Ризык өчен «сугыш», яки IX Республикакүләм ифтар ничек узды?

Ризык өчен «сугыш», яки IX Республикакүләм ифтар ничек узды?

11нче майның кичендә «Казан ЭКСПО» халыкара күргәзмә үзәгендә берничә тонна пылау, җиләк-җимеш һәм кәнфит ашалды. Үзәкнең бер залы – мәчеткә, икенчесе – ашханәгә әверелде. Аптырарга кирәкми: биредә IX Республикакүләм ифтар узды. Башка елларда әлеге чараны кат-кат кайтып искә алсалар да, быел аның турында сөйләшүчеләр аз. Бу матур бәйрәмдә безгә дә катнашып кайту бәхете елмайды. Юк, ашап кына кайтмадык, ашарга үзебез үк әзерләдек.

БЕР МАКСАТ БЕРЛӘШТЕРӘ

2019нчы елда Казанның «Ак Барс Арена» футбол стадионында зур ифтар мәҗлесе ештырылган иде. Ул елны авыз ачуда 15 мең кеше катнашты. Аларга 1500 волонтер өстәл корды. Шул чакта, үзең дә уразада була торып, ничек көне буе йөгереп йөриселәре, 15 мең кешегә өстәл әзерлиселәре килә икән дигән сорау туган иде. Беркем мәҗбүр итми, үз теләгең белән барасың бит. Ә быел үзем үк шулар рәтенә бастым.

Республикакүләм ифтарга әзерлек 10сында ук башланды. Теләге булганнарны өстәлләр тезәргә, җиләк-җимеш юарга дәштеләр. Ә андыйлар күп: 10нчы майга 600дән артык волонтер теркәлгән иде, ләкин эшнең иң «кайнар» чагы 11енә туры килде. Туры һәм күчерелмә мәгънәдә дә.

Иртәнге сәгать 6да торып, Казан тимер юл вокзалына кузгалдым. «Казан ЭКСПО»га бара торган электричка сәгать 9нчы яртыда гына китсә дә, вокзал янында инде 7дә үк яулык бөркәнгән кызлар, баш түбәсенә түбәтәй кигән егетләр күренде. Мондый күренеш күпләрнең күңеленә хуш килмәде, күрәсең: безне урап узучылар да, фотога төшерүчеләр дә табылды. Бүген Казан урамнарында яулык бөркәнгән һәм түбәтәй кигән 600 кешене бер урында күрмәссең шул.

Волонтерлар арасында мәктәп укучылары да, студентлар да, укытучы, төзүче һәм пенсионерлар да бар иде. Әйтик, Казанда яшәүче Әминә апа Зиннурова инде 72 яшен йомгаклый. Аның яше генә түгел, тәҗрибәсе дә зуррак, чөнки волонтер булып икенче тапкыр катнаша.

– Күпләр миңа карап көләдер инде. Бу әбигә нәрсә калган монда, диләрдер. Аяк йөреп, кул эшләп торганда киләм әле дип килдем. Өченче ел футбол стадионында 15 мең кешене ашатканны, 5 меңгә генә түзәм әле, – диде ул көлеп. – Аяклар үзләре монда илтә. Үзем уразада түгелмен. Сәламәтлегем рөхсәт итми. Ә Рамазан аенда ураза тотучы кешене ашату да бик изге гамәл. «Кем дә кем ураза тотучыны авыз ачтырса, ураза тоткан кешеләрнең савабы ул кешегә дә язылыр, әмма ураза тотучының савабы һич тә кимемәс», – диләр бит.

Эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә, ифтар ашы быел биш мең кешегә әзерләнә. Барысы да – президент та, гади кеше дә бер келәмдә намаз укый, бер үк дога кыла, бер ризыкны ашый. Бу барыбызның да Аллаһы Тәгалә каршында тигез булуыбызны күрсәтә – республикакүләм ифтарның төп үзенчәлеге дә шунда.

Тиешле урынга барып җитү белән, намаз уку бүлмәсенә кердек. Монда килгән кунаклар күмәк намаз кылачак. Мөселманның һәр эше «бисмилла»дан башлана, шуңа күрә биредә Коръән аятьләре дә укылды. Аннары волонтерларны 14 төркемгә бүлделәр. Һәр төркемгә 28 өстәл бүленеп бирелде. Безнең алда шул өстәлгә ашау кирәк-яраклары һәм ризык тезү бурычы тора иде.

Бер карашка, гап-гади эш: кәнфитне, юылган алма белән хөрмә тезүнең нинди авырлыгы булсын. Тик һәр нәрсәнең үз урыны икән: һәр тәлинкәнең арасы бертөрле булырга, бер өстәл тулысынча икенчесен кабатларга, тигез булырга тиеш. 3-4 сәгатьтә башкарып чыгабыз дигән эш 11 сәгатькә сузылды. Пешкән ризыкларның соңрак китерелүе дә эшне тоткарлады. Тик кунакларны җылы ризык белән каршы алу мөһимрәк, билгеле.

Һәркем өчен пылау, йөзем җимеше, күрәгә һәм хөрмә, су, сок, өчпочмак, бөккән, чәк-чәк, конфет, чикләвек һәм прәннек билгеләнгән. Табын елдан-ел үзгәрә һәм байый. Элек бары тик ланч-бокслар гына өләшсәләр, хәзер нәкъ аш мәҗлесендәгечә – табында яшелчә, җиләк-җимеш тә, чәй эчәргә конфет-прәннек тә бар. Азык әзерләү өчен 3 тонна сыер ите, 1 тонна дөге, 2,6 тонна яшелчә, 4,5 тонна җиләк-җимеш, 900 килограмм кипкән җиләк-җимеш, 500 килограмм чәк-чәк, 600 килограмм чикләвек, 300 килограмм прәннек сатып алынган, дип сөйләде оештыручылар. Түгәрәкләп әйткәндә, һәр ризык порциясе 500 сумга төшкән. Әле бу суммага сатып алынган келәм һәм башка чыгымнар да кушыла. Тик ифтарны оештыручылар, ТР мөселманнары Диния нәзарәте, «Ак Барс Арена» стадионы дирекциясе һәм «Туган авылым» милли-туристлык комплексы, әлеге чараны үткәрү өчен тотылган акчаның тулы бәясен берничә ел инде сер итеп саклый.

Табын корган арада ял итәргә дә, яңа иптәшләр белән танышырга да вакыт табылды. Ә волонтерларның географиясе киң: Мамадыш, Азнакай, Актаныш, Зәй кебек ерак районнардан да килгәннәр. Арада Казахстан һәм Төрекмәнстаннан Казанга укырга килгән студентлар да бар. Төрле төбәкләрдән килгән егет-кызларның, абый-апаларның бер гаилә булып эшләүләрен күрү рәхәт иде.

Төшкә кадәр уйнап-көлеп эшләсәк тә, төштән соң волонтерлар йөзендә ниндидер борчылу күренде. Сәбәбе Казанда булган атышка барып тоташа. Бәйрәм көненең ямен бозды ул хәбәр. Өстәвенә, 18 яшьтән кечерәк волонтерлар коткыга бирелеп, өйләренә таралышты. Баксаң, аларга ата-аналары шалтыратып кайтырга кушкан икән. Төштән соң 600дән артык волонтердан 550 генә калдык. Гомумән, булышчыларның артык күп булуы да сизелде: утырып кына торучылар да, телефонда уйнаучылар да табылды. Тик арада бер тапкыр бармак та селкетмәүче булмады – һәркемнең ярдәме тиде. Хәер, шул максат белән килгән дә бит алар.

ФАҖИГА ИФТАРГА ДА КАГЫЛДЫ

Быелгы ифтар 5 мең татарстанлыга исәпләнгән. Әмма фаҗига белән бәйле рәвештә мәйданчыкта 3,5 меңнән артык кеше булды. Алар арасында гади мөселманнар да, аз тәэмин ителгәннәр дә, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр дә, бизнес вәкилләре дә, башка төбәкләрдән килгән кунаклар да бар иде. Ифтарны республика ифтары дип шартлы рәвештә генә атарга мөмкин, чөнки бирегә Татарстан вәкилләре генә түгел, ә Мәскәү, күрше төбәкләр, Төньяк Кавказ Республикалары һәм чит ил кунаклары да килде. Мәртәбәле кунаклар арасында Русия мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы, Мәскәү һәм Чувашстан мөфтие Альбир хәзрәт Крганов һәм Русиянең Азия өлеше Диния нәзарәте рәисе мөфти Нафигулла хәзрәт Әширов бар иде. Соңрак аларга Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов та кушылды. Казанның 175нче мәктәбендә булган фаҗигале вакыйгаларга бәйле рәвештә, республика ифтары программасына да үзгәрешләр кертелде. Намаз укыр алдыннан, бөтен республика мөселманнары фаҗига корбаннарына атап дога кылды. Шулай ук Коръән укылды, имамнар вәгазьләр сөйләде. Кояш баю белән авыз ачылды һәм республика мөселманнары мөфти Камил хәзрәт артыннан күмәк намаз укыды.

– Бүген чара күңелсез яңалыклар белән сугарылган иде. Күпләр ифтар булмас дип уйлаган, шуңа күрә килмәгәннәр дә, – дип сөйләде соңрак журналистларга «Туган Авылым» Милли комплексы хуҗасы Радик Абдрахманов. – Без бүген һәлак булучылар өчен кайгырабыз һәм якыннарының кайгыларын уртаклашабыз. Ә чарага яхшылап әзерләндек, быел өстәлләребезне баеттык, ураза тоткан кунакларны сөендерергә теләдек, әмма шундый вакыйга булды… Моңа да карамастан, без бердәм булуыбызны күрсәтәбез.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да бу сүзләргә кушылды. Күпләр: «Казанда фаҗига була торып, бәйрәм итәләр», – дигән кырын сүзләр дә ишеттергән. Моңа мөфти аңлатма кертте: «Бу күңелле бәйрәм түгел, ифтар – очрашырга сәбәп. Һәм без фаҗига корбаннарына атап дога кылырга җыелдык. Бу вакыйга безнең барыбызга да кагылды, һәркем нәтиҗәләр ясады. Әлеге фаҗига Газраилнең яныбызда йөрүен тагын бер кат дәлилләде».

Ифтарда катнашучылар саны кимү шулай ук республикадагы эпидемиологик хәл белән дә бәйле, ә аны үткәрү урынын алыштыру быел Рамазан ае сезонына һәм килүчеләр өчен уңайлы шартлар булдыруга бәйле. Әйтик, шәһәр яны поездларының махсус рейслары бушлай йөрде. Моннан тыш, ифтарны дистанцион рәвештә дә күзәтергә мөмкин иде. Монда килә алмаучыларны «Ак Барс Арена» стадионы да кабул итте. Биредә мохтаҗлар өчен өстәмә ифтар-бокслар тарату пункты ачылды.

Шунысы игътибарга лаек, «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин гаиләсе дә һәлакәт корбаны булган. Аның улы Әмин – 175нче мәктәпнең 3нче сыйныф укучысы. Фаҗига вакытында ул физкультура дәресендә була. Шартлау нәтиҗәсендә төрле якка сибелгән кыйпылчыклар аның тәненә дә керә. Бүгенгә, аңа операция ясалган. Моңа да карамастан, хәзрәт ифтарда катнашты, һәлак булган һәм зыян күргән балаларны, педагогларны, аларның якыннарын искә алды һәм аларга ныклык, сабырлык теләде. Матәм темасы шулай ук вәгазьләрдә дә чагылыш тапты. Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов та чыгыш ясады, балаларга кулын күтәргән җинаятьченең гамәлләре турында фикер алышты. Баксаң, Илфар хәзрәтнең җәмәгате Эльмира ханым да 175нче мәктәптә укытучы булып эшли икән. Фаҗига берәүне дә читләп үтмәгән…

КЕМ КҮПМЕ ЭЛӘКТЕРӘ?

Татарстан мөселманнары өчен республикакүләм ифтар – иң көтеп алынган бәйрәмнәрнең берсе. Камил хәзрәт Сәмигуллин ифтар – җыелып дога кылу, аралашу, күрешү сәбәпчесе дисә дә, һәр кунакның максаты төрле икән. Кемдер күптән күрмәгән иптәше белән күрешә, кемдер Аллаһ биргән нигъмәтләрне авыз итеп шөкер кыла, ә кемдер шул ризыкларны алып кайту өчен генә килә. Кызганыч ки, соңгылары елдан-ел арта гына.

Волонтерлар ифтарга килүчеләргә юл күрсәтеп, өлкәннәргә булышып торды. Безнең алга куелган максат – урта рәтләрне тутырып бетерү иде. Анда бер, бу өстәлдә ике генә кеше утырмасын өчен, кайбер өстәлләр янына кунакларны кертмәскә әмер бирелде. Биш мең кеше көтелгән мәҗлескә өч меңнән артык кунакның килүе буш өстәлләр калачагы турында сөйли, билгеле. Әмма кайбер хатын-кызларның волонтерларны этә-төртә буш өстәл артына чабулары аптырашта калдырды. Һәркемгә урын җитә бит, югыйсә. Монысына күз йомып булыр, әмма халык өстәл артына утырып беткәнче, өстәлдәге ризыкны пакетларга тутыру – монысы бернинди кысаларга да сыймый. Кайбер ханымнар бөтенләй дә ашап ятмады, үзенә тиешлесен алды да, кайтып китте.

Кем нинди ният белән килә – шуңа ирешә. Берәү ашар өчен килгән икән – тамагы туйганчы ашады, икенчеләре өйдәгеләренә ризык алып кайту теләге белән янган икән – шөкер, анысына да иреште, тик ашап утырган кеше алдыннан ризык «талау» чын караклыкка тиң. Ачлык заманында да яшәмибез, югыйсә. Хәзерге кеше шул чорга кайтса, якын туганын да ашар иде бугай…

Унбиш минутлык ифтар өчен күпме көч түгелде, вакыт сарыф ителде. Ә нәтиҗәдә нәрсә? Буп-буш өстәлләр, идәндә әвәләнеп яткан җимеш кисәкләре, түгелгән су… Ризык исраф булмасын өчен, оештыручылар ризыкны үзең белән алып кайту мөмкинлеге тудырды – моның өчен һәр кешегә аерым пакет та куелган иде. Әмма ифтардан соң бүлмәнең хәле яу кырын хәтерләтте. Хәер, моның уңай ягы да бар иде. Волонтерлар «Җыештырырга азрак калды», – дип көлеште. Бу көлү астында гаҗәпләнү дә, аптырау да бар иде.

Рәхмәт йөзеннән кунакларга Казанның «Казан басма» шрифты белән бастырылган Коръән дә таратылды әле. Ничәү кирәк – шуның кадәр китапны алып китү мөмкинлеге бар иде. Күпләр бишешәрне, алтышарны эләктерде. Ул китап киштәсен бизәрме, өстәл китабы булырмы – билгесез…

Кыскасы, бу көн яңалыкларга да, хис-кичерешләргә дә, хатирәләргә дә бай булды. Төнге беренче яртыда фатирга кайтып аудым. Аяклар авыртып, көне буе йөргәнне искә төшерсәләр дә, күңел Америка ачкандай куанды, ирексездән елмаясы да, бу дөньяда яшәвеңә һәм исән-сау булуыңа рәхмәт тә әйтәсе килде.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии