кылуның ачкычы булып тора. Тәһарәтсез намаз укырга, Коръән китабын тотарга ярамаганлыгы турында да беләбез. Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер хәдисендә болай дип әйткән: «Чисталык иманның яртысы». Ә Мөхәммәт (с.г.в) тешләрне чистарту, тырнак кисү, киемне юу турында да алдан ук әйтеп калдырган, тәнне чиста итеп тотуны безгә бурыч итеп йөкләгән. Мөселман үзен әйләндереп алган һәрнәрсәне дә чисталыкта тотарга тиеш: йорт-җирме ул, ишегалдымы… Бервакыт Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Ләгънәткә очраганнардан булмагыз», – дигән. Сәхабәләр: «Кемнәр соң алар?» – дип сорагач, болай дип җавап биргән: «Кешеләр йөри торган юлларны, күләгәле яки җимешле агач асларын, агым суларны, башка кеше йөри торган җирләрне нәҗес белән пычратмагыз. Кем башкаларга шундый рәхәтсезлек бирә, аңа ләгънәт ваҗиб була». Намаз гыйбадәте укый торган урыннар аеруча пакъ булырга тиеш. Сасы, әшәке ис килә торган йортларга фәрештәләр керми дигәнне дә ишеткәнегез бардыр. Безнең һәр теләгебезне фәрештәләр ишетеп, Аллаһ Раббыбызга ирештерә. Әгәр дә йортыбыздан яман ис килә икән, йорт диварына фотосурәт элгәнбез икән, талашып-ызгышып, көнләшеп яшибез икән, бу йортка фәрештәләр мәңге кермәс. Нигез һәрчак үзенең чисталыгы белән җәлеп итәргә тиеш. Пәйгамбәребез (с.г.в) сары тешле, чәчләре тузгыган, киемнәре пычранган кешеләргә дә гел «чиста бул» дип әйтә торган булган. Чисталык дигәндә өс-башны да, тешләрне дә, тырнакларны да тиешенчә чистартуны күз алдында тотарга кирәк. Мөселманнардан әшәке ис килеп тормасын, гел хуш ис аңкысын иде. Хәтта сарымсак, суганлы ризык ашаганнан соң мәчеткә кермәскә кушалар.

– Тәнне чистарту, пакьләндерү урыны – мунча. Мөселманнар өчен мунча керүнең кагыйдәләре, шартлары бармы?

– Авыл җирендә генә түгел, шәһәрдә дә мунча керү гадәте артты. Казанда мөселманнар өчен эшләп килүче мунчалар да бар. Бер яктан караганда, бик күркәм күренеш. Ләкин мунчаның үз әдәпләре бар, алар турында еш кына оныталар. Беренчедән, мунча һәм бәдрәфтә намаз гыйбадәте һәм догалар уку рөхсәт ителми, чөнки бу урыннар чиста булмаганнардан санала, әмма анда кергәндә һәрвакыт дога укып керергә кирәк. Аның үз догасы бар: «Бисмилләәһи. Аллааһүммә инни әгүүзү бикә минәл хубүси үәл хабәәис». Тәрҗемәсенә килсәк: «Аллаһ исеме белән башлыйм. Әй, Аллаһ, әшәкелектән һәм яман хәлләрдән мин Сиңа сыенамын!». Моннан тыш, мунчага сул аяктан атлап кереп, уң аяктан чыгу хәерле. Бала белән мунчага керүнең дә үз тәртипләре бар. Әйтик, 3-4 яшьлек баланы мунчага юындырырга алып керәсез икән, сезнең гаурәт урыннарыгыз капланган булырга тиеш. Әни белән кыз, әби белән онык, апа белән сеңел мунча кергән очракта да гаурәт урыннары капланган булу шарт. Бары тик ир белән хатынга гына гаурәт урыннарын капламыйча, шәрә килеш мунча керергә рөхсәт ителә. Моннан тыш, Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Сезнең берегез юына торган урында икенчегез кечкенә ихтыяҗын эшләмәсен», – дигән. Мунчамы ул, душмы – мондый урында кечкенә йомышны үтәргә ярамый. Бу – әдәпсезлек билгесе. Һәр кеше мунчада юынгач, артыннан чистартып калдырырга тиеш.

– Хәзер мунча күбрәк ял итү урынына әйләнеп бара кебек. Мунчаны кәеф-сафа кору урыны буларак куллану дөресме?

– Чыннан да, мунча күбрәк, кәеф-сафа кору урынына әйләнеп китте. Казанда да мондый урыннар бар. Шәригатебездә мунчада җыелып ял итәргә ярамый дигән тыюлар юк. Әмма әле әйтеп киткән барлык кагыйдәләр дә үтәлергә тиеш: гаурәт урыннар каплаулы булырга, чисталык сакланырга, сыра һәм башка хәрәм эчемлек һәм ризык ашалырга тиеш түгел.

– Мунчада җеннәр яши, диләр. Шуңа күрә төнлә мунчага керергә ярамый дип тә куркыталар. Ә мунчага кайчан керү хәерлерәк?

– Мунчада Коръән һәм намаз укылмый, шуңа күрә анда җен ияләшергә мөмкин. Аларның оялаган урыны да булырга мөмкин, ләкин һәр мунчада да җен бар дигән сүз түгел бу. Кайчан керү хәерле дигәндә, элек-электән кеше эшен тәмамлагач, тузаннан, яман истән арыну өчен мунча кергән. Тик шулай да намаз вакытында без мунча керергә түгел, ә намаз укырга тиешбез.

– Мунчада чабынып, өч-дүрт сәгать тирләп-пешеп утырган кешеләр бар. Бу гомернең кадерле сәгатьләрен исраф итү түгелме?

– Мунчада озак утырган кеше Хак Тәгалә тарафыннан бирелгән гомерен дә, вакытын да, суны да исраф итә. Һәрбер исраф гамәл – хәрәм. Шуңа күрә без малыбызны да, сәламәтлегебезне дә – барысын да чамасын белеп файдаланырга тиеш. Барысы да исрафка китерә. Мунчадамы, башка җирдәме бернәрсәне дә кирәгеннән артык кулланырга ярамый, моны Шәригатебез дә рөхсәт итми.

Әңгәмәдәш – Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии