Гает буламы?

Гаеткә җыелалармы быел? Рөхсәт бармы мәчеткә керергә? Мөфтият аркылы белешмәссезме икән?

Рафаэль ЗАКИРОВ

Казан шәһәре

Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җавабы:

– Әлегә җыелырга ярамый, шуңа күрә мәчетләрдә Гает уздыру мөмкинлеге юк. Ишек алларында да үткәреп булмый. Чөнки коронавирустан саклану чарасы буларак куелган таләп – кешеләр арасында бер метр ярым ара калырга тиеш. Ләкин намазда кешеләр бер-берсенә терәлеп үк басарга тиеш бит. Шуңа күрә Гает вәгазен «ТНВ» каналы аша турыдан-туры эфирда гына бирәчәкбез. Ул «Гали» мәчетендә укылачак, – диде мөфти.

Фитыр сәдакасы хакында

«Безнең гәҗит»тә төрле язмалар чыкты: төрмәдә утыручыларга да, мохтаҗларга да, аз керемле гаиләләргә дә ярдәм итү өчен акча күчерергә теләүчеләргә дип исәп-хисап номерлары күрсәтелде. Минем соравым бар: шушы фондларга фитыр сәдакасын күчерергә ярыймы икән? Үзизоляция чоры булгач, әллә ни кеше тирәсенә чыгып йөреп тә булмый бит әле. Фитыр сәдакасын берәр фондка гына күчерер идем…

Әминә САФИНА

Алабуга шәһәре

Сезнең бу соравыгызга җавапны Татарстан республикасының баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевка шалтыратып алдык:

– Фитыр сәдакасын да күчерә аласыз дигән аерым мәгълүмат чыгарган фондларга гына күчерергә мөмкин. Шунда җибәрсәләр җаннары тыныч булыр. Яки мохтаҗ кешенең карталарына күчерергә була. Фитыр сәдакасы кабул итәбез дигән фондларга җибәрүдән курыкмагыз, алар аның өчен җавап бирә бит, Сәдаканы биргәндә фитыр икәнен әйтеп бирергә кирәк, чөнки, билгеле булырга тиеш ул. Мисал өчен гошел китерәләр, ул дә фитырның бер төре. Минем акчам бар икән фитырны да, гошелне дә алырга хакым юк. Шуңа кеше нинди сәдака икәнен белергә тиеш. Мәчеткә җибәрсәләр дә, фитыр сәдакасы булуын шалтыратып әйтергә кирәк, – дип җавап бирде ул.

Комментарии