«Җирдә җәннәт була алмый»

«Җирдә җәннәт була алмый»

– Без укыганда, ягъни СССР вакытында дингә караш бик каты булды. Никах укытулар да төнлә генә, яшерен генә иде. Безнең мәчетнең манарасын 1947нче елда аудардылар, стенасын дуңгызлар торагына кушып, торак итеп эшләделәр. СССР таркалмый гына барса, дин ни хәлдә булыр иде икән. Шуңа җавап көтеп калам.

Мөҗаһидан МОРТАЗИН,

Мөслим районы, Исәнсеф авылы

Даими укучыбызның әлеге соравы узган ел ахырында ук килеп ирешкән иде. Кабаланып яза торган, билгеле бер мулланың җавабы белән генә чикләнә торган сорау түгел, билгеле. Тәмләп, ашыкмый гына язарбыз дип, сандык төбенә салып куйган идек – вакыты җитте. Бу фикерләрне сорауга төгәл җавап итеп кабул итмәгез, чөнки ул фаразлар гына. Шулай да ил тарихының диннең әлеге чоры зур кара тап булып кала бирә...

Рөстәм хәзрәт ХӘЙРУЛЛИН («Гаилә» мәчете имам-хатыйбы): «АЛЛАҺЫ ТӘГАЛӘ САКЛАРМЫН, ДИГӘН»

– Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәрим китабында: «Мин динне саклармын», – дип вәгъдә кылган. Нинди чор, вакыт булуга карамастан, Ул аны саклый. Үзебезнең ил генә түгел, моны башка илләр мисалында да карарга була. Башка илләрдә дә дин бервакытта да бетмәгән, сакланып калган.

Зөфәр хәзрәт ТӘХАВИЕВ (дини китаплар авторы): «ДИНГӘ КАГЫЛМАСКА ИДЕ»

– СССРның иң зур хатасы – Ислам диненә каршы көрәшү. Гөрләп торган көчле дәүләт юктан гына бетмәде. Шул көрәш нәтиҗәсендә Аллаһы Тәгалә юкка чыгарды аны. Сүзләремне дәлилләп, Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) хәдисен китерәм: «Укып булдыра алсаң, галим бул. Укып булдыра алмасаң, шәкерт бул. Шәкерт була алмыйсың икән, гыйлем ал. Гыйлем ияләрен сөй, ярат. Бишенчесен эшләмә, һәлак булырсың», – дигән. Ягъни динне дошман күрмә, дигән ул. Аны дошман күргән кеше үзе дә һәлак булыр. СССРның таркалуы да дәүләтенең үзенә аяк чалуы. Бу чор дәүләт тарих чүплегендә генә калды. Бу мисал һәрбер кешегә дә гыйбрәт, сабак булырга тиеш. Без Аллаһы Тәгаләгә каршы бара алмыйбыз. Коръәни Кәримдә мондый юллар бар: «Нигезегезгә карап йөрегез. Сезгә кадәр яшәгән кавемнәрнең хәлләре ничек булып бетте, шуны белегез». Совет дәүләте Ислам диненә кагылмаган булса, ул хәзер җир йөзендәге иң бай дәүләтләр рәтеннән булыр иде. Дингә кагылу аркасында зур хата ясалды. Дингә каршы көрәшергә ярамый, аны мыскыл итәргә ярамый! Бәлки, сүзләрем сорауга җавап буларак та бармас, әмма мәчет манараларын кискән кешеләр турында да әйтәсем килә. Андый бәндәләр үзләре генә түгел, хәтта токымнары белән корыды инде. Алар – тарих чүплегендә. Алар ләгънәт һәм фәрештәләрнең каргышы астында. Берәр начарлык кылган кешене халык болай да яхшылык белән искә алмый, аңа рәхмәт укымый. Бу – иң зур җәзадыр да.

Нурулла хәзрәт ЗИННӘТУЛЛИН («Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы): «ИРЕК БУЛМАС ИДЕ»

– Совет дәүләтендә динне тану булмаган. Ул чорда, башлыча, атеизм хөкем сөргән, Аллаһны танымаганнар, Коръәнне бар дип белмәгәннәр. Әгәр ул чорда ук дин ирекле булса, бүген аның иреге тагын да зуррак булыр, мөмкинлекләребез күбрәк булыр иде. Әмма Совет хакимияте таркалмаса, яңа мәчетләр төзелмәсә, бүгенге иркенлек турында төшебездә дә күрә алмас идек дип уйлыйм. Әле дә шундый тыюлар заманында яшәр идек. Тик ул чордан аермалы буларак, качып намаз укучылар, чыра яктысында гына Коръән китабын укучылар бик аз булыр иде.

Рөстәм хәзрәт ЯСӘВИЕВ («Рәхмәтулла» мәчете имам-хатыйбы): «КЫЙБЛАНЫ ЮГАЛТКАНБЫЗ»

– Әгәр дә без мөселман халыкларының ничек яшәүләренә карасак, дәүләт белән халык бердәм булып динне алып барганда гына диннең нигезе көчлерәк була. Дәүләт дингә каршы булып, бүтән сукмактан китә икән, дин бетә. Хәзер күп кенә мөселман илләрендә яшьләрнең бик бозылуын күрәбез. Мәсәлән, Тунисны алыйк, ул – гарәп иле. Тунис – иң дөньяви дәүләт һәм һәрвакыт шуны күрсәтергә тырыша. Европага якын, аның гадәтләрен үзләштерә, имеш. Шуңа күрә бүген Тунис кунакханәләрендә эшләүче гарәп егетләре кыйбланың кайсы якта икәнлеген белми. Бу бер дә гаҗәп хәл түгел. Кайбер илгә баргач, кунакханә хуҗаларыннан: «Кыйбла кайсы якта?» – дип сорыйсың, ә җавап ишетмисең. Дөрес, синең соравыңны намаз укучы гаилә ишетеп алса, ул сиңа төртеп күрсәтер, ә икенчеләре компас эзләп китәр. Кояш кай яктан чыкканын әйтсәләр, үзебез дә таба алабыз, югыйсә, ләкин анысын да белмиләр. Бу – динсезлекнең бер билгесе. Дин тормышыбызның аерылгысыз өлешенә әверелгән заманда да, кайберәүләрнең гади генә дини нигезләрне белмәвен күрәбез. Тик Советлар союзы чорында татар халкы арасында кыйбланы танымаган кеше күбрәк булгандыр дип беләм. Без кыйбланы югалтканбыз, тик намаз укып, ураза тотып яшәгән әби-бабаларыбыз безгә бу бәхетне кире кайтарган. Яшерен генә булса да, зәгыйфь итеп кайтарган. Аллаһы Тәгаләнең үз тәкъдире. Исламда тегеләй булса, болай булса дигән әйбер юк. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Әгәр дигән сүз булса, аңа ышанмагыз, ул шайтаннан», – дигән. Кешегә, халыкка һәм дәүләткә нәрсәнең начар, ә нәрсәнең яхшы икәнен бары тик Аллаһы Тәгалә белә. Без булганына шөкер итәбез һәм сөенәбез.

Рәшит МАЛИКОВ (тарих фәннәре кандидаты, доцент): «БУ ЭКСПЕРИМЕНТ 70 ЕЛГА СУЗЫЛДЫ»

– Дөньяда һәрбер нәрсәнең уңай һәм тискәре ягы булган кебек, коммунизм идеологиясенең дә яхшы һәм начар яклары бар. Совет хөкүмәте мисалында бу идеологиянең күп өлеше кешелек җәмгыятенең табигатенә туры килми торган утопия иде (Аллаһка ышанырга, дин тотарга, сәүдә итәргә, баерга, шәхси инициатива күрсәтергә, чит илгә чыгарга ярамау, элек булганны начар дию, коммунист булмаган кешеләрне, илләрне дошман диеп кабул итү, кырыс цензура һ.б.). Аны көч кулланып, куркытып, асыл кешеләрне хәрап итеп халыкка тактылар. Ул идеология иртәме-соңмы бетәргә яки үзгәрергә тиеш иде. Әле дә ул эксперимент 70 елга сузылды. Соңгы елларында СССР җитәкчелеге ул идеологиянең хаталы җирләрен үзгәртә дә башлады. Сәүдә итәргә, дин тотарга, хәтта кайбер урыннарда мәчетләрне кире ачарга рөхсәт бирделәр. Әмма соң иде инде... Ул тарих безгә зур сабак булып калды. Җирдә җәннәт була алмый, Аллаһсыз, динсез кеше ерак бара алмый, яшәүнең асыл мәгънәсенә төшенә алмый!

УКУЧЫБЫЗ ФИКЕРЕ

КӨФЕР СҮЗ ЯЗАСЫЗ

– Узган ел Яңа ел турында язма җибәргән идем, басылмады. 51нче санны укыдым да, хатның нигә басылмаганлыгын аңладым. Ул санда көфер сүзләр күп. Кыш бабайны Аллаһы Тәгаләгә тиңдәш кылу, Яңа ел каршы алу турында көфер сүзләр күп. Сез үзегез бу бәйрәмне кабул итәсез. Хәзрәтләрдән сорагыз, Ислам дине кагыйдәләренә буйсынып яшәүчеләр Яңа елны бәйрәм итеп кабул итәргә тиеш түгел. Рөстәм хәзрәт Хәйруллин кебек шәһәр хәзрәтләре бу бәйрәмне каршылау хәләл диячәк, башка хәзрәттән сорагыз. Сез гөнаһ җыясыз, Аллаһтан куркыгыз.

Норлат районыннан бер укучыгыз

Хөрмәтле укучыбыз! Ислам дөньясында Яңа ел бәйрәме юк икәнлеген без дә яхшы беләбез. Безнең өчен Корбан гаете, Ураза гаете, җомга көнебез бәйрәм булып тора. Кадер кичләре, Мигъраҗ кичәләре бар, Яңа ел дигән бәйрәм динебездә билгеләп үтелми. Сезнең әйткәннәрегезгә таянып, сезнең фикерегезне «Иске Таш» мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Юныска юлладык.

– Фасылларның, гасырларның, елларның үзгәрүе, чиратлашып баруы ул барыбер безгә тәэсир итмичә калмый. Моның бер дәлиле дә бар. Әбү-Хәнифә Рәсүлебезнең (с.г.в.) һәр йөзьеллыкның башында бу динне яңартучы, зәгыйфьләнгән хәленнән тагын да торгызып җибәрүче ниндидер шәхесне җибәрермен дигән хәдисе булуын әйтә. Хәдиснең шәхес җибәрү ягына түгел, икенче ягына игътибар бирәсем килә. Һәрбер йөзьеллык авышкан вакытта ниндидер вакыйгалар була. Еллар авышкан вакытта да Аллаһы Тәгалә аны хисап кылган, билгеләгән. Шуңа күрә Яңа елга аяк басканда үзеңә, торган илеңә, гаиләңә, балаларыңа иминлек, хәерле тормышлар теләп дога кылу, үткән елдагы хаталарны, кимчелекләрне, гөнаһларны инде бүтән эшләмим дип, алардан ерагаерга, үзеңне тагын да камилләштерергә сүз бирү, тагын да күбрәк изгелекләр кылып, Аллаһы Тәгаләгә якынайсам иде дип сорап дога кылу – менә шушы безнең өстә торган бер бурыч була. Бәйрәм итү, табыннар әзерләп утыру безнең диндә каралмаган, шуңа күрә өммәтебезгә, тормышыбызга хак булган дингә якынрак кайтуыбызны, Аллаһы Тәгаләгә якынаюыбызны күздә тотарга кирәк, – дип белдерде ул.

Яңа ел безнең бәйрәм түгел. Без газета укучыларын аны бәйрәм итәргә дә, чыршы тирәли әйләнергә дә чакырмыйбыз. Бу турыда басылган материалларыбызда да укучыларыбызга бу бәйрәмнең мөселман дөньясы өчен нинди мөһим бәйрәм булуын ассызыкламыйбыз. Җәмгыятьтә диннең нинди урын тотканын яхшы беләбез. Газета битләрендә дә дини язмаларны һәрдаим бастырып торабыз. Кемдер теге яки бу хәзрәт әйткән сүзләр белән килешми, кемгәдер икенче берәүнең фикере ошамый. Яңа ел бәйрәме – ул чыршы алып кайтып, аның тирәли әйләнү дә, хәрәм куелган өстәл артында утыру да түгел. Ни кызганыч, Ислам диненең һәр баганасын да үтәмибез. Беркем дә гөнаһсыз түгел. Килешерсез, бу бәйрәм рухы күптән мөселман дөньясына үтеп керде. Безнең әби-бабалар да бу көнне туганнары белән җыелышып, теләк тели торган булган. Әлбәттә, саулык һәм сәламәтлекне Кыш бабайдан түгел, Аллаһыдан сораган алар.

– Яңа ел – безнең бәйрәм түгел, мәҗүсиләр бәйрәме. Бездә бары тик ике бәйрәм бар: гает бәйрәмнәре. Кайбер адашкан имамнар адашкан халыкны хуплый, бәйрәм итәбез, диләр. Без аларга катышмыйбыз. Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер хәдисендә: «Кем дә кем башка кавем гадәтләрен үзләштерә, шулар өммәтеннән кубарылыр», – дигән. Яңа елга махсус әзерләнү гөнаһ. Яңа ел кичәсендә ризыклар ашыйбыз, әмма ашамыйча торып булмый бит. Иң мөһиме – бу бәйрәмне кабул итү түгел, ә Аллаһы Тәгаләне күңелеңдә йөртү, – дип уртаклашты Биектау мулласы, дини китаплар авторы Зөфәр хәзрәт Тәхавиев.

Хәрәмне хәләл дип бастырып чыгарырга җыенмыйбыз. Өстә язганнарны җөпләп, бер мисал гына китерим. Яңа ел бәйрәме алдыннан Казанның күп кенә мәчетләрендә балаларга бүләкләр тарату гадәте бар. Әйтик, «Рамазан» мәчете мәчеткә йөрүче сабыйларны тәмле күчтәнәчләре, матур дини китаплары белән сөендерде. Бу халыкның Аллаһ ризалыгы өчен дип биргән сәдака акчасына эшләнелде. Бәйрәм аша кешенең күңеленә үтеп кереп, аларны дингә якынайту мөмкинлеге бар икән, ник әле аны кулланмаска? Начар күренеш түгел бит. Кемнеңдер йортыннан, гәҗиттә басылганнардан начарлык эзләүгә караганда яхшырак та әле һәм исемеңне дә әйтергә базмыйчы, бер укучыгыз, дип имзалап...

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА әзерләде

Комментарии