Африкада «Безнең гәҗит»челәр коесы бар

Африкада «Безнең гәҗит»челәр коесы бар

Хәтерлисезме икән, берничә ай элек гәҗитебездә «Саба хәзрәте Африкада кое ясаткан» дигән язма чыккан иде. («Безнең гәҗит», №39, 2 октябрь, 2019). Саба районының Шәмәрдән бистәсе хәзрәте Дамир Газизов ярдәме белән дөньядагы иң фәкыйрь өлкәләрнең берсе булган Африкадагы Нигер дәүләтенең бер авылында су коесы казылуы турында язылды.

…Нигерда ел әйләнәсе уртача температура + 25 градус. Иртәләрен 15 градус кына булса да, көн уртасына 35 градуслык челлә башлана. Менә шушы челләдә ел әйләнәсе яшәсәләр дә, җирле халыкның эчәр суы да юк. Чөнки кое ясату өчен акча кирәк, ә халыкта ул юк. Һәр өч кешенең икесе – фәкыйрьлекнең теге ягында. Шушы аяныч хәлләрне ишетеп, укып белгән Шәмәрдән хәзрәте изге эш эшләргә алынган иде дә. «Бер авылларын булса да коелы итәргә кирәк», – дип, Рамазан аенда җыелган сәдакаларның барысын да тиешле кешеләргә бирдем. Ике ай ярым эчендә коены төзеп чыктылар», – дип сөйләгән иде Шәмәрдән бистәсе хәзрәте.

Язмабызда шушы изге гамәл хакында хәбәр итеп, Дамир хәзрәтнең икенче проект башлап җибәрүен дә телгә алдык – ул Нигер дәүләтендәге мөселманнар яшәгән башка бер авылга кое казырга акча туплый башлаган иде. Кушылырга теләүчеләр булса, дип, банк картасы номерын да яздык. Бер коены ясау мең долларга – ул вакыттагы валюта курсы белән карасак, уртача 65 мең сумга төшәчәк иде.

Язма чыкканнан соң, битараф калмагансыз икән. «Безнең гәҗит» укучылары Шәмәрдән халкына кушылып, бу изге эшкә үз өлешен керткән. Акчалар ике кое ясатырга җиткән. Берсе тулысынча Шәмәрдән халкының сәдакасыннан, икенчесе – «Безнең гәҗит» укучыларының да уртак нәтиҗәсе. Менә шулай, бездән меңнәрчә километрлар ераклыкта, Африканың фәкыйрь бер авылында уртак көч белән бер авылны сулы иткәнбез. Безнең өчен генә суның кадере әллә ни юк ул, ә анда яшәүчеләр өчен кул сузымында эчәрлек суың булу – тормышка ашмас хыял кебек булгандыр. Коелар өч ай төзелгән, күптән түгел эшен бетереп, кулланылышка тапшырганнар. Әлеге шатлыклы хәбәрне шушы көннәрдә генә Дамир хәзрәт үзе редакциябезгә шалтыратып җиткерде:

– Бу изге эштә кем катнашкан, аларның әлеге сәдакалары Аллаһы Тәгалә тарафыннан Җәрия сәдакасы буларак кабул булгандыр. Җәрия – өзелмәс сәдака дип тәрҗемә ителә. Ул ни дигән сүз? Әгәр дә берәү мәчет салдырып калдырса, кеше анда кереп намаз укыган, азан әйткән саен, бу кеше читтә булса да, үлсә дә, аңа тик торганнан әҗер – савап килеп торачак. Басма салдырып калдыра һәм аннан кеше йөриме, кое, чишмә казыта, һәм аннан берәүләр су эчәме… Хәтта бер хәдистә әйтелгән – кеше бер үсенте генә утыртып калдырса да, һәм шушы үсенте үсеп, аннан кошлар, хайваннар җимешләрен ашаса, аннан да әҗер савап килер, ди. Бу очракта да шулай. Африкадагы бу коелардан да кешеләр су алып, шуны кулланган, тәһарәт алган, эчкән саен һәр тамчысы өчен әҗер-савап килеп торачак. Мине бөтенләй белмәгән, танымаган «Безнең гәҗит» укучыларының бу эшкә акча күчерүләре өчен рәхмәт. Бу – кешенең иман күрсәткече булып тора. Кабул булсын! Акча җыелуы турындагы мәгълүматны таратуга үз көчен керткән кешеләр буларак, газета хезмәткәрләренә дә савабы килеп торыр. Чөнки хәдистә әйтелгән: кем дә кем бер яхшы эш күрсәтүгә сәбәпче булса, әҗере аның өчен дә бар, дигән. «Әл-Бәкарә» сүрәсенең 274нче аятендә: «Аллаһы Тәгалә күрсәткән урыннарга кичен дә, көндезен дә, күрсәтеп тә, күрсәтмичә яшерен дә сәдака бирүче мөэминнәргә Раббылары хозурында күп нигъмәтләр сакланган. Аларга ахирәттә курку булмас һәм көенмәсләр», – дип әйтелә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа с.г.в.ның да әйткән хәдисе бар. Ул бу хәдисне Абдуллах ибн Гамр р.г.га тапшыра. «Аллаһы Тәгаләнең мәрхәмәте – мәрхәмәтле кешеләргә төшә. Җирдә булган кешеләргә мәрхәмәтле булыгыз, шул очракта күктәгеләр сезгә мәрхәмәтле булыр», – ди. «Әбү Дауд» җыентыгында килгән икенче бер хәдистә Мөхәммәд с.г.в. Абдуллах ибн Гумар дигән сәхәбәсенә тапшырган сүзләре китерелә. «Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в әйтте: «Кем дә кем үзенең мөэмин мөселман кардәшенең бер хаҗәтен канәгатьләндерсә, Аллаһы Тәгалә ул кешенең дә хаҗәтен канәгатьләндерер». Димәк, нәрсәләрдер сорап кылган догаларыбыз кабул булсын өчен, без дә кемгәдер булышырга тиешбез…

Изгелек, дигәннән… Без – Аллаһы Тәгаләгә инанган бәндәләр һәм үзебезне мөселман дип саныйбыз икән, Коръәнгә һәм пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в. нең хәдисләренә таянып эшләргә тырышабыз. Пәйгамбәребез Рамазан аенда эшләгән изгелекләрнең әҗере күпкә артык була, дип тә әйтә. Шуңа күрә без бу айда күбрәк изгелек кылып калырга тырышыйк. «Бәкарә» сүрәсендәге 261нче аятькә дә тукталу урынлы булыр. Мәгънәсе шундый: «Бисмилләһир –рахмәнир рахим, Аллаһы Тәгалә юлына тотылган малның мисалы – бер бөртек орлык кебек. Шул орлыкны күз алдына китерегез. Ул тишелгәч, аннан 7 башак үсеп чыга, һәр башакта – йөзәр орлык. Димәк бер орлыктан 700 орлык килеп чыга. Димәк, бер изгелекнең әҗере – 700 булыр, ә теләгән бәндәсенә Аллаһы Тәгалә аннан да арттырыр. Аллаһы Тәгалә ул киңлек иясе һәм бар нәрсәне белүче кеше», – дип әйтелә. Белүче кеше дигәндә – кешенең күңелендә нәрсә булганын белүе күз уңында тотыла. Шуңа күрә нинди изгелек эшләсәк тә, беренче чиратта Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә өметләник. Бу гамәлләребез кеше күреп мактасын өчен түгел, абруебыз күтәрелсен өчен дә түгел, фәкать бер Аллаһ ризалыгы өчен кылынсын. Башкалар алдында мактау ишетү яки мактану өчен эшләнсә, аның әҗере калмый.

«Рухуль-Бәйән» дигән китапта китерелгән бер риваятьне дә сөйлисем килә. Зөлкәрнәйн дигән Пәйгамбәр үзенең армиясе белән караңгыда юл буйлап китеп баралар икән. Армия инде хәлсезләнгән, арган була. Кинәт болар бер җирдән бара башлыйлар – аякларына ниндидер очлы әйберләр батып керә, бик авыр була боларга. «Без нәрсә өстеннән барабыз соң?» – дип сорыйлар. Шул вакытта Зөлкәрнәйн г. с. әйтә: «Кайсыгыз күпме булдыра, җыегыз», – ди. «Кая җыйыйк соң?» – дигәч, атларның авызлыклары янындагы солы савытлары була, шуларга җыегыз, дип җавап бирә. Кешеләр өч категориягә бүленәләр. Беренчеләре «Җитәкчебез әйтте, димәк тыңларга кирәк», – дип уйлый. Солы савытына шактый тутыралар. Икенче категориядәгеләр исем өчен генә эшли: җыйдыңмы, дип сораганда, җыйдым, дип күрсәтергә генә. Өченчеләре: «Без болай да ардык, хәл юк, авыр, тагын нәрсәдер җыярга тиешбезме әле?» – дип уйлап, бөтенләй берни җыймыйлар. Зөлкәрнәйн г.с. әйтә: «Җыегыз, җыймаган кеше үкенәчәк. Тик җыйганнар да үкенәчәк», – ди. «Ул нәрсә дигән сүз икән инде, ничек алай була ала соң?!» – дип аптыраша сугышчылар. Бәләкәй генә ара була бу, үтеп чыгалар да шул җирне, әзрәк баргач, ял итәргә туктыйлар. Бераз яктыргач, солы савытларына җыйган әйберләрен алып карасалар – шаккатканнар. Зөбәрҗәт басуыннан барган булганнар икән. Җыймаган кешеләр бик үкенгәннәр: «Эх, җыйган булсак!» – дигәннәр. Тик җыйганнар да үкенгән. «Эх, күбрәк җыйган булсак шунда», – дигәннәр. Бу риваятьнең мәгънәсе нәрсәдә? Безгә Аллаһ Тәгалә: «Күпме булдырасыз, шул кадәр изгелек җыегыз: хәер-сәдака бирегез, Коръән укыгыз, ураза тотыгыз», – дигән. Кемнәр моны үтәми, алар соңында үкенәчәкләр. Әле нык җыйганнар да, аз булган, дип уйлаячак. Бу Рамазан аена гына түгел, гомумән, тормышка туры килә торган риваять. Безнең тормышыбыз – кыска. Шушы вакыт эчендә эшләп калсак – калабыз. Юк икән – юк. Башка мөмкинлек бирелми. Кыямәт көнендә бернинди акчабыз да, элемтәләребез дә, абруйларыбыз да булышмаячак, Аллаһ белән бермә-бер калабыз, гыйбадәтләребез һәм гамәлләребез генә булачак. Шуңа күрә мондый изгелекләрдә катнашу мөһим әйбер. Без мохтаҗлар турында онытмаска тиеш, – дип аңлатты Дамир хәзрәт.

…Беренче мәртәбә кое ясатканда бу изге эшне Рамазан аенда башлаганнар иде. Тик быел, бистә халкы инде дүртенче коега акча җыярга тәкъдим итсә дә, Дамир хәзрәт әлегә моны кичектереп торырга булган.

– Сумма кечкенә түгел бит. Бер мең доллар. Ә кеше меңәрләп бирми, әз-әз генә дә була кайвакыт. Беренчедән, җыелып бетми ярты юлда калырга да мөмкин. Аннан соң, хәзер коронавирус сәбәпле Җомга намазларына да, ашларга да җыелып булмый, шуңа күрә сумманы туплый башлап, ярты юлда калдырырга туры килүе бар. Эпидемия таралу бетеп, тормыш үз хәленә кабат кайткач, дәвам итәрбез әле, – ди ул.

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии