«Бүген гаилә кору түгел, аерылу модада»

«Бүген гаилә кору түгел, аерылу модада»

Татар халкының танылган абыстае, мөгаллимә, вәгазь остасы Сәйдә абыстай Аппакованың үтемле вәгазьләрен тыңламаган кеше сирәктер. Аның белән сөйләшү дә – җанга дәва. Ул синең сорауларыңны алдан ук күреп, һәркайсына тыныч кына җавап бирә белүче дә. Бүген дә башымдагы ун төрле сорауга җавап табып, ашыкмый гына сөйли бирде.
ТОРМЫШКА ЧЫГУ
– Кияүгә чыгу, гаилә кору – җаваплы адым. Безнең чор кешеләре гомергә өйләнә, кияүгә чыга белмәде. Гаилә корганда, яхшы белән яманны, хәләл белән хәрәмне аера белә торган кешене сайларга кирәк. Безнең гаиләдә беребез намазда булса, икенчебез коммунист булды. Партком секретарена кияүгә чыктым. Качып кына намаз укыдым. Иремне намазга бастыру өчен 36 ел кирәк булды. Ул балалар табуга каршы булды. Хәерче арттырмыйк, тормышыбыз начар, диде. Бер бала үстердек. Аңа 10 яшь тулды. Бервакыт апам янына больницага баргач, кызым: «Әни, сез өч бертуган, өч кыз, бер-берегезгә ярдәм итәсез, хәлләрегезне белешәсез, кирәк чакта киңәш бирәсез. Миңа кем киңәш бирер?» – диде. Уйга калдым. Иремне тыңлап ялгыш эшләгәнмен, дип уйладым. Бала үз байлыгы белән туа ул. Аллаһ Тәгалә дә җиңеллеген бирә. Иремә сөйләдем. «Син бала тапсаң, мин чыгам да китәм», – диде. Әгәр ир кеше кыйнап торса, начар гадәтләргә өйрәтсә, талак әйтеп, хатынның үзенең китәргә хакы бар. Иремә: «Мин сиңа талак әйтеп, үзем китәм алайса, башка кеше белән никахлашып, барыбер бала табам. Кызыбызга киләчәк тормышта иптәш кирәк», – дидем. Ирем уйга калды, аннан, «ярар, әйдә, синеңчә булсын», диде. Шулай итеп, икенчесен таптым. Ул баладан да мәхәббәтле бала булмагандыр ирем өчен. Күтәреп кенә йөртте баланы. Менә иргә дә аңлата белергә кирәк. Балалар – Аллаһ Тәгалә хәзинәсе.
БАЛА ТӘРБИЯСЕ
– Ир кеше хатын-кызны хөрмәтләргә тиешле. Картларга урын бирергә тиешле. Транспортта ир кеше басып торырга тиеш. Шушы гади генә нәрсәләргә төшенер өчен дә халыкка күп еллар кирәк. Кемгәдер бирелгән гомер дә җитми. Ә бу кайдан килә? Ата-ана тәрбиясеннән, әлбәттә. Коръән ашларына барганда, оныкларны үзем белән алып баргалыйм. Бервакыт транспортка кергәч, урын бар – утырмый улым, тотынды. «Егылыр», – дип, утырырга кушалар моңа. «Я муччина», – ди. Дөрес итеп әйтә белмәсә дә, аңлата. Көлештеләр. Төшәр вакыт җиткәч, алдан төшеп, кул бирә миңа, янәсе, мине кайгырта. Менә шулай өйрәткәч, шул көенә бара, Аллаһның биргәненә мең шөкер.
АЕРЫЛЫШУЧЫЛАР КҮП
– Бу хакта күп әйттем: бүген гаилә кору түгел, аерылу модада. Әгәр дә гаилә таркалган икән, димәк, сәбәп ике якта да. Тик бала булган гаилә таркалган вакытта таякның каты башы балага төшә. Гаиләдән күбрәк ир-атлар китә. Бу очракта шуны белү мөһим: бала бер кулда тәрбияләнергә тиеш. Баланы ата белән күрештермәү хәерле. Дөрес ата булса, аерылмый ул. Матди яктан ул булышырга тиеш. Аерылса да, хатынны да, баланы да тәрбияләргә тиеш. 
Тормышка чыкканда ир баламы син, кыз баламы – ата-ана сүзенә колак салырга кирәк. Ата-ана беркайчан да баласына начар булсын дип теләми. Аның башыннан инде яхшы-яманы үткән, үзе ясаган ялгышларны баласы җибәрмәсен дип тырыша, өйрәтә, аңлата. 
Никахлары бозылган яшь гаиләләргә барам. «Кызым, никахың нидән бозылды?» – дим. Иңсәсен сикертә – белми! Димәк, моңа әнисе бернәрсә дә өйрәтмәгән, бирмәгән. Күптән аерылганнардан кайберләре әйтә: «Әй абыстай, белмәдем, яшь чак, юләр чак булган. Бер ачуланышкач, кайттым да киттем. Беркем өйрәтмәде. Өч кияүгә чыктым, берсе дә беренче иремә тормый. Гомер буе шуны сагынып яшәдем», – ди. Менә шуны балага 3 яшенә кадәр аңлату мөһим.
Элек әбиләребез: «Гәрчә ирегез белән сугышып торсагыз да, «ирем яратмый» дип әйтмәгез», – диләр иде. Аллаһ Тәгалә, бу бәндәгә ире яратмавы кирәк икән, дияр ди. «Әлхәмдүлилләһи шөкер, мине ирем бик ярата», дип әйтергә кирәк. Без канәгать була белмибез.
Ир ачуланганда, хатын-кыз шыпырт кына тыңлап торсын. Хатын-кыз дулаганда, ир кеше: «Әй, яратам да инде шушы ачуланган вакытыңны, бигрәк матур буласың, төкерекләрең чәчелеп китә», – дип яратып көлсә, хатыны: «Синең шул булыр инде», – дип, тынычлана. Чәйнекне ешрак куярга да өстәл янына чакырырга кирәк.
 

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА
 

БЕЛЕП ТОР!
Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйткән:
* Никах ул – минем сөннәтем, һәм аннан баш тартучы кеше миннән баш тарта.
* Фәкыйрьлектән куркып өйләнмәүче кеше бездән (мөселманнардан) түгел.
* Әгәр кешегә яхшы холыклы, тәкъва тормыш иптәше бирелсә, ул иманның (диннең) яртысына ия булды. Шул кеше иманының икенче яртысында тәкъва булсын.
* Иң яхшы холыкка ия булган мөэмин иң камил иманга ия. Сезнең арагыздагы иң яхшы холыклы исә шул, кем үз хатынына яхшырак мөнәсәбәт күрсәтә. 
* Иманлы ир үз иманлы хатынына нәфрәт белән карарга тиеш түгел: әгәр аңа хатынының ниндидер сыйфаты ошамый икән, ул аның шактый күп яхшы сыйфатлары булуын да онытмаска тиеш. 
* Әгәр хатын үз иренә: «Сиңа Аллаһның рәхмәте булсын!» – дисә, аның гөнаһлары ярлыкана. 
* Әгәр кешегә шушы 4 нәрсә бирелсә, ул бу дөньяның һәм ахирәтнең иң яхшы нигъмәтләренә ия булачак: 1) шөкер кылучы йөрәк; 2) Аллаһны даими зикер кылучы (искә алучы) тел; 3) авырлыкларга чыдам булган тән; 4) хәләл җефетенә хыянәт итмәүче тормыш иптәше. 

Комментарии