Көзге алмалар

Табигать Хак Тәгалә яралткан барлык төреклек өчен җирдә яшәү чыганагын ничек мулдан биргән ки, уйланасың да таң калып утырасың. Яз айлары башланып, көзнең соңгы көннәренә кадәр Җир-Анабызның сый-нигъмәтләре бигрәк мул бит. Ул җиләк-җимешләре дисеңме, чикләвек, гөмбә дисеңме, дару үләннәре кирәкме… Һәрберсен үз вакытында җыеп калырга гына иренмә. Бакчаларда – чия, слива, груша, карлыган, кура җиләге, күз явын алырдай алмалар… Быел исә бигрәк тә: алмагачларда җыеп бетерә алмаслык уңыш булды. Өлгергән алмалар сабагыннан өзелеп җиргә коелган. Яшел үлән өстен нинди генә төстәге алмалар бизәми! Кып-кызыл кызарганнары, ал төстәгеләре, ап-ак булып үтәли күренә торганнары. Һәрберсе: «Мине алыгыз, мине алыгыз!» – дип әйтеп тора төсле. Кулымдагы алмаларга карап, табигатьнең шундый юмартлыгына сокланып утырганда малай чактагы бер күренеш искә төште.

Үткән гасырның 60нчы еллар башы иде. Ул чакта авылыбызда алма бакчалары сирәк кешеләрдә генә үсте. Бу хәлне 1941нче елгы каты салкыннардан агачлар өшеп коругамы, йә булмаса, сугыштан соңгы елларның салым сәясәтенә бәйләп аңлатыргамы (чөнки бакчадагы җимеш агачларына да салым түләткән замана булган)? Шул чорда авыл башындагы хәлле генә йортның зур алма бакчасы бар иде. Тирә-ягы биек рәшәткәләр белән әйләндергән бакчада үлән арасына коелган, җыеп та бетерә алмаслык алмалар ялтырый. Хәтфә үлән арасындагы сусыл алмаларга карап, авыз суларын йота-йота алты-җиде яшьтәге ике малай бакча яныннан атлый. Җәйнең соңгы көннәре булуга карамастан, көннәр бик эссе тора. Малайларның өстендәге күлмәк-шортиклары кояшта ашалып, аксыл төскә кергән. Шоколад төсендәге ялан аяклары тырналып, каешланып беткән. Ә күзләре биек рәшәткәләр арасыннан күңелләрне ымсындырган алмаларга төбәлгән. Әйтерсең лә бакча үләнендә ялтырап яткан шушы җимешләрне ашагач, әкияттәге шикелле, алар тиз арада үсеп китәрләр кебек… Ләкин шул мизгелдә бакча ишегеннән олы гына гәүдәле берәү күренде. Ул елларда сирәк кешедә күренгән саргылт төстәге киндер костюм-чалбардан, ап-ак сакал-мыегын пөхтәләп, нәкъ мөселманнарча тигезләп кырган абзый – шушы йортның хуҗасы иде. Бакча буйлап коелган алмаларга басмас өчен, аягы белән төрткәләп атлаганда рәшәткә артындагы малайларны күреп алды. Үзләренә таба якынлашып килгән картка алар шундый сөенделәр, хәтта «чебеш» чыккан аякларын тыпырдатып биеп куйдылар. Шатланмый ни! Менә, Югары оч бабайлары аларга алма бирер. Әнә үлән арасында тәгәрәп ятканын, үтә күренмәлесен. Күрше малайларына да мактанып сөйләрләр… Тик, койма янына җитәрәк картның усал сүгенеп: «Алма урларга килдегезме?» – дип кычкыруы балаларның эчкерсез өметләрен кинәт кисеп ташлады. «Китегез тизрәк, йә булмаса этне чыгарып җибәрәм», – дип янагач, йөгерә-йөгерә китеп бардылар.

Юк, малайлар аксакал бабай уйлаганча алма урларга килмәгәннәр иде. Бары үтеп барганда тукталып, кызыгып карап кына тордылар. Зур үскәч үзләре дә шундый бакча үстерергә хыялландылар. Алмалар өлгергәч, иң беренче итеп урамдагы малайларны сыйларга дип сүз куештылар. Ул чакта да сентябрь ае бик эссе иде. Кояшлы аяз көннәрнең берсе бу йортка зур каза алып килде. Нәкъ көн уртасында янгын чыгып, нигезенә кадәр янып бетте. Алмалары белән бакча да янып әрәм булды. Заманында андый йортлар авылда бармак белән генә санарлык иде. Алты почмаклы, калын нарат бүрәнәдән салынган өй, нәкышләп бизәлгән тәрәзәләр, нарат тактасыннан капка, каралты-келәтләре бик хәлле кешеләр икәнлеген күрсәтеп тора иде. Шул байлыкның сәгать ярым эчендә янып көлгә әйләнүе Хак Тәгаләнең кешеләрне артык саранлыктан кисәтүе булмадымы икән дигән фикер туа. Ләкин, табигатьнең югары аңлы, Кеше исемен йөрткән адәми затлары кайчагында моның турында бөтенләй уйламый. Байлык артыннан куа-куа, якын туганнары, дуслары белән аралашуны да кирәк дип тапмыйлар. Кеше үзеннән-үзе «мал корты»на әйләнгәнен сизми дә кала сыман.

Татарстан Журналистлар берлеге әгъзасы

Азат ВАХИТОВ,

Чүпрәле районы

Комментарии