Ата йөрәге – таудан өлкән, ана йөрәге – диңгездән тирән

Ата йөрәге – таудан өлкән, ана йөрәге – диңгездән тирән

Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә яшәгән Исмәгыйль Шәңгәрәевне белмәгән кеше юктыр, ә менә аның хатыны – 11 бала әнисе, 10 онык әбисе Мәрьям Шәңгәрәева күпләргә ачылмаган сер булып кала. «Безнең гәҗит» укучыларын аның үзе белән таныштырыйк әле.

Мәрьям апа, чыгышыгыз белән кайдан сез?

– Чыгышым белән мин Үзбәкстаннан, шунда туып, 17 ел яшәдем. Әтием – Әнвәр Шахмамәдов, Үзбәкстан кешесе, әнием – Фирдәүсә Шахмамәдова, Казаннан. Гаиләдә алты бала үстек. 17 яшемдә кияүгә чыктым. Әти-әнием 1997нче елдан бирле Казанда, Тынычлык бистәсендә яшиләр.

– Сез Рәшидә абыстай оныгы. Аның оныгы булуы авырмы?

– Юк, авыр түгел, күңеллерәктер. Мин аның олы кызы Фирдәвеснең беренче кызы булам инде. Минем дәү әниемнең алты баласы булган: Фирдәвес, Рабига апа, Рәмзия апа, Исламия апа, Рушания апа, Госман хәзрәт. Әбием биш кыз һәм бер малай үстергән. Ул елга бер мәртәбә Үзбәкстанга кунакка килә иде. Безгә килгәч, гел үзенең үгет-нәсихәтләрен бирер иде: «Намазлы булыгыз һәм икенче күрешкәндә менә шушы догаларны яттан белегез», – дип, биремнәр калдырып китәр иде. Соңыннан имтихан алыр иде дә, киләсе очрашуга кабат бирем калдырып китә иде…

– Ирегез белән кайда, ничек таныштыгыз?

– Ирем белән Казанда туганнар таныштырды. Үзбәкстанда мәктәпне тәмамлагач, 1991нче елда Казан дәүләт педагогика институтына инглиз-гарәп телләре бүлегенә укырга керергә дип килдем. Бөтен документларымны тапшырдым да Бөгелмә шәһәрендәге апаларга кунакка киттем. Аннан әниемнең Бөгелмәдәге сеңлесе – Рабига абыстай һәм ире Сөләйман хәзрәт белән Оренбург өязе Богырыслан шәһәрендәге туганнарга юл тоттык. Шунда Исмәгыйль абыең белән таныштырдылар. Бер айдан соң инде кияүгә чыктым. Исмәгыйль кунаклар өчен туйга бер самолет яллап алды. Шул самолетта Богырыслан, Ульян, Самара, Мәскәү, Татарстан, Башкортстан якларыннан кунаклар бөтенесе туй мәҗлесенә Самарадан Ташкентка очтылар. Чирчик шәһәрендә 500 кешелек туй уздырдык. Никахны Сөләйман һәм Госман хәзрәтләр укыды. Шундый онытылмас мизгелләрдән соң, мин Шәңгәрәева булдым. Ун ел Богырыслан шәһәрендә яшәдек, шуннан соң Мәскәүдә тормыш иттек, хәзер инде 2006нчы елдан бирле Берләшкән гарәп Әмирлекләрендә яшибез.

– Әниләреннән ятим булып калган балаларны якын итеп кабул иткәнсез. Үз балаларыгыз тугач, тәрбия өлкәсендә каршылыклар булмадымы?

– Тәрбия өлкәсендә каршылыклар булмады. Исмәгыйльнең олы апасы – Рәйсә алдан ук җайлап, балалар белән үтемле итеп сөйләшкән, аңлаткан: «Әниегез мәрхүмә, шуңа күрә әтиегез сезгә икенче әни ала», – дигән. Аллага шөкер, шуннан бирле «әни» дип йөрттеләр. Әлхәмдулилләһ, ирем дә бөтен тормышны бер сулышта, яхшы итеп алып барды, балаларга да, миңа да авырлык төшмәде. Бер баланы икенчесеннән аерырга вакыт та булмады, килем-китем (кунак) мәшәкате күп булды. Андый вак-төяк проблемалар булмады, шөкер.

– Бала тәрбияләүдә сез нәрсәгә өстенлек бирәсез?

– Әлбәттә, дини тәрбиягә өстенлек бирелә. Балаларны шәригать кануннары буенча тәрбиялибез.

– Балаларыгыз ничә яшьтән намаз укый башлый?

– Аңлый башлагач. Ә болай 2-3 яшьтән үзләре басалар намазга. Күреп үсә бит ул аны.

– Күрүемчә, монда гарәп хатын-кызлары ашыкмыйлар, алар салмак, җайлап кына яшәүгә күнеккән шикелле. Бу нәрсә белән бәйле?

Изображение удалено.– Дини тормыш белән. Без андый тормышка өйрәнәбез, ә аларның балачактан ук гадәтләренә кергән инде андый тормыш. Шуңа күрә алар ашыкмый, дулкынланмый, чөнки иманнары нык, бөтен эшне Аллаһка тапшыралар, язмыш алдан язылган, дип кенә карыйлар. Русиялеләр эшләренең уңышлы булуы үзләреннән генә, аларның тиз эшләүләреннән генә тора дип фикер йөртә, шуңа күрә ашыгалар, кабаланалар… Ә мондагы халык эшен Аллага тапшыра… җитешмәсәләр дә исләре китми. Хак Тәгаләдән шулай хәерлерәктер, дип тынычлана. Аларның да бардыр инде авырлыклары, безгә генә бер проблемасыз, ашыкмыйча йөриләр кебек тоеладыр… Тыштан гына күренми безнең мәшәкать аларга, аларныкы безгә. Тормышта бар нәрсәгә күнегәсең, күнегергә кирәк тә.

– Барлык балаларыгыз бер-берсен хөрмәт итәләр… олысын – олы итеп, кечесен – кече итеп күрәләр, тәүфыйклы вә иманлы балалар булып үссеннәр өчен нинди тәрбия алымнары кулландыгыз? Ишле гаиләне бердәм итеп туплау өчен нишләргә кирәк?

– Беренчедән, балалар өчен син үзең үрнәк булырга тиеш. Ата-ана өйдә нинди – балалар шуны сеңдереп үсә һәм киләчәктә сине кабатлый. Тикмәгә генә «Бала оясында ни күрсә, очканда шуны күрсәтер» дигән мәкаль яшәми халыкта. Икенчедән, өйрәтәсең инде: бусы – абыең, монысы – апаң, энең, сеңлең, дисең. Балаларны бер-берсенә апа-абый, сеңлем-энем дип дәшәргә ирем белән һәрвакыт өйрәттек. Бер елга олыракмы яисә бер айгамы, йә бер генә көнгәме – анысы мөһим түгел. Бу синең абыең, аны хөрмәт итәргә, тыңларга, аңа каршы дәшмәскә, кычкырмаска, өлкәннәр белән талашмаска кирәк дип өйрәтәбез. Бу татарда өлкәннәргә хөрмәт йөзеннән эшләнелә торган язылмаган канун дип әйтәсем килә.

– Менә карап торам: тыңламасаң, хәзер абыең белән апаңа әйтәм, дисез, балалар куркалар һәм шунда ук тәртипкә киләләр бер шул гади сүздән. Нәрсә белән бәйле бу?

– Белмим. Күрәсең, бер-берсе белән күбрәк аралашалар, сөйләшәләр һәм үтемле итеп аңлаталардыр яшьләр (көлә). Әмма әйткәлим шулай – монысы хак.

– Ирегез тәрбия эшендә ни рәвешле катнаша?

– Тәрбия әти ягыннан бик нык бара. Күп нечкәлекләрне тәрбия өлкәсендә мин иремнән өйрәндем. Эштә булганда шалтыратып сораша: балалар нәрсә эшли, нәрсә белән шөгыльләнәләр, татарча сөйләшәләрме, дип күздән ычкындырмый. Олы балалар белән – олыларча, сабыйлар белән – сабый телендә әңгәмә кора. Кечкенә балалар белән рәхәтләнеп уйнап та утыра әле. Аның үз ысуллары. Мәсәлән җомга көнне барыбыз җыелгач, ул безгә әдәп, әхлак дәресләре бирә: ничек сөйләшергә, кешеләр алдында үзеңне ничек тотарга, ничек тормыш алып барырга.

– Балаларыгыз нинди мәктәптә укыдылар, укыйлар? Нинди югары уку йортларын тәмамладылар? Тел белән кыенлыклар тумыймы?

– Хәдия, Җәлил, Мөхәммәд, Кәүсәрия – чит ил мәктәпләрен, Ислам белән Мөслимә Мәскәү мәктәбен тәмамладылар. Ә башкалары үзебезнең янда Расельхайм әмирлегендә урнашкан мәктәптә укыйлар әле. Кызлардан кала бар улларым өчен югары уку йорты ул – әтиләре инде, әтисенең эшләре. Олы кызым читтән торып Мәскәү университетын тәмамлады, экономист. Ә кечесе Шарджа әмирлегендә менеджмент юнәлешен сайлады, әлегә шунда укый.

– Балаларыгыз ничә тел белә?

– Дүрт тел беләләр: татар, рус, инглиз, гарәп телләрен.

– Алар өчен татар теле нәрсәгә кирәк дип уйлыйсыз?

– Үзен хөрмәт иткән һәр кеше ана телен белергә тиеш. Татар теле – ана теле ул. Шуңа күрә алар телебезне, буыннан буынга килгән гореф-гадәтләребезне, йолаларны белергә тиеш. Мин – милләт анасы! Шуңа күрә җәмгыятькә, татар халкыма тугры, динле, нык иманлы, дәүләтебезгә файда китерә торган тәүфыйклы балалар үстерергә тырышабыз. Милләтне телсез саклап калып булмый. Шуңа күрә татар телен онытмыйк, дуслар!

– Кием мәсьәләсенә килгәндә, сезгә нинди стиль якынрак: гарәп стилеме, яисә татарныкымы?

– Икесе дә якын. Элек-электән иң мөһиме: хатын-кызның гәүдәсе капланган булырга тиеш. Библиядә дә әйтелгән бу хакта, Коръәндә бигрәк тә. Гарәп илендә урамда артык күзгә бәрелмәс өчен кара күлмәк киям. Ә инде Русиядә мин татарларыбызга хас тыныч-якты төстәге күлмәк кияргә тырышам. Аерма шунда гына.

– Балаларыгыз үсеп беткәч, аларның читкә китүләренә ничек карыйсыз? Ничә балагыз үз гаиләсе белән яши?

– Яхшы карыйм. Насыйп ярларын табып, аерым тора башлыйлар икән – без шат кына. Өч балам үз гаиләләрен корды. Кызым Мөслимә ире һәм дүрт баласы белән Мәскәүдә яши. Ислам һәм Җәлил улларым гаиләләре белән Аджман әмирлегендә торалар.

– Балага исем сайлаганда нәрсәгә игътибар итәсез?

– Чын мөселман исеме булырга тиеш. Балага нинди исем кушсаң – тормышы шундый була. Безнең бурыч – балага мәгънәле исем бирү. Бездә балаларга исемне, минем белән киңәшләшеп, Исмәгыйль абыегыз сайлый.

– Мәрьям апа, ничек итеп инсафлы, анасына да, җәмгыятькә дә, киләчәк буыннарга да сөенеч китерә торган бала тәрбияләргә мөмкин?

– Иң беренче чиратта сабырлык кирәк. Баланы ачуланганда ул үз хаталарын аңламый да, аңларга теләми дә. Чүгәләп, янына утырып, тыныч кына аңлата белергә кирәк. Психология ягыннан карасаң да, пәйгамбәребезнең сөннәте буенча да баланы җиде яшькә кадәр ачуланырга, аңа сугарга, кыйнарга, әрләргә ярамый. Коръәндә язылган бу хакта. Тиккә әйтмиләр бит: «Психология – развернутая книга ислама», – дип. Бер көнне балам Ибраһим әйтә: «Әнкәй, мелатонин гармоны кеше организмында кичке тугыздан иртәнге икегә кадәр барлыкка килә икән», – ди. Бу нәрсәне аңлата? Медицина белән дин бик нык бәйләнештә тора һәм алар арасында каршылыклар юк дигән сүз. Пәйгамбәребезнең сөннәте бар: ястү намазын укыгач, ятып йокларга дигән. Күпчелек белә, әмма дөрес итеп үтәмибез. Ә тәрбия шәригать кануннары буенча барса, бу шартлар бөтенесе дә үтәлә: балаң инсафлы да, анасына да, җәмгыятькә дә сөенеч китерә торган була.

– Бүгенге көндә Татарстанда тел мәсьәләсе ата-ана ихтыярында калды. Татарстанда да кайбер татар гаиләләре ана телен кирәксенмичә, рус телен сайладылар. Бу хакта сезнең фикерегез нинди?

– Безнең балалар өчен татар телендә мәгълүмат кабул итү авыррак, чөнки балачактан ишетеп үсмиләр татар телен. Шуңа күрә башка фәннәр белән берьюлы татар телен дә өйрәнсәләр яхшы булыр иде үзләренә. Әмма мәктәп дәресләре генә җитми, гаиләдән башларга кирәк туган телне өйрәнүне. Үземне дә әти-әниләр, өйдә татарча сөйләшегез, дип үстерделәр. Без дә үзебезнең балаларга өйдә татарча сөйләшегез дигән таләп куябыз. Өйдә татар телендә генә аралашканга күрә, балаларыбыз ана телен онытмыйлар.

– Катнаш никахларга мөнәсәбәтегез нинди? Балаларыгызның чит милләт кешесе белән гаилә коруына риза булыр идегезме?

– Мин моңа каршы. Тормышыңны үз милләт кешесе белән бәйләргә кирәк. Динебез Ислам нинди чиста, пакь, дөрес дин бит! Ислам динендә булса, кайбер очракларда ризалашыр идем дә, әмма киләчәгеңне, якыннарыңны күздән кичереп, барысын да алдан уйлап эшләргә кирәк. Гаиләле балаларым әлегә бөтенесе татар кешеләренә өйләнделәр, кияүгә чыктылар. ИншәАллаһ, алга таба да шулай булыр!

– Татарстандагы татарларга нинди теләктә калыр идегез?

– Балаларыгызны татарча сөйләшергә өйрәтергә тырышыгыз. Якын булыгыз аларга. Эш артыннан гына кумыйча, ким дигәндә ике сәгать вакытыгызны балага гына багышлагыз. Чөнки берни дә эзсез калмый. Соңыннан үкенерлек булмасын!

Әңгәмәдәш Алсу ҖИҺАНШИНА,

Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Дубай шәһәре

Комментарии