Төштә Шәймиевне күрсәң, ни була?

Төштә Шәймиевне күрсәң, ни була?

«Татар радиосы»ның элеккеге баш мөхәррире, хәзер «Тәртип ФМ» радиосында тапшыруларның башкарма продюсеры булып эшләүче Айваз Садыйров төш күргән. Моны ул үзенең Инстаграмында укучыларына да сөйләп күрсәткән. «Татар язучылары арасында шундый сүз бар: имеш, төшеңә Минтимер Шәрипович керсә, бу бер зур уңышка. Минем дә төшкә «Бабаебыз» керде бит әле… Юк, мин, әлбәттә, язучы түгел. Төшләргә артык ышанам дип тә әйтә алмыйм. Шулай да…», – дигән ул.

БАБАЙНЫ КҮРҮ ЯХШЫГА

Бу төшне Айвазның сәхифәсен укучылар яхшыга юраган. Дәрәҗәгә, уңышка, дигәннәр. Рәзилә исемле бер ханым, мәсәлән, 2007нче елда Минтимер Шәймиевне төшендә күргәннән соң, тормышында һәм эшендә уңышлар башлануы турында сөйли. Чәчкә исемле ханым да аның сүзләрен куәтләгән: «Минем төшкә дә Минтимер Шәймиев белән Сәкинә ханым кергән иде. Бу 1990нчы еллар иде. Имеш, безгә мунча керергә килгәннәр икән, дим. Ул вакытта эшемдә проблемаларым бар иде. Шуны аларга сөйләп күрсәттем. Тыныч кына тыңлап тордылар. Ә төшем яхшыга булды. Эшләрем яхшы якка хәл ителде», – дип язган ул.

Айваз Садыровның бу язмасыннан соң, төшендә ни күрсә нәрсә булганын язучылар күп булды. «Ипотека түләр көн килеп җитте исә, төштә эт талый мине», – дигән берәү. Икенчесен ипотека түләр чак җиткәндә үгез сөзә икән. «Мин төштә малай бала күрсәм – акча керүгә. Берничә тапкыр шулай булганы бар. Берсендә төшемдә малай бала таптым. Уяндым. Ул көн Сабантуй иде. Шундый салкын, җилле көн. «Бармыйм беркая да», – дидем башта. Иптәшем: «Әйдә, тиз генә карап кайтабыз», – дип, алып чыгып китте. Барып җитеп, машинадан төшеп, бер-ике адым атлауга бер төргәк акча ятканын күрдем. Кемнекедер төшеп калган булган инде. Андый вакыйгалар бик күп булды, Аллага шөкер, күз тимәсен», – дип язган бер ханым. Төшендә Елизавета II не күргән саен кулына акча керүче ханым бар икән.

…Бу төшләр турында бер танышым белән сөйләшеп торган идем, ул да куәтләде. «Шәймиевне күрсәң, ни буладыр – белмим, ләкин мин төшемдә Рөстәм Миңнехановны күрсәм, бу – акчага. Берсендә күргән идем, икенче көнне үк премия килде», – дип сөйләп торды.

Минем моңа кадәр дә төшеңдә ил башлыкларын, җитәкчеләрен күрү – уңышка дигәнне ишеткәнем бар иде. Хәтта төшлек китапларында да «Төшеңдә патшаны күрсәң – дан-дәрәҗәгә», – дип язылган. Башка кешеләрнең дә тәҗрибәләренә таянып, дөрес юрау икән бу, дип нәтиҗә ясап куйдым.

«ЧИ ИТ – МӘЕТКӘ, ТИЗӘК – АКЧАГА»

Статистикага карасаң, хатын-кызлар ир-атларга караганда төшләрне ешрак күрә икән. Төсле төшләрне бигрәк тә. Ә иҗат кешесе аеруча күп «төшләнәдер». Менә үземнән генә чыгып әйтәм: миңа төш керми калган көннәр бик аз. Көн саен диярлек төш күрәм. Хәтта йокларга ятар алдыннан, «Бүген нинди кызык әйбер күрермен икән?» – дип, сөенеп ятам. Чөнки миңа кергән төшләр һәрвакыт шундый кызыклы, шундый маҗаралы була, уянасы да килми кайвакыт. Шулай да бик еш кабатлана торган бер куркыныч төшем дә бар. Имеш, һаман мәктәптә укыйм икән. БДИ бирергә кирәк, ә мин алгебра фәненнән әзерләнмәгәнмен. Шуның аркасында, БДИны бирә алмаганмын икән, дим. Мин бу төшне мәктәпне тәмамлаганнан бирле: 11 ел буе һәр ай саен диярлек күрәм. Һәм ул гел бер төрле була. Әзерләнмәгәнмен, бирә алмаганмын… Борчылам, елыйм, куркам… Менә шуннан соң БДИның балалар психикасына ничек йогынты ясап калдырганын үзегез чамалагыз инде. Куркыныч булып төшләргә керерлек дәрәҗәдә, ягъни. Шунысына сөенәм: төшләрне еш күрсәм дә, аларның берсенең дә чынга ашканы юк.

…Минем яхшы танышым – Балтач кызы Алинә Хәлиуллина да төшләрне еш күрәм, дип сөйли. Бер төн эчендә әллә ничә төш күргән вакытлары бар икән. Тик миннән аермалы буларак, Алинәнең күп төшләре чынга аша.

– Улым белән 8нче аемны йөкле булганда, төшемдә бәби таптым һәм бер ничә сәгатьтән бу төшем чынга ашты. Барысы да бик кызу булды, тулгак тотып азапланмадым. Шушы вакыйгадан соң үземнең төшләремә игътибар итәм. Төшлек китапларын ешрак кулга алам. Соңрак хастаханәдә ятканда тагын төш күрдем, ул вакытта кызыма өч яшьләр тирәсе иде. Баламның пычрак суга башы белән егылганын күрдем. Ә чынлыкта ул вакытта кыш иде, кызым маңгае белән бәрелеп каш өстен ярган булып чыкты. Чынга ашкан төшләр бик күп инде ул. Мин аларны кешегә бик сөйләргә яратмыйм. Төшне нигә юрыйсын шул була дип әйтә минем алма апам. Кайбер төшләрне аңа сөйлим. Начар, куркыныч төшләр керсә, иртән юынганда суга сөйлим, юылып, агып китсен, хәерлегә булсын, дип телим. Ә бар шундый төшләр, хәтта аларны онытырга тырышсаң да, истән китми торганнары. Алары кисәтә торган төшләр. Шул төш аша Аллаһ: «Саклан!» – дип кисәткән кебек. Үземә якын булган кешеләремне күрсәм, алар белән шул көнне күрешәм, яки телефоннан хәл белешәм. Төшемә чит кешеләр дә күп керә. Мәсәлән, бер түрәнең зур дәрәҗәле эшкә күчкәнен күрдем һәм бу төшем чынга ашты. Төшемә үлгән кешеләр керсә көне буе борчылып йөрим һәм шул көнне берәр гарип балага сәдака бирәм. Әле күптән түгел бер төш керде, мин аның миңа карата ниндидер бер күңелсезлек алып киләчәген аңладым һәм шулай булып чыкты да. Төшемдә ирем белән зур, биек машинада утырабыз икән, ул рульдә. Кинәт ниндидер чит кешеләр килеп чыгып иремне пленга алдылар. Ирем миңа: «Кит, йөгер, кач!» – дип кычкырды һәм машинадан этеп төшерде. Мин абынып йөгерергә керештем, ә артымнан ике кеше мине куа китте. Чынлыкта хәл болайрак булды: үземнең машина ремонтта булган чакта, бер атна иремнең машинасында йөргән идем һәм мин йөргән вакытны күрсәтеп, 2 мең сумлык штраф килде.

Ә иң истә калган төшләремнең берсе ул бер ел элек, Анапада ял иткән вакытта керде. Төштә диңгез буенда ятам икән, янымда балалар чабыша, алар бик күп, барысы мине уйнарга чакыра, ә мин шулкадәр арган, ял итәсем килә. Кинәт җил исте, яшен яшьнәгәне күренде, ниндидер хатын-кызлар чабыша башлады һәм коеп яңгыр яварга тотынды. Берүзем диңгез янында калдым, үзем куркам. «Хәзер яшен сукса үләм бит инде!» – дип уйлыйм. Шул мәлдә күктән баскыч төште, уйлап тормадым, тиз генә менеп киттем. Мин моны тормышымның яхшыга үзгәрүенә юрадым. Чынлап та, шулай булды. Ялдан кайткач, кисәк кенә эштән киттем. Шәһәргә күчеп тагын да яхшырак эшкә урнаштым, Аллаһка шөкер. Чынга аша торган, кисәтә торган төшләрнең керүен шуннан күрәм: йокларга ятар алдыннан госел коенам һәм әбием өйрәткән догаларны укыйм. Югалган әйберләремне дә төшемдә күреп тапканым бар. Шатланып йөргән балалар, юан ир-ат күрсәм, шатлыкка була. Чынбарлыкта ябык кешене юан итеп күрсәм дә, ниндидер шатлыклы хәбәр алам. Өстәл тулы сый, кабарып пешкән камыр ризыклары, тизәк күрсәм акча керә; пешмәгән чи ит, бура күрсәм – мәеткә була; юынганымны күрсәм, авыруым китә; атта йөргәнемне күрсәм – уңышка була, – дип сөйли ул.

ИСЛАМ ДИНЕНДӘ ТӨШКӘ МӨНӘСӘБӘТ

Төш юрау, төш күрү мәсьәләсе дин әһелләрен дә кызыксындыра. Күптән түгел Инстаграмда «Иске Таш» мәчете имамы Рамил хәзрәт Юнысов та үз фикерләрен калдырган иде. «Төшләр гыйбрәт өчен бирелә», – диде ул.

– Төш – хак нәрсә. Ул гадәти күренеш түгел, аны дөрес аңларга кирәк. Төш Коръәндә дә, хәдисләрдә дә, риваятьләрдә дә киң урын алган. Аллаһы Тәгалә: «Без аңа төш юрау гыйлемен өйрәттек», – дигән. Йосыф Пәйгамбәргә төш юрау серләре мәгълүм булган. Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в) дә ачык итеп төшләр күргән. Ибраһимнең (г.с) улы Исмәгыйльне чалырга дип, төшенә керүен дә беләбез. Төшнең берничә төре бар. Аллаһы Тәгаләдән, Фәрештәләрдән, Шайтаннан килгән һәм кешенең психик халәтенә бәйле рәвештә кергән төшләр бар. Аллаһы Тәгаләдән килгән төшне юрарга кирәкми. Ул һәммә кеше өчен ачык, аңлаешлы итеп керә, куркыныч булмый. Фәрештәләр җибәргән төш тә куркыныч түгел. Аны күргәч, сискәнеп уянмыйсың. Әмма андый төштә кисәтү, яки өндәү бар. Тик юрамыйча, аңлап булмый. Шайтаннан килгән төш кергәндә, аны күрүчене һәрвакыт кемдер куа, ул гел егыла, биеклектән төшә… Шайтан төштә адәм балаларын куркыта. Әйтик, кеше иман юлына басып, күбрәк намаз, Коръән укый башлады ди. Аны изге гамәленнән яздыру өчен, шайтан килеп, куркуга сала. Төш күреп, сискәнеп уянганда, Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): «Әгүүзү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗиим», – дип әйтергә һәм сул якка өч мәртәбә өрергә кушкан. Болай эшләгәч, әйләнеп ятарга кирәк. Шул чагында куркыныч төш тормышка ашмый. Торып, тәһарәтләнсәң һәм ике рәкәгать намаз укысаң, тагын да әйбәт. Психик халәткә бәйле төш исә, хис-кичерешләр йогынтысында, яисә күп ашап йоклаганда керә. Чөнки ашказаны эшли, баш миенә тынычланырга ирек бирми. Бу вакытта күргән төш мәгънәсез була. Аларны юрау файдасыз. Ислам динендә истихара намазы бар. Ул «хәерлесен сорау» дигәнне аңлата һәм ястү намазыннан соң укыла. Шушы намазны укып, йокларга яткач, Аллаһы Тәгаләдән төш килергә мөмкин. Кеше йоклар алдыннан тәһарәт алырга тиеш. Чөнки бу вакытта адәм баласының җаны чыга. Йокы – ул Аллаһы Тәгаләнең бер могҗизасы, – ди Рамил хәзрәт Юнысов.

Татарстан мөфтиенең шәригать мәсьәләләре буенча киңәшчесе Булат хәзрәт Мөбәраков белән дә төшләр хакында сөйләштек. Ул төшләрне теләсә кемнән юратырга ярамый, дигән фикердә.

– Һәрбер күргән төшең чынга ашачак дип уйларга кирәкми. Мәсәлән, кешенең үлгәнен күрәсең икән, ул якын киләчәктә үлә, дигән сүз түгел. Бу синең әлеге кешегә булган мәхәббәтеңә ишарә итә. Син бу кешене югалтырга куркасың дигән, сүз булырга мөмкин. Әйе, кайвакыт, киләчәктә булачак вакыйгаларны күрсәтүче төшләр дә керә. Ләкин аны дини булган, Аллаһы Тәгаләдән курка торган, төш юрауда гыйлеме булган кешедән юрата алмыйсың икән, юратмавың хәерле. Хәзерге вакытта «Төш юрый беләм», – дигән шарлатаннар да күп, алардан да сакланырга кирәк. Кешегә кайвакыт куркыта торган төшләр керә. Пәйгамбәребез (с.г.в.)ның бу очрак уңаеннан киңәше шул – аларны кешегә сөйләмәскә кирәк. Начар берәр вакыйганы төшеңдә күрдең икән, аны онытуың хәерле. Мөселманнарга йоклар алдыннан тәһарәт алып, догалар укып, Аллаһыны искә алып йокларга кирәк. Йокы – ул кечкенә генә үлем. Чөнки йоклаган вакытта кеше күрми, ишетми, күп әйберне хис итми. Ахирәткә күчкән вакытта да бит, тормышыңны тәртипкә салып, Аллаһыны искә төшерәсең. Шуңа бу бик мөһим әйбер. Аннан соң, йоклар алдыннан Аллаһы Тәгаләне искә алып, догалар укып йокласак, бу йоклаган вакытта да Аңа гыйбадәт итү булып санала, – ди ул.

Бу уңайдан мөхәрриребез Илфат абый Фәйзрахмановның да, чынга аша торган төшләрне еш күрүе турында сөйләгәне бар. Бик күп вакыйгаларны алдан сизенеп торганын, нидер көтеп, алдан ук борчыла башлавын әйтә ул.

P.S. Безнең үз укучыларыбыз арасында бәйге игълан итәсебез килә. «Мин төш күрдем», – дип атала ул. Тормышта үзегез күргән һәм чынга ашкан төшләр, гыйбрәтле вакыйгалар турында безнең белән дә уртаклашсагыз иде. Иң эчтәлекле ике хат авторына бездән бүләкләр булачак.

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии