Бисме, иблисме?

Бисме, иблисме?

Мин – гади авыл баласы, шанлы татарның дәвамчысы, балалар анасы. Ә бит кайчандыр япь-яшь кыз идем. Әкияти шәһәр – башкалабыз Казанны күрү, шунда яшәү теләге белән яна идем. Ул елларда халкымның символы булып Сөембикә манарасы торды. Татар халкының шанлы тарихында исемнәре мәңгелеккә уелып калып, шәһит киткән батыр йөрәкле бабаларым өчен бирегә килеп дога кылдым. Үзенең ирекле татар баласы, кол түгеллеген раслап яшәүче халкым өчен Сөембикә манарасы иң изге ядкәр булды. Ә аның янәшәсендә Кол Шәриф мәчете горур башын калкыткач, безнең ачы җилләрдән ышыкланып намаз укыр, вәгазь тыңлар урыныбыз булды, дип шатланыштык. Атнаның һәр пәнҗешәмбесен көтеп алдым, чөнки бу көнне Рамил Юнысовның лекцияләре иде. Бирегә күпләрнең якын районнардан да килүен белдем. Монда күпчелек яшьләр җыела, йөзләре нурлы, үзләре зыялы, барысы да диярлек намаз әһелләре. Рамил хәзрәтнең һәр сүзен йотлыгып тыңлап, блокнотка теркәп барырга тырыштым. Чөнки ул безгә изге Коръәнне бүгенге көн белән бәйләп, бөек Ислам галимнәре күзлегеннән чыгып тәфсилләп аңлатып, йөрәкләргә үтеп керерлек вәгазьләрен сөйләп, үзенә гашыйк итте. «Белем алыр өчен Бохарага бар, анда аз тоелса, җәяү булса да, Кытайга юл ал», дигән борынгы бабаларыбыз. Бөтен кешенең дә мәдрәсәләрдә уку мөмкинчелеге юк, шуңа күрә әлеге Рамил хәзрәт лекцияләре безнең гыйлемгә сусаган җаннарыбыз өчен үзе бер азык булды. Күпләр өчен атнаның пәнҗешәмбе һәм җомгасы көтеп алынган бик кадерле көннәргә әверелде. Пәнҗешәмбе лекцияләр булса, җомга көнне вәгазь тыңлау өчен ашкынып килдек бирегә. Тик язгы шау-шулы вакыйгалар мөселманнарның күңелендә кара тап булып калды. Илдус Фәизнең Кол Шәрифтә Рамил хәзрәт ролендә дә уйнап карыйсы килә башлап, каны кызышты. Шулай да, халык та хәйләкәр, башта җомга вәгазен Фәизнең кайда укыйсын белешә, аннан ул булмаган җиргә юл ала һәм мәчет буш кала. «Кәҗә белән сарык» әкияте кебек килеп чыга. «Хөкем итмә, үзеңне дә хөкем итмәсләр» дигән гыйбарәне яхшы аңласам да, әйтсәм әйтим инде, заманында театр юлын күп таптарга туры килде. Яхшы уйнады Фәизов үз рольләрен. Бигрәк тә Кыш бабай роле яхшы чыкты. Сезонлы роль бит, тырышты. Әмма «» ролен генә «өфтиләштерде».

Безнең һәр адымыбыз Аллаһы Тәгаләгә мәгълүм, кылган гамәлләребез һәм уйлаган ниятләребез дә. Укытучы, мәсәлән, үзе яхшы гыйлемгә ия булганда гына укучыларына төпле белем бирә ала, ихтирам казана. Данны берничек тә сатып алып булмый. Буш кеше буш булып кала бирә, ул авызын ничек кенә ачып япмасын, аннан буш сүзләр коела. Башкалар алдында ихтирам казанасың килә икән, үз өстеңдә эшлә, гыйлем ал, изге гамәлләр кыл. Хөсетләнеп, башкалар өстеннән әләк йөртү, үч алу юлына бастыңмы, үз-үзеңә җәһәннәм ишекләрен ачтың. Гыйлем ияләреннән бигрәк көнләште шул мөфти хәзрәтләре, күбесен мәчетләрдән «өф-өф» итеп очырды, юлыннан алып ташлау җаен тапты. Ничек итеп дисезме? Минем сүзләрем түгел, аның сүзләре. Яз аеның бер җомгасында ул Кол Шәрифтә вәгазь сөйләп, халыкны шомга салды. Аның авызыннан чыккан сүзләрдән соң, шәхес культы чоры исемә төште. 1930нчы еллар уртасында зур бер авылның указлы мулласы булган бабамны төрмәгә ябып куялар, «халык дошманы» ясыйлар. Әнә шул бабам күз алдыма килеп басты да, «Балам, сак бул, бу икейөзле юньсезләрдән ерак йөр», – дип кисәткәндәй тоелды. Аллаһының могҗизасы белән төрмәдән котылып, җиде елдан соң үз нигезенә кайтып егылып, җан бирә, чөнки үпкәсе череп аккан була бабамның. Менә шушы җомга вәгазендә «өфти хәзрәтләре» башта күз яшьләренә буылып, үзен гыйлемсезлектә гаепләүчеләрне искә алып, рәнҗеп үпкәләде дә, аннан күрсәтермен әле мин сезгә күрмәгәнегезне дигәндәй, кулындагы озын таягын болгый-болгый: «Сталин бабагыз булсамы?! Болай кылана алмаслар иде», – дип ычкындырды. Җомга вәгазенең төп асылы менә шул булды, җәмәгать. Өфти бүгенге шартлауларга әзерлек барганлыгын шушы көнне игълан итүен әллә аңлады, әллә юк. Авызыңнан чыккан сүз синеке түгел инде, ул халык арасында тиз таралды. «Карале син моны, мөфти башы белән Сталин белән куркытып ята түгелме соң бу», – дип нәфрәтләндем ул чакта. Кол Шәриф мәчетенә йөрүчеләрне ничек кенә мәсхәрә кылмады Илдус Фәиз, без мөселманнардан ваһһабчы ясап, әлеге мәчетне штаб-фатирга әверелдерде. «Ваһһаб» сүзе – Аллаһы Тәгаләнең изге бер исеме дигән сүз. «Исме Әгъзам» китабын бер мәртәбә ачып караган кеше «террорист» сүзе белән әлеге изге исемне бутап, өстенә гөнаһ җыюдан тыелып калыр. «Аллаһтан курык, авызыңны чамалап ач», – дип кисәтте аны халык. Чөнки кадерле мөфтиебезнең көннән-көн түбән тәгәри баруын күреп тору бик кызганыч күренеш. Бу бит сәхнә роле генә түгел, Аллаһ каршына барасы бар. Әллә бу рольгә артык кереп киттеме артистыбыз, күзе-башы тәмам тонды. Соңгы шартлаудан харап булды, халык көлкесенә калды. Начар башкардың соңгы рольне, «бис» дип түгел, иблис дип каргады халык. 19 июль көнне оештырылган дөньякүләм сәхнәдә уйнап, кеше көлкесенә каласын белсә, бәлки, тыелып та кала алыр иде мөфти артист. Телевизор каналлары, матбугат чаралары бөтен җир шарына аның иң начар, сәләтсез артист булуын игълан иттеләр. Шартлау булган җирдән мөфти исән чыгып, йөгереп даруханәгә керде, аннан хастаханәдә ял итеп чыкты. Җитмәсә, шунда яткан мәлендә кеше хатыны артист Венераны «пәп» итәргә дә өлгерде. Бу күренешләрне халык көлә-көлә карады телевизордан. Уйлап карасаң, янгыннансоң кеше кара корымга чума, киемнәре өтәләнә, егылса, тәне сыдырыла, ә безнең мөфти, әлхәмдүллилләһ, бер тырналусыз, шоп-шома калды. Начар боевик булды бу. Без бит инде мондый кинолар карый-карый туеп беткән халык. Бу күренешләр кемгәдер көлке булса да, бик күпләрнең җаны елады, йөрәге сыкрады. «Өфти» өчен түгел, бер гаепсезгә зинданнарга ябылган мөселманнарыбыз өчен кайгырыштык. Ә бит иртәгесен ураза иде. Беренче догам азагында: «Я Раббым, дин дошманнарыбыздан сакла», – дип дога кылдым. Бер гаепсезгә нахак яла белән төрмәгә ябылган кардәшләребезгә сабырлык бирсен, исән-сау котылу юлларын ачсын. Аларның газиз аналары, балалары каргышы эзсез калмас. Аллаһы Тәгалә чын гаеплеләрнең кем икәнлеген халыкка ачык күрсәтер. Бер танышым өстәл өстендәге пыялага мондый сүзләр язып куйган иде: «Сарыклар кеше була алмый үлеп беттеләр». Аллаһтан кемгә нинди талант бирелә инде, артист булып туган мөфти артист булып үләр, мөгаен. Халык каршына чыгып тәүбә ит, акылыңа кил, Илдус, диясе үзенә. Кем язган сәхнә әсәрен башкаруың мәгълүм, иблис белән дус булуың бик кызганыч. Тик шуны онытма, ата-анаң сиңа ил белән дус бул дип исем кушкан. Бүген син кем?

Кыскасы, әлеге язмамны тәмамлыйм дигәндә генә, телефоным шалтырады. Ерактагы тавыш: «Апа, күңелсез хәбәр җиткерәбез, сез быел хаҗга бара алмыйсыз. Илдус Фәиз тырышлыгы белән Татарстаннан кылучыларга виза бирелми. Мөфтият шундый указ чыгарган, хөкүмәт раслаган. Без берни дә эшли алмыйбыз, гафу итегез», – диде. Ничек инде бу болай була ала, мин бит бер ел элек, октябрь аенда ук акча түләп куйдым, чөнки әлеге турны Мәскәүнең хәйрия фонды оештырды, Мәскәүлеләр ни карый соң, дип чәбәләндем. Телефондагы тавыш, мине тынычландырырга омтылып: «Сез Диния нәзарәте яки «Нәҗем» тур аша гына бара аласыз, бүтәнчә юл ябык», – диде. Аннан өстәп: «Әгәр Киров өлкәсе яки чуаш, мари пропискасы һәм шулар җирлегендә чит илпаспорты ясатсагыз, бара аласыз», – дип куандырды. Менә сиңа мә, шушы җирдә туып, яшим-яшим дә инде читләргә барып егылыйммы? Баксаң, безнең Татарстан мыжлапторган ваһһабчылар оясы икән, шуңа күрә без хаҗга куркыныч тудырабыз, ди. Бүтән күрше регион мөселманнарына хаҗ бәхете быелга елмая икән әле. Соң бу тур белән 3 мең кеше барасы идек бит, Илдусның мәрхәмәте аркасында 263 кеше ярык тагарак янында утырып калырбызмы? Җитәр, мөфти, уйнама инде син, тимә минем иманыма, төш сәхнәдән. Хәерле дип таба икән, Аллаһы Тәгаләбез үзе хаҗга юлны ачар. Ә менә сиңа оҗмахка юлны ябар. Ә теге телефондагы Чаллы егетенә (чөнки мин Чаллы аша бармакчы идем): «Нишләп сез бер чара да күрмисез соң?» – дип сорау бирдем. «Идел-Хаҗ» хәленә каласыбыз килми, дигән җавапка әллә ни исем дә китмәде. Һәркем үзен кайгырта хәзер. Шулай булмаса, ярык тагарактан агып, як-якка таралып яткан су кебек таркау булмас идек. Мөселманнар, хаҗилар, дин кардәшләрем, безнең бит әле гражданлык хокукларыбыз, Конституциябез бар, әйдәгез мөфтине яңабаштан сайлап куйыйк. Ул килгәнче Татарстаныбыз иң тыныч, ихтирамга лаек, дөньякүләм үрнәк дәүләт иде. Без үзебезнең татар булуыбыз, җитәкчеләребез, сәясәттә тоткан урыныбыз белән горурланып яшәдек. Бөтен ил белән дус идек. Әйтик Илдус ишеләргә, тыкмасыннар кырмыска оясына таяк. Шартлыйсылары килсә, үзләре шартласын, үзләре мәңгелек утта янсыннар. Без тынычлык сөюче, гадел, эшчән, сабыр халык. Ясамасыннар бездән Чечня, Сирия. Безгә 30нчы еллар, сугыш кирәк түгел. Әгәр шушы хәлләрне телисең икән, Илдус, үзең кит шул илләргә. Без халык дошманы да, террорчы да түгел. Сал битлегеңне, төш сәхнәдән. Сүземне йомгаклап, кабат әлеге җөмләләрне әйтәм, я Раббым, сакла дин дошманнарыбыздан, ил башлыкларыбызгаакыл, сабырлык бир, илләребезгә тынычлык насыйп ит. Быелгы ураза ае тарихыбыз сәхифәсендә иң авыры булды, кара 19 июль көне белән кердек һәм әле дә ярый исән-имин төгәлләп киләбез. Алдагысын Аллаһ хәерле кылсын. Тоткан уразаларыбыз кабул булсын.

Әдиар ГАЛИМҖАНОВА.

Бисме, иблисме? , 5.0 out of 5 based on 7 ratings

Комментарии