Җеннәр шөгыле

Соңгы вакытта дөньяны күрәзәчеләр, экстрасенслар, психотерапевтлар, ведун, колдун, тагын әллә кемнәр басты. Алар кешеләрне дәвалый, кешенең язмышын, үткәнен, киләчәген фаразлыйлар. Хәтта дөньякүләм вакыйгаларны да алдан әйтеп бирәләр, дөньяның кайчан бетәчәген дә алдан ук белеп торалар.

Дару үләннәре белән дәвалаучылар белән килешеп була әле, алардан бераз файда да бардыр. Сүз монда кешеләрне алдап, күз буып, төрле сихер, әфсен-төфсен белән эш итүчеләр турында бара. Газета, радио, телевидение аларның игъланнары белән шыплап тулган, алар көн-төн кешеләрне үзенә чакыра, матур-матур вәгъдәләр бирә, өметләндерә, ышандыра. Ни кызганыч, күп кеше аларның кармагына килеп каба. Табибларга караганда, аларга күбрәк ышаналар. Чөнки табиблар тау-тау вәгъдәләр бирми шул. Ә тегеләр «терелтәләр». Халык ышана, чөнки бер-ике сеанстан терелү айлар-еллар буе хастаханәләрдә ятуга караганда уңайлырак. Вакытны да аз ала, нәтиҗәсе дә могҗизага тиң. «Күрәзәчегә барма, башыңа бәла алма», – дип, башына тукып торсаң да, барачак ул. Кешенең әнә шул сыйфатларын бик оста файдалана бу сихерчеләр. Кеше соңгы өмете итеп бара аларга.

Шәхсән шушы шарлатаннар турында күп ишеткәнем булса да, алар белән еш очраштым дия алмыйм. Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.): «Бу өч көнлек фани дөньяда Аллаһыдан һәм үземнән башка беркемгә дә ышанмаган вакытларым бик күп булды», – дигән хәдисе бар. Тәкъдиргә, Аллаһының гына хөкеменә инанган мөселманнар, әлбәттә, ул шарлатаннар янына бармый инде. Шәхсән мин үзем аларга ышанмыйм, беркайчан да алар янына бармадым. Студент чакта, әле совет кешесе, коммунизм төзүче, яшь, комсомол, спортчы булганда, кызык өчен генә, үземне туктатып «бәхет» юраган чегәннәрдән башка бернинди дә күрәзәче белән очрашканым булмады. Ләкин олыгайган көнемдә аларның берсе белән очрашырга, хәтта бераз аралашырга да туры килде. Инде 50 яшемә җитеп килә идем. Һөнәрем буенча, мин – ветеринария табибы һәм 47 ел буена шушы эшемә тугры булдым.

Бу очрашу минем шәһәр ветеринария дәвалау бүлеге мөдире булып эшләгән чакка туры килде. Ялгышмасам, бу шул экстрасенсларның «чәчәк аткан» вакыты, 90нчы еллар уртасы. Кабинетымда утырганда, бер коллегам кереп: «Рәис Хәмәтович, монда теге атаклы табиб-экстрасенс килгән, эте авырып киткән», – диде. «Керсен», – дигәч, бу кереп, исәнләшеп тә тормастан, гозерен сөйли башлады. Аңлавымча, эте бик авыр тире чиреннән интегә икән. Мин инде 30 елдан артык эшләгән табиб буларак, хәлнең җитди икәнен, этне бик озак дәваларга кирәк булачагын әйттем. Моны ишеткәч, аның йөзе караңгыланды. «Минем вакытым бик аз. Сеанслар билгеләнгән, халык күп килә. Тизләтеп булмыймы?» – дип сорады. Мин кабат җентекләп аңлаттым, һәм ул, чыраен сытып, этне дәваларга ризалашты. Аны өч көнгә бер алып килергә сөйләштек. Ул килде, бөтен тиешле дәваларны бирдек, этнең хәле бераз яхшырды. Ләкин бу әле билгеләнгән вакытның яртысы гына иде. Шуннан соң этне кимендә 3-4 миллион сумлык машинада моның шоферы гына китерде, үзе килеп тормады. Мин: «Дәвалау курсы тәмамлана, хуҗасы үзе килсә, әйбәтрәк булыр иде», – дигәч, килде тагын. Ишектән керә-керешли үк: «Бер айга якын вакытымны алдыгыз. Менә мин кешеләрне бер-ике сеанста ук терелтәм. Сез вакытны әрәм итәсез», – дип, мине шелтәли башлады. Бу минем профессиональ горурлыгыма да бераз тиде. «Әфәндем, гафу итәсез, сез йөзләгән, меңләгән кешенең башын катырып, аларны зур-зур залларга тутырып, алдап акча эшлисез. Ә без һәрбер җан иясен берәмләп дәвалыйбыз. Без кешеләрне ялган могҗиза белән алдамыйбыз, ә тәгаен ярдәм күрсәтәбез. Сезнең кебек шарлатаннарга ышанып, соңгы тиеннәрен биргән кешеләр бик кызганыч», – дидем. Ул, кызарынып, бүртенеп, бәрелә-сугыла чыгып китте. Этнең терелүенә бернинди дә шик юк, чөнки теге шарлатан башкача күренмәде. Соңрак, мин мәдрәсәдә укыган чакта мәчеттә бер мөселман кешесе халыкны өшкереп дәвалый иде. Мин аннан: «Сез дә дәвалыйсыз, теге шарлатаннар да дәвалый. Аерма нидә?» – дип сораган идем. Якты йөзле, нур бөркеп торган мөселман карты: «Улым, аерма шунда: без мөселманнар Аллаһыдан ярдәм сорап, Коръән аятьләре, сүрәләр белән өшкерәбез. Алар исә, шайтан вәсвәсәсенә бирелеп, җеннәр коткысына таяна, сихер, бозым, им-том, әфсен-төфсен кулланып, үзләренә зур гөнаһ алып эш итәләр. Аерма шунда», – дип аңлаткан иде. Килешмичә булмый, чөнки барлык өмет-ышанычыбыз бер бөек Аллаһта гына.

Рәис ЯКУПОВ,

Чаллы шәһәре

Комментарии